Әниләргә багышлау

Н УсмановоҮткән якшәмбедә Россия халкы Әниләр көнен билгеләп үтте. Россиядә Әниләр көне Борис Ельцин Указы буенча 1998 елдан башланды. Ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла.

Әни… Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң кадерле, иң газиз кеше ул! Балага үз анасыннан да күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Әни – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы да.

Похвистнево районының Гали авылы

“Туган тел” оешмасы җитәкчесе Камил Исхаков гомер буе авылыбызда эшләп лаеклы ялга киткән әниләр өчен күркәм бүләк ясарга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Бик яхшы чара булачак, дип барыбыз да эшкә керештек. Камил әфәнде алдан ук бүләкләр хәстәрләп куйды. Һәрбер анага тәбрикләү сүзләре бастырылган открыт­калар да  әзерләнде. 200 данә капны социаль хез­мәткәрләр, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре, әни­ләрнең өй­­ләренә барып, тәбрикләү сүз­ләре әйтеп, бүләкләрне тап­­шырдылар. Әниләрнең сөе­нече, чын күңелдән рәхмәт әйтеп дога кылулары, йөрәк түр­ләреннән чыккан теләкләре күңелләрне күтәрде. Кеше кү­ңеле нечкә бит ул, хөрмәт итеп искә алу да — үзе изге гамәл.

Кичен Мәдәният йортында концерт оештырылды. Балык­лы авылыннан Линар Абсаттаров, Похвистнево шәһәреннән Әбелхарис Насыйров, Иске Пох­вистнево авылыннан Алия Әхмәтова, үз авылыбызның сан­дугачы Рузия Йосыпова кадерле әниләргә моңлы җыр­ла­рын бүләк иттеләр. Гүзәл Гарифуллина, Гөлнур Галимова, Рузия Йосыпова кызыклы хәлләрне сәхнәләштерделәр. Концертны матур итеп сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева алып барды. Чара бик ямьле, күңелле үтте. Концертка килгән һәрбер әни дә бүләккә ия булды.

“Туган тел” оешмасы җи­тәкчесе Камил Исхаковка, һәр­вакытта мөл­кәтеннән өлеш чыгаручы ига­нәчеләребез Наил Ба­һа­ут­диновка, Рәфгать Исхаковка, Равил Галимуллинга, Равил Курамшинга һәм башка егетләребезгә барлык әниләр исеменнән рәх­мәт һәм изге теләкләр җит­керәбез. Бүләкне тапшырганда да, урамда очраганда да, өйгә шалтыратып та: «Исемемне әйтеп, шул игелекле егетләребезгә рәхмәтемне җит­кер әле», — дип әйтүчеләр күп булды. Изгелек кешенең үзенә меңе белән әйләнеп кайта бит ул. Биргәнне Аллаһы Тәгалә ярата. Изгелек кылып, якыннырыбызны шатландырып яшәргә насыйп булсын барчабызга да.

Барлык әниләрне бәй­рәм белән тәбрик итәбез! Һәр туачак таң шатлык-сөенечләр китерсен. Сау-сәламәт, бәхетле булып яшик. Амин!

Алькино

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

Камышлы районының Ис­ке Усман авылы

Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты

Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа…

дип, матур шигырь юллары белән башланып китте. Ча­раның рәсми өлешендә күп балалы аналарга жирле идарә башлыгы Фәнил Рафаэль улы Кәримов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм концертында «Сандугач» балалар бакчасына йөрүче кызлар һәм  малайлар да катнаштылар. Алар әниләргә багышлап шигырь­ләр сөйләделәр, жырладылар, бие­деләр. Сәхнәдә чыгыш ясарга аларны тәрбияче апалары Гөлия Шәет кызы һәм Гүзәл Гази кызы Кәримовалар әзерләгәннәр.

Авылыбызның үзешчән артистлары да читтә калмадылар. Әфидә Шатдинова, Эльмира Мөнирова, Рәмия Надыршина, Мәдинә Шәмсуллина, Венера Садриева, Айсинә Гыйниятова, Айназ Нуретдинова һәм иң кечкенә артистыбыз Айгөл Вәлиуллина әниләргә матур жырларын бүләк иттеләр. Гөлнур Вәлиуллина белән  Гөлнара Абдуллова,  «Ике кодагый» дип аталган скетч күр­сәтеп, тамашачыларны көл­дереп алдылар.

Бәйрәм кичәсе эчтәлекле ши­гырьләр, моңлы жырлар, дәрт­ле биюләр белән үрелеп бар­ды. Әниләр бәйрәмен оештыруда катнашкан өчен бөтен ар­тистларыбызга, эшләрен кал­ды­рып бәйрәмгә килгән хөр­мәтле тамашачыларыбыз­га олы рәх­мәтебезне бел­дерә­без, дип язалар.

Н Усманово

 Мәдәният йор­­ты хезмәт­кәр­ләре Гөлнара АБДУЛ­ЛОВА һәм Гөлнур ВӘ­ЛИУЛ­ЛИНА.

Елховка районының Мул­ла авылы

Мәдәният йортында да Әниләр көненә багышланган бик матур һәм күңелле бәйрәм кон­церты узган.

«Тантананы сәламләү сүзе белән имам Ирек хәзрәт ачып җибәрде. Марина Ибраһимова һәм Кадрия Курмалиева чараны матур итеп алып бардылар. Артистлар бик шәп программа әзерләгәннәр иде. “Хыял” хоры, “Тамчы” бию коллективы, Рауза Үзбәкова, Кадрия Курмалиева, Галия Тимербулатова тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Чара азагында Сухие Аврали авылы башлыгы Ольга Митрошенкова, барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлап, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм ана бәхете теләде», — дип хәбәр итәләр.

Мулловка

Мәдәният йор­ты хезмәткәрләре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1400

Комментирование запрещено