Хезмәт Герое хөрмәтенә

БезымянныйЯрославльдә «Исәнме, күр­ше» дип аталган татар мә­дәнияте көне узды. Чараны өлкә «Мирас» татар мәдәни үзәге һәм «Ак калфак» ха­тын-кызлар иҗтимагый оеш­масы оештырган иде. Бу ча­раны Куй­бышев өлкәсендә (Са­мара) туып-үскән Әхмәт Ибәтулла улы Әхмәровка ба­гыш­лаганнар. Ярты гасыр элек шин за­во­дының гади эш­чесе булып эшләгән Әхмәт Ибә­тул­ла улы Социалистик Хезмәт Ге­рое исеменә лаек булган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар кон­грессы матбугат хезмәте.

Бөтендөнья татар конгрес­сы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ярославль өл­кәсенә эшлекле сәфәр кысаларында, Социалистик Хез­мәт Герое Әхмәт Ибәтулла улы Әхмәровның истәлегенә ку­елган мемориаль тактага чә­чәкләр китерде.

Әхмәт Ибәтулла улы Әх­мәров 1920 елда Сама­ра өл­кә­сенең Ставрополь районында туа. 1932 елда Әх­мә­ровлар гаиләсе Ярос­лавльгә күчеп китә. Әхмәт Әхмәров Бөек Ватан сугышы фронтында 1943 елның августыннан башлап хезмәт итә һәм бөтен хәрби юлын 13нче гвардия һава десан­ты ордены сафларында уза. Разведка бүлеге команди­ры вазыйфасында Киевны азат итүдә катнаша, Венгриядә, Чехо­словакиядә, соңрак Манч­журиядә көрәшә, орденнар бе­лән бүләкләнә.

Сугыштан соң, 1946 елның декабрендә, Ярославль шәһә­ренең шина җитештерү заводында эшли, автомобиль покрышкалары җыя. Әх­мәт Ибәтулла улы Әхмәров Социалистик Хезмәт Герое исеменә, Ленин орденына лаек була һәм «Серп и Молот» алтын медале белән бүләкләнә.

Әхмәт Әхмәров эшче корреспондентлар мәктәбен тә­мамлый, аның мәкаләләре «Правда», «Советская Россия», «Труд», «Северный рабочий» газеталарында басылып чыга. Өч ел дәвамында Әхмәт Ибәтулла улы Ярославль өл­кәсе халык депутатлары Советы әгъзасы булып тора. Ул 1978 елның 25 августында вафат була. 2010 елның июлендә Ярославль шәһәренең Свердлов урамындагы Герой яшәгән йорт диварында мемориаль такта ачыла.

(“Татар-информ”)

«Бердәмлек».

Просмотров: 749

Комментирование запрещено