“Укыткан балалары мәктәптән кеше булып чыкса, укытучының бәхете менә шул ул”

d7d002d2-fba6-4374-8c49-02f7d75dd91b

Рәхимә Хәйрова

“Рәхимә” исеме “шәфкатьле, мәрхәмәтле, рәхимле”, дип тәрҗемә ителә.  Самар шәһәренең “Яктылык” мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Илдус кызы Рәхимә Хәйрованың исеме җисеменә туры килә, дип әйтер идем. Ул нәкъ шушындый сыйфатларга ия дә инде. Иң мөһиме исә – ул балаларны үлеп яратучы кеше. Ә мөгаллим һөнәрендә  бу сыйфат беренче урында торырга тиеш бит. Укучыларын сөймәгән укытучының эше коры хезмәткә генә әйләнеп кала, ихлас күңел җылысына, чын хисләргә урын калмый.

Менә инде күп еллар мин “Яктылык” мәктәбенә репортажлар ясарга йөрим. Анда еш кына Рәхимә ханым Хәйрованы да очратам. Кайчан карама -  аның битендә елмаю балкый, йөзеннән нур бөрки. Шундый ачык йөзле кеше ул. Үзе турында сүз кузгалса, иң беренче, нәкъ аның эчкерсез, матур елмаюы күз алдына килә. 

Быел милләттәшебез дүртенче сыйныфны укытып чыгара, ә инде беренче сентябрьдә ул беренче класска килгән малайларны, кызларны кабул итәчәк.

Рәхимә ханым кечкенәдән балаларны яратып үскән. “Безгә, нарасыйларын ияртеп, кунакка килсәләр, аларны карый, үзләре белән уйный идем”, — ди ул.

Рәхимә Хәйрова Үзбәкстанда туып-үскән, дүртенче сыйныфка кадәр шунда укыган. Аннары аларның гаиләсе Камышлыга күчеп урнашкан. Әтисе тумышы белән Дәүләткол авылыннан, әнисе – Татарстаннан.

Үзбәкстанда яшәгәндә, әнисе дә укытучы булып эшләгән, әтисе хезмәт дәресләрен алып барган. Камышлыга күчкәч, анасы — Иҗат йортына, атасы колхозга тракторчы булып урнашканнар.

Гомумән, Рәхимә ханымның әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да бик күп туганнары мөгаллим хезмәтен сайлап алганнар икән. Шуңа күрә аны укытучылар династиясеннән, дияргә була.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, кыз Подбельскийдагы педагогия училищесына укырга кергән.

“Алайса, әти-әниегезгә карап, укытучы һөнәрен сайларга булгансыздыр инде?” – дип кызыксындым Рәхимә ханымнан.

“Иң беренче чиратта, балаларны яратканга. Ата-анам миңа: “Укытучы бул”, — дип турыдан-туры әйтмәсәләр дә, әлбәттә, аларның тәэсире дә зур булды. Үзем кечкенәдән тәрбияче яисә мөгаллим булырга хыялландым. 1997 елда, училищены тәмамлагач, юллама буенча, бер ел Байтуган авылында балалар бакчасында эшләдем. Аннары мәктәпкә чакырдылар. Берничә ел анда башлангыч сыйныфларны укыттым”, — дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Байтуганда яшәгәндә, Рәхимә ханым кияүгә чыга, ике баласы шунда туа. Ә 2005 елда алар Самарга килеп урнашалар. Һәм ике елдан соң милләттәшебез “Яктылык” мәктәбендә хезмәт итә башлый.

“Әнием татар гәҗитәсендә бу мәктәп турында игълан укыган һәм малаемны шунда укырга бирергә киңәш итте. Аннары миңа биредә укытучы булып эшләргә тәкъдим ясадылар”, — дип сөйли бу турыда Рәхимә ханым.

“Яктылык”та ул менә инде 14 ел буе башлангыч сыйныфларда белем бирә. Ике ел тәрбия эшләре буенча директорның урынбасары булып та эшләп алган. Тик, өченче баласы туып, декреттан чыккач, яңадан укытуга керешкән.

IMG_23592b11859e-852a-4030-a5bf-719310947d0d 8355e4c7-6f67-4384-9bed-36b650c9cb9e 29437439-bbf0-48ad-a5a0-f0dc4f6199d5 d7d002d2-fba6-4374-8c49-02f7d75dd91b fe2a8aaa-8b49-42a9-94bb-d7680708929e image-23-05-21-03-21 IMG_1107 IMG_1109 IMG-0cb6164ed0d8f6d5e901de7455f35ddc-V IMG-e77ab12d841d9abbd4ac208a1ed52e2b-V изображение_viber_2021-05-23_15-00-13

Рәхимә ханым шулай ук җәйләрен Самарда һәм Кинель-Черкассыда мөселман балалары өчен оештырылган лагерьларда тәрбияче булып та эшләгән, анда аларга татар телен дә укыткан.

Рәхимә ханым әле – иҗади кеше дә, ул бик матур җырлый. Авылда эшләгәндә дә, Самарга күчкәч тә, төрле чараларда катнашып, сәхнәләрдә чыгыш ясаган кеше ул. Укыту бүлеге мөдире булганда мәктәп укучыларын концертларда, бәйрәмнәрдә катнашырга әзерләгән, аларны җитәкләп барган. Шәһәребездә бер мәлне эшләп алган “Татар радиосы”нда  диктор булган, халыкка татар телендә яңалыкларны җиткергән.

Рәхимә Илдусовна даими рәвештә белемен камилләштереп тора, үзлегеннән дә гыйлем ала, күп укый, файдалы мәгълүмат үзләштерә. Читтән торып, идарә итү институтында югары белем дә алган.

- Рәхимә ханым, сез — мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән балаларга беренче булып белем бирүче кеше. Нинди принципларга таянып эшлисез?

- Һәрбер баланы үзләштереп, аның холкын белеп, һәрберсенә индивидуаль караш табам. Аларның үзләренә дә: “Сизгән булсагыз, мин бөтенегезгә дә бертөрле сөйләмим, чөнки сез – төрле холыклы балалар”, — дим. Кемгәдер йомшак кына аңлатырга, кемнедер шелтәләп тә алырга, кемнедер кызыксындырырга кирәк.

Ата-аналары белән дә шулай ук. Һәрберсенең холкына карап эш итәм. Алар үзләре дә миңа: “Сез безгә индивидуаль караш таба беләсез”, — диләр.

- Беренче сыйныфка балаларны кабул иткәндә нинди хисләр кичерәсез?

- Күңелне төрле хисләр били. Һәр бала үзенчәлекле бит. Алар белән шундый кызык! Миңа апам да: “Син, нинди генә булмасыннар, бөтен балаларны да яратасың”, — ди. Әйе, кемдер үтә дә шук, кемдер, киресенчә, бик басынкы. Әмма һәрберсенең үзенчәлеге, күркәмлеге бар. Үзем дә, әни буларак, аларның күңелен яхшы сизәм.

- Кечкенә балаларда укуга кызыксыну уятыр өчен нинди чаралар күрәсез?

- Бу очракта артистлык сәләтем кирәк булып куя. Дәресләрне кызыклы итеп, уен формасында, күрсәтмә әсбаплар кулланып үткәрергә тырышам. Башлангыч сыйныф укучылары бәләкәй балалар бит әле алар. Үзләрен коры дәресләр белән куркытырга ярамый. Укуга мәхәббәт тәрбияләргә кирәк, яратып белем алсыннар, кызыксынуларын югалтмасыннар. Аларны елмаеп, ачык йөз белән каршы алырга кирәк, шәхси проблемнарыңны мәктәпкә алып килмәскә, ишек артында калдырырга. Балалар синдә бары тик уңай хисләр сизәргә тиеш. Караңгы йөз күрсәтергә ярамый.

- Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Иң беренче чиратта, балаларны ярату мөһим. Алар чын сөюне шунда ук сизеп алалар һәм сиңа да шулай ук җавап бирәләр. Укучының хәленә керә белергә кирәк. Төрле гаиләләрдә тәрбияләнәләр бит, нинди хәлләр булмас. Баланы рәнҗетергә, үпкәләтергә ярамый, сүзеңне үлчәп сөйләргә, аңларга тырышырга, күз карашыннан аның эчке халәтен күрә белергә кирәк.

Укытучының йомшаклыгы да, таләпчәнлеге дә чамалы булырга тиеш. Мин үзем – шаян кеше. Укучыларымны ачуланганда да юмор кулланам. Әмма таләпчәнлегем дә юк түгел. Һәм алар моны бик яхшы аңлыйлар, бер дә арттырып җибәрмиләр.

- Хезмәтегез күңелегезгә нәрсәсе белән якын?

- Укучыларым белән якын ул. Алар белән мин яратып, рәхәтләнеп эшлим, миңа балалар белән кызык.

Коллективыбызның дус булуы шатландыра. Мин – аралашучан кеше. Укытучылар бер-берсенә ярдәмгә килә, бер-беребезгә ышанабыз, серләребез белән уртаклашабыз. Үз милләтең, авыз тутырып татарча сөйләшәсең. Шунысы гына да ни тора бит! Ирем дә: “Син эштән кайтасыңмы инде, юкмы?”  — ди. Ә миңа мәктәптә шундый рәхәт!  Хезмәттәшләрем миңа бик якын, Аллаһыга шөкер, коллективтан да уңдым.  

- Сез урыс шәһәрендә туып-үскән балаларга татар телен дә укытасыз. Алар телне ничек үзләштерә, авырлыклар туамы?

- Үземнең классымнан тыш, тагын өченче һәм дүртенче сыйныфларда да татар дәресеннән белем бирәм. Укытуны бер системага салып алып барам һәм, шатлыкка, бу уңай нәтиҗәләргә китерә, нарасыйлар телне үзләштереп киләләр. Шулай ук мин укучылар белән гел татарча сөйләшәм, дәрестә генә түгел, тәнәфесләрдә дә, башка вакытларда да. Классымда бер урыс кызы бар. Хәтта ул да татарча аңлый инде. Өйдә дә ана телендә генә сөйләшкәч, мәктәптә дә шулай күндем мин. Ата-аналар белән дә татарча аралашабыз.

Балалар белән татар телендә шигырьләр, тизәйткечләр өйрәнәбез. Күп укучыларым “Мирас” фестивалендә, шигърият бәйгеләрендә уңышлы катнашып киләләр.

- Дәресләрдән тыш, сыйныфыгызда нинди чаралар үткәрәсез?

- Татар әкиятләрен сәхнәләштерергә яратабыз без. Укучыларым да артистлык сәләтенә ия, шуңа күрә бу үзләренә бик тә ошый. Ата-аналарны чакырып, алар алдында да чыгыш ясыйлар. Гомумән, мин һәр чараның төп өлешен татар телендә үткәрергә тырышам.

- Укучыларыгыз арасында башка милләт балалары бармы? Алар белән кыенлыклар тумыймы?

- Әйе, кыргызлар, үзбәкләр бар. Бернинди авырлык булганы юк. Мин бөтен балаларга бертигез карыйм, үзләрен бертигез яратам. Шуны әйтеп үтәсе килә – башка милләт укучылары да татар телен яратып үзләштерәләр. Матур итеп җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр. Телләре килеп тора. Миңа барысы белән дә эшләве җиңел, үзара да алар бик дус.

- Ә ата-аналар белән мөнәсәбәтләрегез ничек? Аларның ярдәмен тоясызмы?

-  Ата-аналар бик актив, ярдәм итәләр, нәрсә булса да кирәк икән, безгә әйтегез, дип кенә торалар. Рәхмәт үзләренә.

Мин үзем дә бәхәскә керә, ачуланыша торган кеше түгел. Проблеманы тыныч кына сөйләшеп, аңлашып хәл итәргә тырышам. Ата-аналарны да, юк-барга зарланып, борчымыйм.

- Нәкъ “Яктылык”тагы хезмәтегез нәрсәсе белән ошый?

- Әйткәнемчә, коллективыбыз яхшы безнең. Үз татарларың белән эшлисең. Мәктәбебез ямьле, җыйнак, күңелле, якты. Мөдиребез Радик Газизов та кеше хәленә керә белә, безгә юл күрсәтә, булыша, үзен өстен куймый, укытучылар белән янәшә ул.

- Укучыларыгыз өлкән сыйныфка күчкәч, алар белән кызыксынып торасызмы?

- Әйе, әлбәттә. Мин аларның укуы, хәлләре белән кызыксынам. Әниләре белән дә элемтәдә торабыз. Җылы мөнәсәбәтләр сакланып кала.

- Рәхимә ханым, балалар белән эшләү җиңел хезмәт түгел. Укытучы һөнәрен сайлаганга үкенгән чакларыгыз булмадымы?

- Бер дә үкенгәнем юк. Укытучы эше төрлелеге белән аерылып тора, мәктәптә эшләве кызык, биредә бай эчтәлекле тормыш кайный, көн саен ниндидер яңалык, иҗатка да урын бар. Үземне башка хезмәттә күз алдына да китерә алмыйм. Тормышны яңадан башларга туры килсә, мин бары тик мөгаллим һөнәрен сайлап алыр идем.

- Сезнеңчә, заманча укучылар элеккегеләрдән аерылалармы?

- Әйе, аерылалар. Алар — алга киткән балалар. Техниканы бик тиз үзләштерәләр. Барысыннан да хәбәрдар. Күп беләләр. Укучылар белән уртак тел табар өчен, укытучы да замана белән бергә атларга тиеш. Артта калырга ярамый. Аларның мавыгулары белән кызыксынырга, заманча сүзләрне аңларга кирәк.

 - Беренче укытучы һәркемгә якын. Мәктәпне тәмамлагач, укучыларыгыз сезнең белән элемтәгә керәләрме?

- Әйе, шалтыраталар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, мәктәпкә килсәләр, яныма кереп чыкмыйча китмиләр. Урамда күрсәләр дә, туктап сөйләшәләр, хәлләремне сорашалар. Әти-әниләре дә, әби-бабалары да шулай.

- Аеруча яраткан укучыларыгыз бармы әллә барысын да бертигез күрәсезме?

- Әйткәнемчә, барысын да бертигез яратам. Берәүләрен аерсаң, икенчеләре моны шунда ук сизеп алалар һәм укытучыга карата да, үзара да мөнәсәбәтләре начар якка үзгәрә. Әйтәм бит, балаларның һәрберсе үзенчәлекле, һәрберсе кызык. Әгәр дә берәр тискәре сыйфаты бар икән, шулай ук аның уңай сыйфатлары да бар бит, шуларны күрергә кирәк.

- Укучыларыгызны өлкән сыйныфларга озатканда аларга берәр нинди үгет-нәсыйхәтләр бирәсезме?

- Милләтенә, диненә, һөнәренә карамастан, кешеләрне хөрмәт итегез, дип аларга гел әйтеп киләм мин. Ярдәмчел, мәрхәмәтле булырга өйрәтәм. Ата-ананы, олыны-кечене ихтирам итегез, дип күңелләренә сеңдерәм.

- Эшләренә яңа гына керешкән яшь укытучыларга нәрсә киңәш итәр идегез?

- Үзләреннән олырак, тәҗрибәлерәк, остарак мөгаллимнәр белән элемтәдә торып, аларның киңәшләренә, нәсыйхәтләренә колак салып эшләргә.

- Рәхимә ханым, гаиләгез турында да әйтеп үтсәгез иде.

- Ирем Искәндәр белән 22 ел бергә гомер итәбез. Аллаһыга шөкер, хәләл җефетем тәртипле, тәрбияле, мине гел хуплап, булышып тора. Минем ныклы терәгем, таянычым ул. Бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, бер-беребезгә юл куеп, хөрмәт хисләре күрсәтеп яшибез.

Балаларыбызның да, шөкер, битебезгә кызыллык китергәннәре юк. Тәүфыйклы, акыллы булып үстеләр.

Олы улыбыз Зөлфәтне, Аллаһы теләсә, армиядән көтәбез. Тиздән кайтачак инде. Ул “Яктылык” мәктәбендә укыды.

Икенче улыбыз Илфат та “Яктылык”та тугызынчы сыйныфны тәмамлый.

Кызыбыз Мәликә быел беренче сыйныфка укырга керә. Ул минем класста укыячак.

- Рәхимә ханым, тормышыгыздан канәгать булып яшисезме?

- Яраткан хезмәтемне башкарам, ышанычлы ирем, акыллы балаларым бар. Аллаһыга шөкер, әти-әнием исән-сау. Раббыбызга мең шөкер, мин барысыннан да риза, барысыннан да канәгать.

Бу соравыгызга шигъри юллар белән дә җавап бирәсем килә:

Әгәр миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? – дисәләр.

- Сөенечем, таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни? – дисәләр.

- Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет – ни ул? – дисәләр.

- Бәхет – шушы балалар

Кеше булып үссәләр.

Укыткан балалары мәктәптән кеше булып чыкса, укытучының бәхете менә шул ул.

 

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 2 (31), 2021 ел.

     

    

 

 

     

Просмотров: 1573

Комментирование запрещено