Муфтий ознакомился с ходом съемок фильма «Ибн Фадлан» к 1100-летию принятия ислама / Мөфти Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына «Ибн Фадлан» фильмын төшерү барышы белән танышты

IMG_20211205_140123_443Мусульманский телеканал “Хозур ТВ” ДУМ РТ продолжает работу над созданием документально-художественного фильма «Ибн Фадлан» к 1100-летию принятия ислама в Волжской Булгарии.
С ходом съемок фильма в Международном выставочном центре “Казань-экспо” ознакомился сегодня муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин.

Здесь до 7 декабря снимается ключевая сцена кинокартины — момент, когда Ибн Фадлан зачитывает письмо халифа Алмыш хану и болгарам и в Волжской Булгарии как государственная религия официально принимается ислам. Для съемок этого эпизода используется одна из самых больших площадок, подготовленных для фильма, и  привлечено максимальное количество участников. Картина снимается с использованием исторических декораций и компьютерной графики.

Камиль хазрат дал высокую оценку работе «Хузур ТВ» и творческой команде создателей фильма, декорациям и костюмам, пообщался с авторами, продюсерами, историками. 

В настоящее проект реализации кинокартины находится на стадии  съемок массовых эпизодов. Для этого Издательским домом «Хузур» был объявлен кастинг среди желающих сняться в массовках. Так, для участия в эпизоде принятия ислама и читки письма  халифа было отобрано 71 мужчин и 24 женщин. 

Поскольку фильм исторический, создателями уделяется большое внимание сценическим костюмам и их художественному оформлению.

Съемки документально-художественного фильма, кроме Казани, пройдут также в Бухаре, Машхаде, Санкт-Петербурге, Атнинском районе Татарстана. В течение 2021 года различные сцены для фильма снимались в Астраханской области, а также в Атнинском районе и в павильонах Казани.

dumrt.ru

***

Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” мөселман телеканалы, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильм төшерүне дәвам итә. Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Казан-экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтүче чираттагы съемкалар барышы белән танышып кайтты.

Биредә 7 нче декабрьгә кадәр фильмның иң мөһим сәхнәсе — Идел Болгарстанында рәсми рәвештә дәүләт дине буларак Ислам динен кабул итү мизгелләре төшерелә. Моның өчен фильмга дип әзерләнгән иң зур мәйданчыкларның берсе файдалана һәм күпсанлы катнашучылар җәлеп ителде. Әлеге күренеш тарихи декорацияләр һәм компьютер графикасы кулланып төшерелә. 

Камил хәзрәт “Хозур ТВ” тарафыннан әзерләнүче фильмны төшерү барышы белән якыннан танышты, декорацияләр, тарихи сәхнә костюмнарына югары бәясен бирде, “Хозур ТВ” вәкилләре, фильмны төшерүче авторлар, продюсерлар, тарихчылар белән аралашты.

Фильм әлегә — хәзерге вакытта массакүләм төшерү этабында. Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты кинофильмның массакүләм күренешләрендә төшәргә теләүчеләр өчен кастинг игълан итеп, ислам дине кабул ителү һәм хәлифнең хатын уку күренешендә катнашу өчен 71 ир-ат, 24 хатын-кызны сайлап алды. Фильм тарихи булганлыктан, ул катнашучыларның һәрберсенә тарихи костюмнар әзерләнүе, сәнгатьчә эшләнешенә зур әһәмият бирелүе белән аерылып тора.

Документаль-нәфис фильмны төшерү Казаннан кала, Бохара, Мәшһәд, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Татарстанның Әтнә районында узачак. 

2021 ел дәвамында Әстерхан өлкәсендә, шулай ук Әтнә районында һәм Казан павильоннарында фильм өчен төрле күренешләр төшерелде.

dumrt.ru

Просмотров: 835

Комментирование запрещено