Артыннан баручылар бар…

ФархадСамара татарларының иҗ­тимагый оешмаларында ак­тив эшләгән, соңгы елларда “Туган тел” һәм өлкә татар автономиясе директоры була­рак хезмәт иткән Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтовка 22 мартта 50 яшь тулган булыр иде.

50 яшь ул тормышның иң гүзәл чагы – Самара татар җәмәгатьчелеге, Татарстан иҗ­тимагый оешмалары тарафыннан танылган, өй салган, агач утырткан, өч бала үстергән, аек акыллы ата буларак хөрмәт казанган ага булып җитешкән булыр иде инде ул. Ләкин булмады. Ул 2019 елның 26 маенда, изге кешеләр генә Ходай каршына барып баса торган Рамазан аенда, йөрәк өянәгеннән вафат булды…

Үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында, Куйбышевта “Туган тел” җәмгыятен оештырып йөргән кешеләр Фәрхәд исемле яшүсмерне белә башлаганда, ул әле мәктәптә укып йө­ри иде. Татарстанның Аксубай районы, Ибрай авылында туган әтисе Сабирҗан Хафиз улы һәм әнисе Миңлегөл Хәсәнҗан кызы Мәхмүтовлар Куйбышев өлкәсенең Красный Яр районындагы Ялтай авылына күчеп киткәннәр. Шушы авыл мәктәбендә укып чыккан балада милли җанлылык шулхәтле көчле булган ки, ул хәтта унынчы сыйныфта укыганда әле оештырылып та бетмәгән “Туган тел” оешмасы утырышларына килеп йөргән. Соңрак, ар­миядә хезмәт итүенең икенче елында ункөнлек ялга кайткач, өлкә Сабан туен уздыруда һәм алып баруда катнашкан.

Казан университетының та­тар тарихы, филологиясе һәм шәрыкъ телләре бүлеген тә­мамлап кайткач,  Фәрхәд “Туган тел” оешмасы каршында яшь­ләр бүлеге оештырып җи­бәрә.

Ул вакытта оешма бик көчле иде. Аның тирәсендә тупланган студентлар берсеннән-берсе кызыклы шигърият, җыр-бию кичәләре, Яңа ел, 8 Март, 9 Май кебек бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга карата тематик чаралар, “Яшь зыялылар клубы” утырышлары оештыралар, Сабантуйла­рына балалар һәм яшьләр мәй­данчыклары, яшьләр өчен татар дискотекалары уздыралар иде. Нәкъ Фәрхәд Самара яшьләрен Татарстанның яшь­ләр лагерьлары белән таныштырды. Нәтиҗәдә, ничәмә буын балалары Казанның кадерле кичләре, Болгар музей-тыюлыгы, Габдулла Тукайның туган авылы Кырлай белән танышып, гомерлеккә татарлык, милләтпәрвәрлек чире белән авырдылар, үзләре олыгайгач, балаларын да татар мәктәбенә укырга алып килделәр, татар лагерьларына җибәреп, татарлык хисләре тәрбияләделәр.

Фәрхәд туксанынчы еллар ахырында “Бердәмлек” һәм “Азан” газеталарында да эш­ләп, матур-матур мәкаләләре белән газета укучыларын куандырып торган иде. Без аны үзебезнең коллегабыз, фикер­дәшебез дип беләбез.

Фәрхәдебез олыгая алмыйча калды, бугай. “Яктылык” татар мәктәбендә, Самара педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшләгән Альбина Мамедалиевага өйләнгәч тә, өч баласы тугач та, ул әле һаман Самара татар яшьләре оешмасын җитәкли иде. Беренче кызы Фәрзанәнең музыкага хирыслыгы билгеле булгач, гаилә ансамбле буларак, ТНВ телевидениесе тапшыруларында, конкурс-викториналарда еш катнаштылар. Ә 2008 ел­да Киров мәйданында урнаш­кан Литвинов исемендәге мә­дә­ният сараенда үткән “Самара — күпмилләтле гаилә” кон­курс-фестивалендә Мәх­мү­тов­лар гаи­ләләренең дүрт буын шә­җә­рәсен тәкъдим иткәннәр иде. 

Фәрхәд соңгы көннәренә кадәр шәһәр генә түгел, татар районнары белән дә тыгыз элемтәдә эшләде.

Фәрхәд Сабирҗан улы — “Туган тел” татар җәмгыятенең, ә биш ел элек өлкә милли-мә­дәни автономиясенең дә башкарма директоры булып эш­ли башлагач, аның вазифалары тагын да күбәйде. Ләкин беркайчан да аңардан зарлану сүзләре ишеткәнебез булма­ды. Киресенчә, ул милләтебезне тор­гызу эшенә тагын да гайрәт­ләнебрәк алынды. Урыслаша башлаган кешеләрнең рус те­лендә сөйләшүен, башка мил­ләт кешеләре белән гаилә коруларын, балаларга ана телен өйрәтмәүләрен бик авыр ки­черә иде. Һәрвакыт бу турыда кистереп, үпкәләтерлек итеп әйтеп куярга да ике уйлап тормый иде. Яшь, көчле рухлы, җил кебек җитез, уңган егет иде ул.

Фәрхәднең туган көненә ба­гышланган язма искә алу хи­кәясенә әверелде бугай. Чөнки аның үлеме һәр татар йөрәгендә әле дә сыкрап тора. Урының оҗмахта булсын, Фәрхәд. Синең урынга хәләл җефетең Альбина, кызың Фәрзанә килделәр. Альбина “Ялкынлы яшьлек” ансамблен җитәкләде, кызың “Туган тел” оешмасының яшьләр бүлеген алып бара, Самат белән Таһир да буйга җитеп киләләр, алар да синең кебек җәмәгать эшлеклеләре булырлар, дип көтәбез. Син тормышта якты эз сызып калдырдың һәм бу юлдан баручыларың бар. Юбилеең белән, Фәрхәд!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Шамил ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Өлкәбезнең татар хәрәкәте өчен матәм көне бүген…

 

Просмотров: 1213

3 комментариев

  1. Фархад абый хем Альбина апа безнен туйны бик шэп кунелле итерэп алып бардылар. Шушы хабяр бик каты безне тэтряндердэ. Бик якшы кеше! Урны жэнняттэ булсын

  2. Искиткеч кеше Иде, Фэрхэд абый! Урыны ожмахта булсын

  3. Бик кызганыч арабыздан купмезур зур шэхеслэрне югалттык Аллахнын рэхмэтендэ булсыннар АМИН