“Татар телен белүем өчен гаиләмә рәхмәтлемен”

IMG_9166Акыллы, максатчан, тәрбияле, тәүфыйклы, аралашучан, ачык, ягымлы яшьләребез белән сөйләшеп утыруы бигрәк рәхәт тә инде! Шушы матур сыйфатларга ия булган 25 яшьлек Җәмилә Шәрифуллина белән аралашканнан соң да күңелемдә уңай тәэсирләр калды.

Аның татар кызы булуы белән горурлануы, милләтен ихлас сөюе, күркәм холкы, үз һөнәрен яратуы хисләремне тагын да көчәйтеп җибәрде. Һәм инде Самар өлкәсенең авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында чыгып килүче “Агро-информ” журналында хәбәрче булып эшләүче каләмдәшем белән әңгәмә кору аеруча кызыксыну уятты.

Җәмилә шәһәребезнең “Яктылык” мәктәбен тәмамлаган. Аның әтисе – Самар өлкәсенең “Туган тел” исемле татар җәмгыятенең активисты Ринат Шәрифуллин күпләргә таныш, дип уйлыйм. Ринат әфәнде озак еллар дәвамында барлык татар чараларында кул көрәштерү, гер күтәрү кебек спорт ярышларын оештыручы буларак катнашты. Нәкъ ул балачактан кызын татар милли хәрәкәтенә җәлеп иткән, аңарда милләтебезгә, ана теленә мәхәбәт тәрбияләгән дә инде. Милли җанлы гаиләнең ни өчен “Яктылык” мәктәбен сайлап алулары да аңлашыла, әлбәттә.

Җәмилә Самарның С.П. Королев исемендәге милли-тикшерү университетында филология һәм журналистика факультетын тәмамлаган һәм хәзер үз һөнәре буенча эшли.

- Җәмилә, “Яктылык”та нинди дәресләрне аеруча ярата идең?

- Миңа телләр үзләштерү ошый. Татар, урыс, инглиз телләре дәресләрен яраттым. Бигрәк тә инглиз теле укытучысы Зилә Шәрәфетдинова үз фәненә мәхәббәт тәрбияли белде. Ул дәресләрне бик тә кызыклы, аңлаешлы итеп алып бара иде.

- Мәктәптә сиңа нинди белем һәм тәрбия бирделәр, дип саныйсың?

- “Яктылык”та үз татарың мохитендә укыйсыйң. Сыйныфташларым бертуганнардай, класс җитәкчебез икенче әниебез кебек иде.

Безне олыларны – олы, кечеләрне кече итә белергә өйрәттеләр, татар теленә, гореф-гадәтләребезгә, динебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләделәр. Татар язучыларын, шагыйрьләрен белдек, ана телебездә шигырьләр сөйләргә, җырларга, милли мирасыбызны саклап, аны үстереп яшәргә өйрәндек. Гомумән, “Яктылык”та бик яхшы тәрбия һәм тирән белем бирделәр.

- Үрнәк алырлык остазың кем булды?

- Сыйныф җитәкчебез Нурсәхи кызы Фәния апа Гыйләҗева. Аның белән хәзер дә аралашып-очрашып торабыз, озак күрми торсам, үзен бик тә сагынам. Ул безне һәрвакыт хуплады, ярдәмен күрсәтте, авыр вакытларда акыллы киңәшен бирә белде. Мәктәпне тәмамлауга инде ничә ел узса да, әле дә безнең өчен кайгырып, борчылып яши, хәлләребезне белешә. Тормыш корган сыйныфташларым Фәния апабызны никахларыннан калдырмыйлар, аны иң якын кешеләрнең берсе буларак кабул итәбез без, олуг вакыйгаларыбыз белән уртаклашырга чакырабыз. Ул һәрберебезнең күңелен күрә иде. Аңа карата тирән хөрмәт кичерәбез, рәхмәтләребезне укыйбыз.

-  Мәктәп баласы булганда холкың нинди иде? Еллар үткәч, ул үзгәрдеме?

-   Укыган чакта тыйнак, тыныч холыклы, әмма актив идем. Хәбәрче булып эшли башлагач, кыюландым, андый оялчан түгел хәзер. Эшем шуны таләп итә. Кеше арасында йөрибез, аралашырга, әңгәмә алырга кирәк. Оялып тору урынсыз, ул чакта эш бармаячак.

-  Мәктәптә укыганда нинди чараларда катнаша идең?

- Төрле фәннәр буенча олимпиадаларда һәрвакыт катнаштым. Миңа нинди урынга чыгуым мөһим булмады, катнашуым әһәмиятле иде. “Кояш” дип аталган ансамбльдә җырладым. Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәрендә, Сабан туйларында чыгыш ясый идек. Мин – иҗади шәхес. Миннән һәрчак плакатлар ясарга да сорыйлар иде.

- Җәмилә, иҗади шәхес дигәннән, син брошкалар ясау белән дә шөгыльләнәсең икән. Моңа ничек өйрәндең?

- “Туган тел” җәмгыятендә җитәкчебез  Фәрхәт абый Мәхмүтов безне һәрвакыт төрле татар чараларында катнашырга җәлеп итә, активлык күрсәтергә чакыра иде. Гомумән, ул безне күп нәрсәгә өйрәтте, милли хисләребезне ныгыта торды, аңа бик тә рәхмәтлебез.

Шулай 2015 елда Фәрхәт абый безгә Казанга Татар яшьләре көннәренә барырга тәкъдим итте. Анда дизайнер Ләйсән Хәзиева брошка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу миңа шулкадәр ошады ки, әлеге кул эшен җентекләп өйрәнә башладым.  Осталыгым артты, хәзер инде брошкаларны сатам да. Инстаграмда үземнең битем бар, анда мин ясаган брошкаларны күрергә, махсус заказ бирергә дә була.

Милли бизәкләребезне кулланып, татар брошкаларын да ясыйм. Безнең бизәкләрнең нигезендә табигатьтәге чәчәк-үсемлекләрдән торган бизәк-композицияләр ята. Шуларның берсе — лалә чәчәге. Ул үзгәреш-яңарышны аңлата. Кул эшләрем арасында лалә чәчәге, ярымай формасындагы брошкаларым да бар. Үзем бизәнү әйберләрен тагарга бик яратам. Алкалар да ясый башладым.   

- Җәмилә, нигә нәкъжурналист һөнәрен сайлап алырга булдың?

- Мин балачактан, кулыма микрофонга охшаш әйбер тотып, әти-әниемнән, дусларымнан әңгәмә ала идем. Телевизордан хәбәрчеләрне тыңлап, алар кебек булырга теләдем. Уенчык фотоаппарат белән кешеләрне, табигатьне, хайваннарны төшереп йөрергә яраттым. Мәктәптә укыганда да төрле чараларда фотога, видеога төшерә идем. Балачак хыялымны тормышка ашырырга теләп, журналист һөнәрен сайлап алдым.

Әле университетта беренче курста укыганда, әбием мине Ришат Төхвәтуллинның концертына чакырды. Үзе миңа: “Җәмилә, видеокамераңны алырга онытма, концертны төшерерсең”, — дип бурыч та йөкләде. Шулай Ришат Төхвәтуллинның чыгышын, залда утырган халыкны төшердем. Булгач, тулы видеоролик булсын инде, дип, Ришат Төхвәтуллиннан әңгәмә алырга да тәвәккәл иттем. Ул сорауларыма урыс һәм татар телендә җавап бирде.

Видеороликны интернетка элдем. Барысы да аңласын өчен урыс телендәге җавапларын бирдем. Күпләрдән: “Ришат Төхвәтуллинның урысча сөйләшүен беренче ишетүем!” – дип гаҗәпләнү сүзләре дә ишетелде. Видероликны 7 мең кеше карады! Бу минем өчен профессиональ өлкәдә берникадәр тәҗрибә туплау булды.

- Эшең нәрсәсе белән күңелеңә якын?

- Яңа шәхесләр белән танышам, аралашам. Үзем өчен кызыклы, файдалы мәгълүмат алам. Исең китәр – төрледән-төрле кеше, һәрберсенең үз хезмәте, үз шөгыле, үз мавыгуы! Төрле һөнәр ияләре эшенең җентекләренә төшенәсең.

Баштан авыл хуҗалыгы тармагы кызыксыз, дип уйлаган идем.Бу бер дә алай түгел икән! Өлкәбезнең төрле районнарына йөрибез. Фермерларыбыз кәҗә, сыердан алып, дөя һәм боланга кадәр үрчетәләр!

Татар фермерлары өчен аеруча шатланам. Шулай миңа Яңа Ярмәк авылында Салават Заляевта, Мәчәләйдә Әлфия Субеевада булырга туры килде. Алар үз хуҗалыкларын үстерер өчен өч миллионлык грант отканнар. Үз милләтемнең тырыш, уңган кешеләре турында горурланып язам.

- Журналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Һәр кеше белән уртак тел таба белергә тиеш. Авыр хәлдә калмас өчен әңгәмә алыр алдыннан булачак язмаңның герое турында берникадәр мәгълүматны үзләштерү, сорауларыңны әзерләү мөһим. Сөйләшкәндә үткен зиһенлелек тә кирәк, чөнки әңгәмә барышында яңа сораулар бирергә туры килергә мөмкин. Кешедән алган мәгълүматка тиз арада төшенеп, аны оператив рәвештә эшкәртергә, язарга да кирәк.

- Буш вакытларыңны ничек уздырасың?

- Буш вакытларымда “Туган тел” җәмгыяте яшьләре белән Халыклар дуслыгы йортында очрашып, төрле татар чараларын, уенннарын үткәрәбез, аралашабыз.

- Синең өчен гаилә яисә карьера мөһимрәкме?

- “Мөселманның көймәсе елганың уртасыннан барырга тиеш”, диләр. Динебез Ислам буенча да уртадан бару хәерле. Икесе дә мөһим. Әмма татар халкында гомер-гомергә хатын-кыз гаилә учагын саклаучы булган. Гаиләбез – безнең терәгебез, тормышта иң мөһиме, дип саныйм.

- Әти-әниең синдә нинди сыйфатлар тәрбияләделәр?

- Олыларны хөрмәт итәргә, кечеләрне үпкәләтмәскә, сабыр булырга. Ә татар телен өйрәткәннәре өчен мин аларга һәм бабама, әбиемә аеруча рәхмәтле. Гаиләбездә һәрвакыт ана теле яңгырады. Бездә “мама”, “папа” сүзләре ишетелмәде, “әтием”, “әнием” генә булды. Урысча берәр сүз әйтсәм, мин сине аңламыйм да, ишетмим дә, дип җавап кайтаралар иде. Күп иптәшләрем татар телен белмим, дип кызганалар. Мин ана телемдә сөйләшкәнемә шатланам, татар кызы булуы белән горурланам. Моның өчен гаиләмә бик рәхмәтлемен.

- Әти-әниең белән мөнәсәбәтләрең нинди?

- Алар һәм әбием – минем иң якын кешеләрем. Раббым үзләренә исәнлек, озын гомер бирсен. Серләрем белән уртаклашам, алар миңа һәрчак ярдәмгә киләләр, акыллы киңәшләре исә бәяләп бетермәслек.

- Димәк, син кайбер ата-аналарның: “Балабызга татар теле тормышта кирәк булмаячак”, дигән сүзләре белән килешмисең?

- Юк, әлбәттә! Профессор Татьяна Черниговскаяның: “Күп телләр белү кеше миенең үсешенә уңай йогынты ясый”, дигән акыллы сүзләре бар. Бала никадәр күп тел белсә, шулкадәр аның зиһене яхшы. Бигрәк тә Аллаһы Тәгалә безне төрле кавем, төрле халыклар итеп яралткан.Димәк, без үз телебезне, милләтебезнесаклап калырга бурычлы!

- Кешеләр синдә нинди яхшы сыйфатларыңны билгелиләр?

- Мәрхәмәтле булуыма басым ясыйлар. Мин кешеләрне байларга һәм ярлыларга, начарларга һәм яхшыларга бүлмим, социаль статусларына карамыйм. Кеше булсын. Намуслы булсын. Миңа эчке сыйфатлары якын.

Аннары мин кешене башкаларның фикеренә карап бәяләмим.  Аның белән аралашып, аны белеп, үз фикеремне тудырам.

Үпкә, ачу тота белмим. Кешеләрне гафу итә белергә, позитив булырга кирәк. 

- Ә кимчелекләрең? Алар өстендә эшлисеңме?

- Кайчак ялкаулык баса. Берәр эшне озакка сузуым бар. Кимчелекләремне төзәтергә, тырышам, әлбәттә. Эшләремне планлаштырырга өйрәнәм.

- Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсең?

- Намуслы, гадел, әдәпле, үз-үзләрен кулда тота белүче кешеләрне яратам. Дөреслекне күзгә бәреп әйтүчеләр ошый. Әлбәттә, дөреслекне кешене үпкәләтмичә, әдәпле җиткерергә кирәк.

- Синең өчен бәхет нәрсәдә?

- Якыннарымның исә-сау булуы – минем өчен зур бәхет.

- Камил гаиләне ничек күз алдына китерәсең?

- Минем гаиләмдә, Аллаһы теләсә, ир гаилә башлыгы булачак. Ә мин – аның ярдәмчесе, терәге, гаилә учагын саклаучы. Балаларыбызның күп булуын телим.

- Авыр вакытларда дөрес карар кабул итәргә кем булыша?

- Әбиемнең акыллы киңшләре тормышымда ярдәм итә.

- Заманча яшьләрне ничек бәялисең?

- Яшьләребез — алга киткән егетләр, кызлар. Барысыннан да хәбәрдар. Тик менә бик күп вакытларын компьютер алдында үткәрәләр. Интернеттан файдалы мәгълүмат тупласалар, ярый әле. Ә бит еш кына күңел ачу өчен генә утыралар. Күбрәк китап укысыннар иде.

-  Тормыш девизың бармы?

- Һәрхәлдә кеше булып калырга. Күңел төшенкелегенә бирелмәскә. Көчле рухлы булырга, бирешмәскә.

- Киләчәккә нинди планнар белән янып яшисең?

- Аллаһы теләсә, тормышка чыгарга, профессиональ яктан үсәргә, эшемдә уңышларга ирешергә телим.

- Җәмилә, сиңа чын күңелдән уңышлар, бәхетле булуыңны, теләкләреңнең тормышка ашуын телим.

??????????PEC8csse_gk IMG_9166 image-04-11-20-08-20-3 EgPl0GwGHIM ?????????? ??????????????????????????????? DSC_0124 2 (16)

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 4 (29), 2020 ел.

 

Просмотров: 1051

Комментирование запрещено