Газиз милләттәшләр, кадерле дуслар!
Сезне Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» медиа-проектлары һәм шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән чын күңелдән тәбриклим.
Узып баручы елдагы вакыйгалар арасында, әлбәттә, милләттәшләребезне сөендергәннәре дә, көендергәннәре дә булды. Кызганычка, коронавирус пандемиясеннән зыян күргәннәр дә бар. Үтүче ел зур югалтулар да алып килде. Әлеге афәт сәбәпле милли оешмаларыбыз да бик күп кенә эшләрен һәм хыялларын гамәлгә ашыра алмыйча калдылар. Иң мөһиме — төрле сынауларны сабырлык hәм түземлек белән лаеклы узарга тырыштык. Киләсе елда милләтебез алдында торган зур бурычларны, татарларны берләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләребезне, изге ниятләребезне тормышка ашыра алырбыз, дип өметләнеп калам.
Безнең күңел могҗизаларга омытлысын! Һәркем, һичшиксез, яше, һөнәре, җенесе нинди булуга карамастан, могҗизага ышана! Яңа елга өметләр багълый. Шулай булырга тиеш тә! Яңа елда сезгә сәламәт оптимизм һәм яхшыга ышаныч телим! Әйдәгез, тормыш ситуацияләре нинди генә сынаулар китерсә дә, яхшылыкка һәм иртәгесе көнгә өмет итик!
2022-нче пандемиядән арыну, иминлек һәм бәрәкәт елы булсын! Яңа елда барчабызга саулык-сәламәтлек, түземлек-сабырлык, армый-талмый эшләргә насыйп итсен! Һәр татар кешесенә яңа ел шатлык-сөенечләр алып килсен. Рухыбыз нык, өстәлләребез мул, көннәребез имин булсын!
И.Г.ШӘКҮРОВ,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, “Самар татарлары” дип аталган журналны һәм samtatnews.ru мәгълүмат медиа-порталын оештыручы.
Просмотров: 669