Алмалыны оныта алмыйм

БезымянныйМиңа 1948 — 1951 елларда Тупли авылында укырга туры килде. Алмалы авылында бертуган апамда торып укыдым. Бик авыр еллар иде. Шул вакытларны искә алып, Алмалы авылы турында шигырь яздым. Самарада алмалылар шактый яши. Әгәр бу шигырем басылып чыкса, алар укып, үзләренең юкка чыккан авылларын искә алырлар иде.

 Туплидан Алмалыга барганда
Үргә менә торган юл белән,
Еракта Алмалы күренгәч тә, 
Күңелем тула сөенү, шатлык белән.
 

Алмалы — ул кечкенә авыл,
Шундый ятты күңелемә,
Апам белән очрашу да
Һич тә чыкмый хәтеремнән.
 
Алмалыда яши башлагач,
Дуслар таптым үземә,
Туплига барып йөрергә
Күңелле бергә-бергә.
 
Туплида укыган чаклар
Бер дә чыкмас исемнән,
Иртүк җыенып китә идек,
Соңгармаска дәрескә.
 
Апам көн дә иртүк торып
Өстәлләр кора иде,
Беркайчан да туры бәреп,
Авырсыну сиздермәде.
 
Тормышлар авыр булса да,
Алмалылар дус яшәде,
Яшьләр бер өйгә җыелып,
Күңел ачалар иде.
 
Гармунчылар уйнаганга,
Кызлар матур җырлыйлар,
Шушы күңелле кичләре
Һич күңелдән чыкмыйлар.
 
Олылар да тик тормады,
Кунакка йөрештеләр,
Төннәр буе җырлап-биеп,
Шулай гомер иттеләр.
 
Хәзер инде Алмалы юк,
Халкы да юк — таралды.
Аның урынын, куе булып,
Өрәңге агачы басты. 

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 847

Комментирование запрещено