Татар Байтуганының уңдырышлы җирендә оҗмах почмагын булдырган Мөнировлар  

IMG_1993 (1)

Гөлчирә Мөнирова

“Урамда буран, кар ява, ә мин теплицама керәм дә кыштан җәйгә эләккән сыман булам. Тирә-юнемдәге яшеллек оҗмахның бер почмагын хәтерләтә. Дөресен әйткәндә, күптәнге хыялым тормышка ашты бит минем ”, — дип елмаясөнечен яшерә алмаган Гөлчирә апа Мөнирова.

Татар Байтуганы авылында гомер итүче бу ханым, лаеклы ялга чыккач, крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләп, эшкуар хатын-кызга әйләнгән.

“Гаиләбез зур булгач, күпләп маллар да тоттык, бакча да чәчтек. Аннары ирем Мәҗит кечкенә теплица ясады. Башта үзебез өчен генә помидор, кыяр үрентеләре үстереп, утырта идек, чәчкәләребез дә күп булды. Ирем теплицаны зурайта торды. Үзебездән арткан яшелчәләрне авылдашларыбызга тараттык, аннары саткалый да башладык. Кешеләр: “Безгә дә үрентеләр үстереп бир әле”, — дип тә сорап килделәр. Лаеклы ялга чыккач, ирем белән бергәләп моның белән иркенләп шөгыльләнергә тотындык”, — дип сөйләп китте Гөлчирә апа.

Зур теплица булдырып, сатуга күпләп яшелчәләр үстерү турында Гөлчирә апа күптәннән хыялланып йөргән. Ә Гали авылында яшәүче дусларына барып, анда инде күп еллар буена киң җәелгән һәм чәчәк аткан әлеге бизнес эшләрен үз күзләре белән күреп кайткач, шик-шөбһәләре җилгә очкан, һәм ул бу турыда ныклап уйлана башлаган.

Әйе, уңганлыгың, булдыклылыгың, ә иң мөһиме — теләгең бар икән, барысына да ирешеп буладыр шул.

Шулай милләттәшебез авыл җирләрендә крестьян-фермерлык хуҗалыкларын булдырырга ярдәм итүче яңа“Агростарп” программасы турында белгәч, анда катнашырга  карар кыла. Беренче тапкыр әле 2019 елда ук гариза бирә ул. Әмма үтә алмый. Тик уңышсызлыкка очраган кыю хатын  аптырап калмый, барлык кирәкле документларны яңадан җыя, бизнес-план төзи дә тагын бер мәртәбә бәхетен сынап карый. Һәм, зур шатлыгына, бу юлы проектын яклап чыга ала.

“Теләгең булса, иренмәсәң, эше дә, ярдәмчеләре дә табыла. Документлар җыя башлаганнан бирле безне авыл хуҗалыгы министрлыгы да, Камышлы районы администрациясе дә, “Самара – Арис” та җитәкләп бардылар һәм бүген дә күз астында тоталар. Дәүләт ярдәменнән башка мондый эшне башлап җибәрә алмас идек әле”, — ди Гөлчирә ханым.

Шарт буенча грант акчасының ун процентын үз акчаң тәшкил итәргә тиеш. Шулай өч миллион сумлык грантның өч йөз меңе – Мөнировларның шәхси акчасы. Аны алар теплицага газ үткәрүгә, скважина бораулап, су кертергә кулланганнар.

700 квадрат метрлы теплицаны махсус бригада төзесә дә, бу эшкә Мөнировлар үз өлешләрен дә керткәннәр. Балалары белән оныклары кайтып булышкан. Мәҗит әфәнде җылытыла торган идәннәрне, ягу системасын үзе ясаган.

Әйе, әлеге хезмәт зур гаиләне бергә туплаган. Ә бит Мәҗит әфәнде башта бу идеяны хуплап бетермәгән.

“Бик авыр булганга, бу эшкә тотынырга шүрләбрәк торган идем шул. Яшебез дә бар бит инде”, — ди бу турыда Мәҗит абый.

Хәзер ул монда җан-фәрманга, яратып эшли — үзе электрчы да, эретеп ябыштыручы да, слесарь да, төзүче дә.   

Гаилә башлыгы теплица эшенә алынырга башта шикләнебрәк караса, кече уллары Ильяс исә моңа шатланып туя алмый. Моның сәбәбе дә гади икән – егет кечкенәдән үсемлекләргә гашыйк, балачагыннан җирдә казынып үскән. Аеруча чәчкәләрне ярата ул. Мәктәптә укыган чагында әтисе аңа кышкы оранжерея да ясап биргән. Малай шунда мәш килә торган булган.

Бүгенге көндә Ильяс Кинель авыл хуҗалыгы институтында агрономия факультетында укый.

“Хыялыбызның тормышка ашуына мин бик бәхетле. Үземне башка хезмәттә күз алдына да китерә алмыйм. Аллаһы теләсә, бу гомерлек эшем булыр, дип исәплим. Үсемлекләрнең чәчәк атуын, күзгә күренеп үзгәрүен, уңыш китерүен шатланып күзәтәм. Хезмәтемнең нәтиҗәләрен күрү күңелемә май булып ята”, — дип хисләре белән уртаклаша булачак агроном.

“Ял көннәрендә Ильяс кайтып, безгә булыша. Авылдашларыбыз аның янына килеп, яшелчәчелек буенча киңәш сорыйлар. Кайберәүләре үсеп китмәгән гөлләрен, чәчкәләрен китерә. Улым һәрберсен җентекләп карап, аякка бастыра”, — дип сүзгә кушыла Гөлчирә ханым.   

Яңа теплицаның нигезен июль аенда салганнар, ә август ахырында ул әзер булган. Аны төзер өчен урыны да туры килгән бит әле. Мөнировлар өч ел элек күршедәге ташландык йортны сатып алып, аны карап, җирен чүп үләннәреннән чистартып торганнар. Өр-яңа теплицалары шунда урын алган да инде.

Биредә заманча җиһазлар кулланыла. Җылылык һәм газ генераторлары да чит илнеке икән. Суны тамчылап сугару җайланмасы да бар. Һава торышын контрольдә тотучы җайланма автомат рәвештә үсемлекләрне корылыктан һәм туңудан, ә фитолампалар кояш яктысы җитешмәүчелектән саклый.  Ә менә газ кертер өчен документлар белән озак чабарга туры килгән.

Киләчәктә ел әйләнәсе эшләячәк теплицада фермерлар бер мең төп кыяр, алты йөз төп помидор үстерергә ниятлиләр. Ә үзләренең иске теплицаларын чәчәкләр утырту өчен кулланырга телиләр.

“Уңышларыбызны кайда сатарбыз, дип кайгырмыйбыз. Яшелчәләребезне кибетләр дә, базарда эшләүчеләр дә алырга әзер. Моңа кадәр кечкенә теплицабызда үстереп килгән кыяр-помидорларыбызның  да сатылмыйча торганы булмады. Сыйфаты яхшы булса, бер тапкыр алган кеше аннары тагын килә бит ул, дуслары, туганнары, күршеләренә дә хәбәр итә”, — ди Мәҗит абый.

Теплицалары ике бүлектән тора икән. Берсе рассада өчен каралса, икенчесендә инде яшелчәләр утыртылачак.

“Әле эшебез башланды гына бит әле. Яңа елга бераз укроп, петрушка, яшел суган үстереп саттым. Кыяр, помидор рассадаларым да бар инде. Яхшылап җылыткач, аларны утыртырга калачак”, — ди Гөлчирә ханым.

“Яшелчәчелек серләренә ничек төшендегез соң?” – дип кызыксындым аңардан.

“Гали авылында яшәүче дусларым бар, дидем бит. Әле дә шул авылга йөреп, тәҗрибә туплап торабыз. Бездә шундый зур теплица районыбызга бер булса, анда аларның саны йөзләгән! Аннары соң интернеттан бик күп мәгълүмат алабыз. Ильяс белән кич утырганда, ул мине компьютерда эшләргә өйрәтә. Әйдә, улым, биопестицидларның, фунгицидларның нәрсә икәнен аңлатып бир әле миңа, дим. Махсус дәфтәр тотам, студент кыз кебек, шунда барысын да җентекләп язып барам”.

“Гөлчирә апа, яхшы сыйфатлы яшелчәләр үстерү өчен – беренче шарт – туфрак, диләр. Бу шулаймы? Сез туфракны кайдан аласыз?”

“Үзебезнең җирләр бик әйбәт безнең. Әле Үзбәкстанда яшәгәндә бер әбинең, Россиянең бер төбәгеннән китерелгән бәрәңге бүлбесеннән төшкән туфракны кулына алып: “Уңдырышлы туфрак – таяк тыксаң, чәчәк атачак”, дигәнен ишеткән идем.

Маллар күп булгач, черемәбез дә җитәрлек. Кинель-Черкассыдан торф кына алып кайттык. Яшелчә утыртылачак җиргә шул торф белән черемәне кушып җибәрәбез.

“Ә ашламалар кулланырга җыенасызмы?”

“Быел әле ашламаларсыз гына үстерәчәкбез. Җиребез ял иткән бит. Киләчәктә инде күз күрер. Һәрхәлдә, бәяләре югарырак булса да, биоашламалар гына кулланырга тырышачакбыз. Кешегә экологик яктан чиста, табигый ризыклар сатасы килә бит. Химия белән болай да дөнья тулган”.

Орлыкларның да чит илдә җитештерелгәнен кулланалар икән. Аларны заказ буенча Голландия, Америка Кушма штатлары, Нидерландтан кайтаралар.

Мөнировлар өч кешене рәсми рәвештә эшкә алганнар. Ике хатын-кыз һәм бер ир-ат күршеләрендә генә яшиләр ди.

Татар Байтуганы фермерларының теплицаларын карарга төрле җирләрдән кешеләр килә. Эшкә күптән түгел генә тотынсалар да, алардан инде берникадәр тәҗрибә дә туплап китәләр. Әйтик,  Кинель-Черкассыдан килгән эшкуарларны Мөнировлар теплицасының поликарбонаттан булуы һәм чит илдә ясалган җылылык генераторлары кызыксындырган. “Без бу тармакта 30 ел эшлибез инде, әмма теплицаларыбызны полиэтилен пленка белән генә каплыйбыз”, диләр икән алар.

“Ә без иң баштан поликарбонаттан ясауны сорадык. Рассада үстерү бүлекчәсен эчтән полиэтилен пленка белән үзебез капладык. Түбәдә җәен җилләтү өчен махсус форточкалар да бар.

Пленканы 2 – 3 ел саен алмаштырып торырга кирәк. Зур теплица өчен бу, әлбәттә, бик күләмле, күп акча һәм вакыт таләп итә торган эш. Ә поликарбонат хәтта 20 ел да чыдарга мөмкин”, — дип уртаклашты Гөлчирә апа.

Гомумән, Мөнировларның йортыннан кунак өзелми.  Гәҗитәләрдән, телевидениедән журналистлар еш була. Әле менә күптән түгел Мәскәүдән дә килеп, фермерлар турында репортаж ясап киткәннәр.

Булдырган кеше һәрьяклап булдыра инде ул. Мәҗит әфәнде үз гомеренә машина йөртүче дә, эреп ябыштыручы да, механизатор да булып хезмәт иткән, кулыннан килмәгән эше юк икән. Гөлчирә ханым социаль хезмәткәр булган. Россия Федерациясе буенча үз хезмәтендә иң яхшы эшче булып та танылган.

Мөнировларның тормыш юлларына да исең китәр. Гөлчирә апа Үзбәкстанда туып-үскән. Үз вакытында тумышы белән Камышлы районыннан булган әбисе, балаларын ачлыктан коткарыйм дип, шунда барып урнашкан. 90нчы елларда Гөлчирә ханым әнисе белән бергә Байтуганга кайта. Бу вакытта аның ике баласы була инде. Биредә ул, хатыны үлеп, өч бала белән калган Мәҗит исемле ир белән танышып кушыла. Уртак малайлары Ильяс та дөньяга килә. Шулай итеп, Мөнировлар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер 12 оныкларына шатланып, 26 ел бергә гомер итәләр алар.

Ике кызлары – Рузия, Алисә – Усманда, ике уллары – Рәшит, Ринат Татарстанда яшиләр. Ә Тимурлары әти-әнисенең өйләре каршысында гына йорт салып кергән.

“Балаларыбыз, Аллаһыга шөкер, яхшы торалар, мул тормыш алып баралар. Бездән сорау түгел, киресенчә, рәхмәт яугыры, үзләре ярдәм итәләр әле”, — дип сөенәләр нарасыйларының көнкүрешенә әти-әниләре.

Крестьян-фермер хуҗалыкларын ачу авылның үсешенә китерәчәк, дип саный Гөлчирә апа.

“Мин комиссия әгъзаларына да: “Улым агрономия факультетында белем ала. Аның авылда яшәп калуын телибез. Яшьләр бит, авылда эш юк, дип шәһәргә кача торалар. Менә хәзер эш юк, дип әйтеп карасын!” – дидем”.

Башлаган эшләрен ташламыйча, киләчәктә аны киңәйтергә хыялланучы, уңган-булган Мөнировлар гаиләсе бизнесының чәчәк атуына ышаныч зурдан. Бигрәк тә аларның эшен дәвам итә алырлык, ә иң мөһиме – моны үзе чын күңеленнән теләгән ышанычлы уллары Ильясбар бит.

IMG_1966 (1)IMG_1902 IMG_1914 IMG_1920 IMG_1935 IMG_1973 (1) IMG_1979 (1) IMG_1993 (1)

Миләүшә ГАЗИМОВА.

Евгений Литвинов фотосурәтләре.

 «Самар татарлары» журналы, № 1 (30), 2021 ел.

  

 

               

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 1737

Один комментарий

  1. Якташлар молодцы, бик файдалы эш халкыбыз өчен кыласыз. Җитэр халыкны чит ил яшелчэсе белэн туйдырырга.
    Теплицаларыгыз тагын да зурайсын, җылы булсын, яман бөҗәк кереп яфаламысын, ходаем ярдэменнэн аермасын!
    Алла телясэ куршелэрегезгэ дэ эш табылыр.
    Хокумэт газ бэясен гел кутэрмэсэ, бик яхшы булыр. Зур уңышлар телим сезгэ.
    Безгэдэ орлык сатыгыз, а то кибеттэн алган орлык бик начар хэзер. Гадэл сатучы базарда бик сирэк очрый.