Эльвира Мөрхәбинова: «Хаталарны тәҗрибә дип кабул итәм»

Безымянный19 ноябрьдә Самараның Профсоюзлар йортында 15нче тапкыр «Авыл хуҗабикәсе» иҗтимагый акция лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чараны өлкә хөкүмәте, авыл хуҗалыгы, азык-төлек министрлыгы һәм өлкә профсоюзлары федерациясе ярдәме белән «Самара өлкәсе хатын-кызлары берлеге» оештыра.

Похвистнево районының Мәчәләй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Эльвира Минкасыйм кызы МӨРХӘБИНОВА быелгы бәйгенең «Хатын-кыз — җирле үзидарә органнары җитәкчесе» номинациясендә җиңү яулаган. Димәк, аны «Туган авылының хуҗабикәсе» дип атау бик урынлы.

Эльвира Мөрхәбинова шушы авылда туып-үскән. Әти-әнисе белән Нефтегорскига күчеп киткәч тә, кызның күңеле һаман туган җиренә тартыла. 1997 елда, Самара дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң, Эльвира Мәчәләйгә кайта, «Восход» оешмасында баш зоотехник булып эшли. Мәкаләбез героеның җирле үзидарә органнарында эшчәнлеге 2007 елда башлана, ә 2013 елда аны авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп билгелиләр. «Эльвира ханым тәҗрибәле белгеч, оста оештыручы. Ул авыл администрациясе эшчәнлегенең алдагы елларга караганнарын да, агымдагы планнарын да төзүдә катнаша, үтәлешен контрольдә тота, авылда үткәрелгән барлык чараларны да оста иттереп оештыра. Профессиональлек, активлык, эшлеклелек сыйфатлары, авыл кешеләренә карата игътибарлы һәм хөрмәтле булуы өчен Эльвира Минкасыйм кызы хезмәттәшләре арасында да абруй һәм ихтирам казанды», — дип сөйлиләр авылдашлары.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

 «Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 760

Комментирование запрещено