Тукай музеенда Казанның яшь рәссамнары күргәзмәсе узачак

news_3535116 декабрьдә 15 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Сүздән образга» дигән күргәзмә ачыла. Анда Казанның 7 нче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларының һәм укучыларның иҗаты тәкъдим ителәчәк. Эшләр Тукай, әсәрләре, татар әдәбияты һәм сәнгате буенча эшләнгән.

«Сүздән образга» – Тукай музееның һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәбенең беренче уртак проекты. Ул – Казанның иң яшь сәнгать мәктәбе. Анда Татарстанның традицион милли сәнгатен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Күргәзмәнең исеме-рәссам иҗатында рухи кыйммәтләрнең чагылышы символы.

Музейга килүчеләр төрле елларда иҗат ителгән 30га якын эшне күрәчәкләр. Сынлы сәнгатьнең төрле төрләре– керамикадан алып алтынлап тегүгә, станок композицияләреннән алып батикка, классик графикадан алып диджитал-артка кадәр тәгъдим ителәчәк.

Проект Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 135 — ел тулуга һәм Казанда шагыйрьнең әдәби музее ачылуга 35 ел тулуга багышлана.

Күргәзмә 16 февралгә кадәр дәвам итәчәк.. Күргәзмәгә музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча кереп була, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат үзәге. 

matbugat.ru

Просмотров: 784

Один комментарий

  1. Менэ сина мэ

    Тукай шурэленен кулын гына кысып калмаган узе белэн дэ алып киткэн эфэрин.