7 декабрьдә опера һәм балет театрында «Самара өлкәсенең ел хатын-кызы» өлкә иҗтимагый акциясендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Лауреатлар арасында милләттәшебез — Камышлы районының Иске Усман авылында туып-үскән, ә хәзерге вакытта Отрадныйның “Таркетт” идән өслекләре җитештерү предприятиесендә өлкән инженер-технолог булып эшләүче Гүзәл Даниял кызы ХАЙСАНОВА да бар иде.
Ул «Тармак белгече» номинациясе буенча лаурет дип танылды. 1997 елдан бирле уздырылып килгән әлеге иҗтимагый акциядә яшь белгеч, беренче тапкыр катнашып, бәхетен сынап карарга булган.
Гүзәл 2012 елда Самара дәүләт техник университетын тәмамлаганнан соң әлеге предприятиегә эшкә урнаша һәм өлкән инженер-технолог дәрәҗәсенә күтәрелә.
- Белгечлегем буенча мин химик-органик. Оешмага урнашу белән алдыма аналитик лаборатория оештыру максаты куйдылар, — дип искә ала әңгәмәдәшем. — Куелган бурычны лаеклы үтәдем. Хәзер безнең лабораториядә предприятие эшләп чыгарган продукциянең зарарлы матдәләр бүлеп чыгару-чыгармавы, Россия стандартларына туры килү-килмәве тикшерелә, сыйфатын яхшырту буенча тикшеренүләр уздырыла. Шул ук вакытта без продукциянең үзкыйммәтен киметү турында да онытырга тиеш түгел, — дип елмая Гүзәл.
Мәкаләбезнең герое Камышлы районының Иске Усман авылында, укытучы гаиләсендә туып-үскән. Әнисе Гөлшат Әзкаровна бүген дә әле мәктәптә эшли. Энесе Данир да техник-белгеч, Сочидагы халыкара компаниядә эшли.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 980