Шәһәр транспортына бәяләр арта

iПандемия аркасында шәһәр транспортында йөрүчеләр саны кимү сәбәпле, 2022 ел башыннан бәяләр күтәреләчәк, дип язылган шәһәр мэриясе сайтында эленгән карар проектында. Документта пасажирлар йөртүче оешмаларга биреләчәк субсидияләр турында сүз бара. Түрәләр исәпләп чыгарган саннарга караганда, чын билет бәясе 38 сумга төшә икән.

Әле октябрь аенда шәһәр администрациясе, шәһәр Думасы, профсоюзлар, хезмәт коллективлары җитәкчеләре катнашында үткән өчьяклы комиссия утырышында оптималь тарифлар эшләп чыгару  мәсьәләсе хәл ителгән булган.

- Коронавирус сәбәпле кер­телгән чикләүләр нәти­җәсендә пассажирлар агымы 28 процентка кимеде, — дип сөйләгән  өлкә транспорт департаменты җитәкчесе урынбасары Юрий Тапилин.

Бу керемнәрнең кимүенә һәм оешмаларның финанс ягын какшатуга китерде. Ә чыгымнар, киресенчә, артты, чөнки ягулык, майлау материаллары, электр энергиясе һәм запчасть  бәяләре бермә-бер күтәрелде. Моннан тыш, пассажир ташучы оешмалар хезмәткәрләрен мас­калар һәм дезинфекция препаратлары, һава чистарту аппаратлары белән тәэмин итеп торырга тиеш.

Акча булмагач, кадр­лар ягы да аксый. Кечкенә хез­мәт хакы аркасында хез­мәткәрләр башка эш эзләп китәргә мәҗбүр. Мисал өчен, трамвай-троллейбус парк­ларында водительләрнең — 37 һәм кондукторларның 47 проценты, “Самара Авто Газ”­да водительләрнең — 25, кон­дукторларның 35 проценты  җитешми.

Тарифларны күтәргән оч­ракта, кадрлар мәсьәләсе хәл ителмәсә дә, эшчеләрнең хезмәт хакын күтәрергә мөмкин булачак, дигән фикер белдерделәр җыелышта кат­нашучылар. Һәр икенче пас­сажирның льготаларга хокук­лы булуын да исәпкә алганда, транспорт предприятиеләре бик зур зыян күреп эшлиләр. Шушы шартларда билет бәяләрен күтәрмичә мөмкин түгел, дигән нәтиҗәгә килделәр өчьяклы комиссия утырышы әгъзалары.

Ә шушы көннәрдә шәһәр мэриясе сайтына әлеге карар проекты эленде. Анда шәһәр транспортында йөрү бәяләре күрсәтелгән. Шулай итеп, гражданнарга, банк картасы буен­ча түләгәндә, билет бәясе — 32 сумга, акча белән түләгән очракта — 35 сумга төшәчәк, дип языл­ган. Бу очракта индексация 10 проценттан бераз кимрәк була­чак.

Укучы балалар һәм студентлар өчен бер мәртәбә утырып бару билеты бәясе 16,6 һәм 17 сум булачак. Аена 20 һәм 40 мәртәбә утырып бару буенча уңай тарифлар сакланырга мөмкин — 330 һәм 660 сум. Укучылар өчен айлык  сезонка бәясе — 40 сумга (аена 640 сум), һәм студентлар өчен 50 сумга (аена 850 сум) күтәрелә. Башка гражданнарның сезонкалары 120 сумга кыйммәтләнәчәк.

Социаль карталар буенча йөрүчеләр өчен генә берни дә үзгәрми — шул ук 270 сумны түләп, аена 90 мәртәбә шәһәр транспортына утырып йөрергә мөмкин булачак.

Муниципаль транспорт оешмалары артыннан коммерция транспорты да бәяләрне күтәрәчәк, әлбәттә.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 806

Один комментарий