Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Сез олы йөрәкле кеше, киләчәктә дә шундый изге һәм киң күңелле булып калыгыз. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыгызның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүегезне телим. Таһир ага белән тигезлектә, шатлыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның, оныкчыкларыгызның игелеген күреп, әле тагын күп еллар яшәргә насыйп булсын.
Ильяс Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.