“Намаз кешенең тормышын яхшы якка үзгәртә”

image-06-11-20-10-11-1Татар яшьләре арасында тәрбияле, тыйнак, акыллы, максатлы, ачык йөзле, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, олылар белән ипле итеп сөйләшүче егетләребез, кызларыбызның күп булуы шатландыра.

“Мин татар кызы булуым белән горурланам! Безнең шундый бай тарихыбыз, матур гореф-гадәтләребез бар бит!” – дип сокланып сөйли үз милләте турында Разил кызы Ләйсән Мансурова.

25 яшьлек Ләйсән — инглиз теле укытучысы. Үзенең ана телен дә бик яхшы белә ул, аңарда матур итеп, яратып сөйләшә.

“Кечкенәдән әбием, әти-әнием татар телен өйрәтеп үстерделәр. Аннары “Яктылык” мәктәбендә укыганда аны тагын да камилләштердем. Гомумән, мине нәкъ шушы мәктәпкә укырга китергәннәре өчен мин гаиләмә бик тә рәхмәтле”, — дип сөйли башлады Ләйсән сүз милли темага кагылгач. – Миндә әлегә кадәр “Яктылык”ка карата җылы хисләр саклана. Анда безгә төпле бирем бирделәр, тәрбия турында сөйләргә дә юк. Бигрәк тә милли яктан. Татар теле, әдәбияты, моңлы җырларыбыз, тирән мәгънәле шигырьләребез, күркәм гореф-гадәтләребез – боларны тагын кайда өйрәнер идем әле?!

Ә укытучыларыбыз нинди яхшы иде! Мин ел саен аларның һөнәри бәйрәмнәрендә дә, чыгарылыш сыйныф кичәсенә дә мәктәпкә барырга тырышам. Мөгаллимнәремне, сыйныфташларымны озак күрми торсам, күңелемнең бер чите китек”.

Ләйсән мәктәп чараларында да актив катнаша. Укытучысы Фәния Гыйләҗева җитәкчелегендә татар язмасы графикасының тарихы буенча Казанда конференциядә катнашканы турында әле дә зур кызыксыну белән сөйли ул. Ә университетта укыганда, Ләйсән Самар өлкәсенең “Туган тел” исемле татар җәмгыятенә йөри. Казанда узган Татар яшьләре көннәренә, Бөтендөнья татар яшьләре форумына да бара.

image-06-11-20-10-11-2image-07-11-20-03-13 (1)

Рухи мәркәзебезне аеруча ярата Ләйсән. Мәктәптән соң Казан федераль университетының инглиз теле һәм әдәбияты филологиясе факультетына укырга керә ул. Ике ел анда белем алгач, аерым сәбәпләр аркасында, Самар дәүләт университетына шул ук факультетка күчәргә мәҗбүр була.

“Яктылык”та инглиз теле укытучысы Зилә апа Шәрәфетдинова үз фәненә карата шундый кызыксыну уятты ки, мин инде ул чакта ук киләчәктә нинди һөнәр сайлап алуымны билгеләп куйдым”, — ди Ләйсән.

Университетны тәмамлагач, кыз Самарның “Диалог” дип аталган белем бирү үзәгендә инглиз телен укыта. Ә биредәге бик тыгыз эш графигыканәгатьләндерми башлагач, репетиторлык белән шөгыльләнергә карар кыла. Аның укучылары арасында олылар да, балалар да бар.

“Күп нарасыйлар инглиз теленнән мәктәп программасын үзләштереп  бетермиләр,  артта калалар. Шуңа күрә, өстәмә дәресләр алыр өчен, аларның әти-әниләре репетитор ялларга мәҗбүр булалар.

Ә инде олыларга килсәк, күбесе чит илләргә ял итәргә барганда инглиз теле кирәк, дип өйрәнә. Хәзер күп зур оешмаларда бу телне белү таләп ителә. Шуңа күрә кешеләр яхшы эшкә урнашу теләгеннән дә инглиз телен өйрәнүне максат итеп куялар. Кайберәүләр хезмәт урыннарында инде аны кулланып, белемнәрен камилләштерергә, дип репетиторга мөрәҗәгать итәләр”, — дип сөйли Ләйсән Мансурова.

- Инлгиз телен укыту авырмы соң?

- Кечкенә балалар белән авыррак, әлбәттә. Алар бит озак вакыт бертөрле эш белән шөгыльләнә алмыйлар. Дәресләрне уен формасында, кызыклы итеп, күрсәтмә әсбаплар кулланып, актив рәвештә алып барырга кирәк.

Ә инде урта яшьтәге нарасыйлар үз проблемаларын аңлыйлар, аларны хәл итәр өчен бөтен тырышлыкларын куялар.

- Кешегә инглиз телен өйрәнер өчен күпме вакыт кирәк?

- Һәрберсенең төрлечә. Кемдер бик тиз үзләштерә. Ә кайберәүләргә бер теманы берничә тапкыр аңлату таләп ителә. Гомумән алсак, инглиз телен белер өчен аны ике ел интенсив рәвештә өйрәнү кирәк. Әлбәттә, даими үзлегеңнән белем алу да мөһим.

- Телне өйрәнү – бер хәл. Аны практикада кулланмасаң, ул онытыла бит.Укучыларыңа бу турыда берәр нинди киңәшләр бирәсеңме?

-  Әлбәттә, практика, аралашу, белемне үстереп тору кирәк. Укучыларыма инглиз телендә китаплар укырга, видеороликлар, фильмнар карарга киңәш итәм.

- Хезмәтең нәрсәсе белән ошый?

- Кешеләргә гыйлем бирүем шатландыра. Мәктәп балалары инглиз телен өйрәнүе авыр, дип беләләр. Мин аларга бу фәнне башка яктан күрсәтәм. Аннан алар фикерләрен үзгәртәләр, үзләрендә инглиз теленә кызыксыну уяна, аны яратып үзләштерәләр.

Аралашканда кешенең мавыгулары белән кызыксынам. Аннары инглиз теле дәресен шул темага бәйләп үткәрәм.

- Укучылар белән уртак тел табуы авырмы?

- Аллаһыга шөкер, һәрберсе белән уртак тел табам, һәркайсының күңелен күрә беләм. Мин — ачык, намуслы, гадел кеше. Кешеләр моны сизәләр, күрәләр бит.

- Тормышта уңышларга ирешер өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дип саныйсың?

- Максатка омтылышлы, тырыш, үз дигәнен булдыручан.  Белем алу, үсү теләге кирәк.

- Әти-әниең сине ничек тәрбияләделәр?

- Әтием Разилгә, әнием Галиягә мине, апам Алсуны, энем Ильясны яхшы, мәрхәмәтле кешеләр итеп үстергәннәре өчен бик рәхмәтлемен. Милли һәм дини тәрбия дә бирделәр. Гаиләбездә гореф-гадәтләребезне үтәп яшибез. Аллаһыга шөкер, 18 яшемнән намазга да бастым.

-   Намаз укый башларга нәрсә яисә кем этәргеч булды?

- Кечкенәдән әбием Рәисәнең догалар укыганын ишетеп, гыйбадәт кылганын күреп үстем. Нәкъ ул миндә динебез Исламга мәхәббәт тәрбияләде, барысына да өйрәтте. Аннары Казан университетына укырга кергәч, Камышлыдан килгән бер яхшы кыз белән дуслашып киттек. Аның белән бергә намазга бастык.

-  Гыйбадәт кыла башлагач, үзеңдәүзгәрешләр сиздеңме?   

- Күңелемә тынычлык иңде. Атлаган саен Раббымның ярдәмен тоямын. Имтиханнар алдыннан да, намаз укып, уңышлы билге алуымны сорый идем. Аллаһы Тәгалә һәрвакыт булыша.

Мин кечкенәдән тыйнак идем. Начар гадәтләрем беркайчан да булмады. Гыйбадәт кыла башлагач, тормыштагы күп принципларым тагын да ныгый төште. Раббыбызга шөкерана кылам. Иман байлыгы, исәнлек, дөрес юллардан гына йөрт, дип сорыйм.

- Ләйсән никахың да булган икән. Иреңнең нинди сыйфатларына кызыгып кияүгә чыктың?

- Ирем Рамил минем мәрхүм әтиемә охшаган. Ул — йомшак, киң күңелле кеше. Һәрвакыт ярдәмгә килә, хуплап тора. Әдәпле рәвештә дөресен күзгә бәреп әйтә. Мин аның шушы сыйфатларын ошаттым. Ул – минем терәгем, таянычым.

- Буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Әнием, әбием янына барам, иптәшләрем белән очрашам. Татар чараларына, концертларга йөрим. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры шәһәребезгә гастрольләр белән килгәч, бер спектакльләрен дә калдырмыйм. Фильмнар карарга яратам. Хәзер пандемия вакытында күбрәк өйдә утырырга туры килә, әлбәттә. Шулай булса да, тик тормыйм, һәрвакыт эш белән мәшгуль

 

- Берәр нәрсә белән мавыгасыңмы?

- Эрләгән җептән (пряжа) кәрзиннәр бәйлим. Интернетта күргәч, бу кул эше белән ныклап кызыксынып киттем. Хәзер беренче заказлар да ала башладым. Киләчәктә сумкалар бәйләргә дә ниятлим, Аллаһы бирсә.

- Интернеттан үзең өчен тагын нинди мәгълүматлар аласың?

-  Ашамлык рецептлары белән кызыксынам. Кәрзин бәйләү буенча осталыгымны камилләштерергә ярдәм итүче язмаларны үзләштерәм. Гомумән, үсешем өчен файдалы булган мәгълүматларны укыйм. Тарихи, иҗади темаларны яратам.

- Кемнәрдән үрнәк алып яшисең?

-  Күп кызлар өчен тормышта әниләре үрнәк булып тора. Минем дә шулай. Әбиемнең акыллы киңәшләреннән башка бик авыр булыр иде. Апамның күп сыйфатларын үземдә тәрбияләргә тырышам.

-  Үзеңә карата дөрес тәнкыйтьләү сүзләрен ничек кабул итәсең?

- Аңлап кабул итәм. Тәнкыйтьлиләр икән, димәк, кимчелекләрем бар. Алар өстендә эшләп, яхшы якка үзгәрер өчен яхшы сәбәп ул. 

- Ә үзең башкаларга кимчелекләре турында турыдан-туры әйтә аласыңмы?

- Мин йомшак холыклы. Кешеләрнең кимчелекләрен күрсәм дә, битләренә бәреп әйтә алмыйм. Һәрхәлдә әдәпле, тыйнак сөйләшергә тырышам.

- Тормышта җитди карар кабул итәргә кирәккәндә кемнәр белән киңәшәсең?

- Әнием, әбием, ирем белән. Якын дустым Җәмилә дә гел ярдәмгә килә.

- Иптәшләр дигәннән, синеңчә, чын дус нинди булырга тиеш?

-   Чын дус кеше хәленә керүчән, ярдәмчел, миһербанлы, гадел, дөресен әйтә торган булырга тиеш. Дуслар күп булмый ул. Минем берничә бик якын, ышанычлы иптәшем бар. Без күңелсезлек килсә дә, шатлык булса да, гел бергә, серләребез белән уртаклашабыз, бер-беребезгә булышабыз, проблемаларны бергә хәл итәбез. Мин аларны бик яратам һәм үзләренә рәхмәтлемен.  

- Синеңөчен бәхет нәрсәдә?

- Якыннарымның исән-сау, янымда булуы.   

- Киләчәккә нинди планнар белән яшисең?

- Репетиторлык эшен ошатсам да, киләчәчктә, Аллаһы теләсә, я инглиз теле укытучысы, я тәрҗемәче булып урнашырга телим. Гаилә учагымны саклап, балалар табып, матур гына гомер кичерергә насыйп булсын.

- Амин, Ләйсән. Ниятләрең гамәлгә ашып, динебез кушканча, шундый ук күркәм холыклы шәхес, милләтебезнең лаеклы вәкиле булып яшәвеңне телим.

image-06-11-20-10-19

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 4 (29), 2020 ел.

 

 

    

 

 

 

 

 

Просмотров: 1422

Один комментарий

  1. Телэк кирэк. Аны яштэн тэрбиялэргэ кирэк