Хәзерге вакытта Татарстанда 173 милләт халкы яши.
Татарстанда милләтара татулык кебек мөһим юнәлеш буенча эш дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, «ТНВ» югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан — Яңа гасыр» хәрәкәте утырышында белдерде.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләре 2021 елны республикада Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итүне зур теләк белән кабул иткән. «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру өчен республика оештыру комитеты төзелде, 150 пункттан торган чаралар планы расланды», — диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин ел дәвамында республикада халыкара, бөтенроссия һәм республика чаралары үткәрелгәнлеген искәртте. Муниципалитетларда 6 меңнән артык чара үткәрелгән.
«Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы моның белән генә тәмамланмый, чөнки 2022нче ел Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, милләтара мөнәсәбәтләр даими һәм көндәлек эш таләп итә. Республикада бу юнәлештә эш дәвам итәчәк», — диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе хәзерге вакытта Татарстанда 173 милләт халкы яши, дип искәртте. «Зур һәм кече халыклар юк, тел, мәдәният, гореф-гадәтләргә бай халыклар бар. Һәм бу безнең республиканың гомуммилли сәясәтенә туры килә, ул Татарстан җитәкчелеге, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан үткәрелә. Безнең уртак йортыбызның Татарстандагы барлык халык өчен имин һәм уңайлы булуы мөһим», — диде ул.
Просмотров: 826