Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җыры дүртенче баскычта урын алган.
«Spotify» музыка сервисы Хания Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын КФУ студентларының яраткан җырлары исемлегендә беренче урынга чыгарган.
«Spotify» сервисы студентларның яраткан җырларына нигезләнеп дөньядагы төрле вузлар буенча плейлистлар төзегән. Анда Казан федераль университетының да җырлар исемлеге бар. Музыкаль рейтингка студентларның «Spotify» аша иң күп тыңлаган җырлары кергән. Беренче урынга Хания Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җыры менгән.
Икенче урында — «Сёстры» төркеменең «Огни» җыры, өченчедә — Джараховның «Когда мы одни» җыры булган. Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җырын да студентлар яратып тыңлый икән. Ул дүртенче баскычта урын алган.
«Spotify» — Швециянең музыкаль сервисы. Аннан 120 илдә диярлек, шул исәптән Россиядә файдалана алалар. Аның каталогында төрле халыкларның 50 миллионнан артык җыры тупланган.
Просмотров: 570