Ак әбиләребез – тормышыбызның бизәге

????????

Лотфулла һәм Халидә Насретдиновлар

Быел февральнең дүртендә 94 яшен тутырган Халидә әби янына юл тоткач, күңелемә шомлы уйлар да керде. “Йөзнең капкасын ачкан бит инде әби, ниндирәк хәлдә икән?” – дип, хафаланып та алдым. Ә инде фатирларының кыңгырау төймәсенә баскач, ишекне ачкан кызы Нәзилә янында ялтыравыклы матур күлмәген кигән, ак яулыгын бәйләгән, елмаеп басып торучы Халидә әбине күреп шатландым.

Аллаһыга шөкер, аяк өстендә, зиһене дә яхшы аның. Көзен каты чирләп алганнан соң, колаклары бик начар ишетсә дә, кызы Нәзилә апа ярдәмендә бер-беребезне аңлашып сөйләшә дә алдык әле.

Муллахмәт кызы Халидә Насретдинова Похвистнево районында урнашкан Гали авылында туып-үскән.

1945 елда Камышлы педагогия училищесын тәмамлап, туган авылына кайта ул һәм гомере буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Хәләл җефете – Оренбург өлкәсенең Йолдыз авылында туып-үскән Лотфулла исемле егет белән дә нәкъ эшләгән вакытларында таныша. Яшьләр хат язышып торалар.

Ә инде 1950 елда мәхәббәт диңгезендә йөзгән егет белән кыз никах укыталар. Башта Гали авылында фатирда торып алалар, аннары йорт салып керәләр.

Лотфулла абый да – гомерлек укытучы. Физкультура, хезмәт дәресләрен укыткан, география, черчение, рәсем ясау буенча да белем биргән.

Өйләнешкәннән көннән Насретдиновлар гел бергә булалар, бер мәктәптә эшлиләр.

Ә 1978 елда алар, Яңа Куйбышев шәһәре янында урнашкан Южный бистәсендә йорт сатып алып, Гали авылыннан шунда күчеп урнашалар, күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар.

Тәртипле гаиләдә тәрбияләнеп үскән, дин юлыннан атлаган дәрәҗәле укытучыларның балалары нинди икән, дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде, акыллы, тәүфыйклы, җәмгыятебезнең лаеклы уллары, кызлары булып үскәннәр алар.

1951 елда туган олы кызлары Сәгадәт күп еллар заводта эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ул Яңа Куйбышев шәһәрендә гомер итә. Ике кызы, өч оныгы бар.

Уллары Рөстәм Уфа шәһәрендә яши. Башкорт дәүләт университетында эшли, химия фәннәре докторы. Биредәге фәнни-тикшерү институтында җитәкчелек итә. 68 яшьлек Рөстәм әфәнденең кызы белән улы да — химия белгечләре икән. Әти-әниләренә җиде онык бүләк иткәннәр.

Төпчек кызлары Нәзилә апа, әти-әнисе эзеннән китеп, укытучы һөнәрен сайлаган. Кияүгә чыккач, Яңа Куйбышев шәһәрендә яшәп, башлангыч сыйныфларны укыткан, үз гомерендә балалар бакчасында тәрбияче, репетитор булып та эшләгән. Ике бала үстергән. Кызганычка, кызы Лилия яшьли якты дөньядан китеп барган шул. Ире Наилнең үлгәненә дә байтак еллар узган инде. Үз гомерендә күп кайгы-хәсрәт кичергән Нәзилә апаның тормышында әнисе һәм улы Радик белән дүрт яшьлек оныгы Руслан иң зур бәхете һәм куанычы булып торалар.

Бүгенге көндә Халидә әби Самарга күчеп урнашкан кызы Нәзиләдә гомер итә дә инде. Гәрчә ул әти-әнисен әле Яңа Куйбышевта яшәгәндә үк үзе янына алып тәрбияли. Шул арада җиде ел да узып киткән. Лотфулла бабай гына октябрь аенда 93 яшендә вафат булган. Вирус эләктереп чирләгәннән соң, өзлеккән ул, авыруның нәтиҗәләре йөрәгенә бәргән.

“Әти-әниебез гомергә гел бергә булдылар. Әти әнине кулында күтәреп кенә йөртте. Бер-берсенә юл биреп яшәделәр. Бик яхшы, йомшак күңелле, ачык, ярдәмчел, миһербанлы кеше иде ул. Укучылары да, аларның ата-аналары да, кешеләр дә үзен бик яраттылар.

Йокы бүлмәсендәге бергә кушкан ике караватны әти үлгәч кенә аерып куйдым. Әнием, әлһәмдүлилләһ, терелде, әти генә шушы зәхмәттән котыла алмады шул. Хәтта авыраган чакларында да гел бергә яттылар алар, әтинең соңгы сулышына кадәр бер-берсеннән күз дә алмадылар. Икесе дә начар ишетсә дә, кара-каршы утырып, гөрләшәләр, бергә намаз укыйлар иде”, — дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли Нәзилә ханым.

Әйе, бер-берсен яратып-сөеп 70 ел бергә тату гомер кичергән хәләл җефетен югалтуны Халидә әби бик авыр кичергән. 

Аның белән бергә альбом битләрен актарып утырганда да ире сурәтләнгән һәрбер фотоны күргән саен, Халидә әби, моңсу күзләрен төбәп: “Менә минем бабам, җаныкаем”, — дип әйтә торды.

Йөрәге тулы хәсрәт булса да, Халидә әби шаярып та ала, сөйләшкәндә берәр мәзәк кыстырып та җибәрә әле. Яшь чагыннан ук дини юлдан атлаучы бу әби, Аллаһы кушканча, сабыр булырга тырыша.

Гомумән, Халидә әбигә гашыйк булып кайттым мин. Аның балаларча самими елмаюын, нурлы күзләрен, ачык йөзен күрсәгез иде сез! Мине үз кызыдай якын күреп, бәбекәем, дип, әниемнекедәй йомшак куллары белән җилкәмнән сыйпап куйганда ул миңа үземнең газиз әбиемне хәтерләтте.

Лотфулла бабай белән Халидә әби – икесе дә хезмәт һәм сугыш ветераннары. Күпсанлы мактаунамәләргә, медальләргә лаек булганнар алар.

Халидә апа укыткан укучылары бүген дә шалтыратып, аның хәлен белеп торалар, күрешергә килеп, рәхмәтләрен әйтеп китәләр икән.

Халидә әби биш вакыт намазын калдырмый. “Ясин” чыга, догалар укый. Лотфулла бабай да гел гыйбадәттә булган, дини һәм дөньяви китапларны күп укыган.

Уразаларын бозар өчен укытучыларга ыстаканнан су каптырып йөргән елларда да Насретдиновлар, качып-посып булса да, намаз укыганнар, ураза тотканнар.

Алар балаларына да дин орлыкларын салып калдыра алганнар. Нәзилә апа да, пенсиягә чыккач, намазга баскан. Яңа Куйбышев мәсҗиденә йөреп, дини белем алган. Әнисе белән бергә басып, гыйбадәт кылалар.

Нәзилә апаның әнисенә карата мөнәсәбәтен күргәч, күңелем изрәп китте. Ул аңа йомшак кына эндәшә, әни нәрсә булса да кирәкме сиңа, дип сорап, үзен кочып-үбеп тора. Шулай Лотфулла абый белән Халидә апа тәүфыйклы нарасыйлар үстереп, үзләренә бәхетле картлыкка нигез салганнар.

Озак утырдым мин Халидә әби белән Нәзилә апаларда. Күңелемә шундый рәхәт булды. Кунакчыл, ачык йөзле Нәзилә апа да, ягымлы Халидә әби дә якын кешеләрем булып тоелды.

Халидә әби мине елмаеп, тагын кунакка кил, балам, дип, кул болгап озатып калды. Аллаһы Тәгалә насыйп итә күрсен. Саф күңелле, изге җанлы Халидә әбиебезнең  95 еллык олуг юбилеен билгеләп үтәргә язсын Раббыбыз. Ак әбиләребез – тормышыбызның бизәге бит алар.

????????

Лотфулла абый белән Халидә апа Юңный бистәсендә яшәгән вакытларында

????????

Лотфулла бабай һәм Халидә әби кызлары Нәзилә белән

????????

Тату гаилә табигать кочагында ял итә

????????

Лотфулла һәм Халидә Насретдиновлар

????????

Лотфулла бабай

IMG-20210215-WA0015

Лотфулла абый йорт-җирен барлый

????????

Насретдиновларның балалары — Сәгадәт (сулдан уңга) Рөстәм, Нәзилә

????????

Халидә апай

????????

Бүгенге көндә Халидә әби кызы Нәзилә тәрбиясендә яши

????????

Насретдиновларның яшь чаклары

???????? ????????

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 1 (30), 2021 ел.

 

 

 

 

 

 

               

 

  

Просмотров: 1450

Один комментарий

  1. Корреспондентларга бик зур рәхмэт, безнең беренче укытучыбыз турында язган эчен. Халидә апага, классташыбыз Назиләгэ исәнлек саулык телебез. Лотфулла абыйнын урыны очмах турендә булсын. Халидә апага Зур рэхмэт, ул безнең эчен шул кадәр тырышты, бэтен классыбызга дорес юл курсәтте.