Данир Сабиров белән Азалия Зиннәт атказанган исеменә лаек булды

news_35465Кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз хезмәтендә зур уңышларга ирешкән республика халкына дәүләт бүләкләре тапшырды. Татар эстрадасының ике җырчысына «Татарстанның атказанган артисты» исеме дә бирелде.

«Матбугат.ру» хәбәр итүенчә, мактаулы исемнәргә Данир Сабиров һәм Азалия Зиннәт лаек булган.  

Президент аларны Татарстанның атказанган артисты исеме алулары белән тәбрикләде. 

matbugat.ru

Просмотров: 712

Комментирование запрещено