25 майда Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчет янында бик күп халык җыелган иде.
Бәлки Төркиянең генераль консулы Исмәт Эрикан килүе турында ишеткәннәрдер? Хәер, гади шәһәр кешесенә диңгез артыннан килгән кунакның әллә ни зур кызыгы юктыр. Аны күрер өчен генә теңкәләребезне корытып бетергән бөкеләрдә утырырга кем дә теләми. Ләкин күпләп җыелган халык арасында мөфти Талип хәзрәт Яруллинның, шәһәр районы депутатлары һәм хәтта башлыгы да булуы ниндидер рәсми чара көтелүенә ишарәли кебек.
Караштырып йөри торгач, эшнең нәрсәдә булуы ачыкланды. Бу халык Тарихи мәчет янында “Оч.вкусно” сәүдә маркасы астында ачылачак кибетне күрергә килгән икән. Дөрес, бу көнне Төркиянең генераль консулы да Тарихи мәчеткә килеп киткән, бәйрәмчә бизәлгән кибетне кереп караган, мөфти белән бергәләшеп чәй дә эчеп утырган һәм хуҗаларга Төркиянең хәләл товар җитештерүчеләрен дә тәкъдим иткән.
Башлангыч дип әйттем дә, уйга талдым. Бу бит Гомәровларның кул белән эшләнгән хәләл ярымфабрикатлар сату буенча бишенче шәхси кибете ачыла! Нәрсә әйтәсең инде? Эш башлап җибәрүенә бер ел да юк, ә инде бишенче кибете өчен үтемле урында бина сатып алынган, чит ил җиһазлары кайтарылган, яңа суйган хәләл ит китереп сатучылар да табылган, җитештерүчәнлек тә көйләнгән һәм аны туктаусыз сату өчен шартлар булдырылган, хезмәткәрләре дә бер дигән… Болар барысы да бөтен гаилә ярдәме, тормыш иптәше Ренатның тырышлыгы, Гелиянең үҗәтлеге белән булдырылган, әлбәттә. Ул гына да түгел! Иң мөһиме – җитештерелгән продукция турында бөтен шәһәргә дә ишеттергәннәр һәм хәләл ризык базарында лаеклы урыннарын алып өлгергәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бизнесларының кинәт үсеп китүе пандемия чорына, күп эшкуарлар сату базарыннан киткән вакытка туры килгән!
- Гелия бик тәмле пешерә. Бу аның төп мавыгуы, — дип сөйли гаилә бизнесы турында Ренат Гомәров. — Бервакыт хатынымның дусты, кунакларын тәмле һәм файдалы ризыклар белән сыйларга теләп, кибетләргә чыгып киткән, ләкин үзе теләгән ашамлыкларны таба алмаган. Хатынымның тәмле пешерүен белә иде инде ул. Яхшысынмыйча гына Гелиягә мөрәҗәгать итте һәм, нәтиҗәдә, бик матур мәҗлес үткәрде. Шуннан соң без шәһәребездә сыйфатлы ярымфабрикатлар ясап сату турында уйлана башладык та инде. Күп тә үтмәде, үткән елның 30 гыйнваренда 5нче Просекада җитештерү цехы һәм беренче кибетебезне ачып җибәрдек. Хәләл товар базарында Гелиянең пилмән-мантылары сатылмас дип бер генә дә уйламадым, чөнки мин аларны үз ашказаным аша үткәреп, сыйфат экспертизасын даими ясап торам, — дип шаяра Ренат.
Бүген Гомәровлар предприятиесе 150 төрле тәмле һәм сыйфатлы хәләл ярымфабрикатлар сата. Исемлектә төрледән-төрле эчлек салып ясалган коймаклар, варениклар, төрле хәләл ит кушып ясалган кәтлитләр, зразы, манты, пилмән, һәм башка төрле тәмләшкәләр. Хәләл стандарты буенча эшләнгән ризык мөселманнарның гына түгел, башка дин кешеләренең дә тамагына бик тә яхшы үткәнлектән, даими сатып алучылары да байтак.
Ярымфабрикатлар эш белән әвәрә килгән хатын-кызларның вакытын саклый, гаиләне тәмле һәм файдалы итеп тукландырырга мөмкинлек бирә. Без нәрсә ашыйбыз, шуңардан торабыз, дип юкка гына әйтмиләр бит. Безнең ризык кибет киштәләрендәге чүп-чар түгел инде, — ди Ренат.
- Аллаһыга тапшырып суелган хәләл иттән бисмилла әйтеп ясалган ризыкны ашаган кешенең сәламәтлеге дә сынатмый, кәефе дә шәп була, — дип сөйләде кибет ачу тантанасында мөфти Талип хәзрәт Яруллин. — Хәләл ризык ашау — ул бит ритуал гына түгел, чисталык та. Күпләр хәләл ризыкны чиста булуы өчен сатып ала. Сыйфатлы, мөселман кабиләсенә билгеләнгән ризыкны ашаган кешенең рухы тазара, Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын ярлыкар. “Оч.вкусно” сәүдә маркасы астында эшләп чыгарылган ризыкларны ашаган кеше оттырмас.
- Җитештерү биналары үзебезнең милектә. Без ясаган ремонт Европа хастаханәләрендәгедән дә калышмый. Тулы цикллы механизация булуга карамастан, ярымфабрикатлар кулдан эшләнә. Чөнки бизнесыбызның акценты – кул җылысы белән эшләнгән ризык сату.
Без ярымфабрикатлар ясау өчен ике цех булдырдык, хәләл ризык җитештерү буенча тиешле сертификатлар һәм таныклыкларны әледән-әле яңартып торабыз. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: тикшерүчеләр хәләл стандартларга катгый нормалар кулланалар. Шулай да Сертификация үзәге һәм региональ Диния нәзарәте аттестацияләрен уза алдык, “Оч.вкусно” сәүдә маркасын рәсмиләштердек, патент алуга ирештек.
Безнең гаилә бизнесында ирем – коммерция директоры, улларым Марат белән Әмир дә безнең белән — олысы үсеш директоры, кечесе производствога тартыла, ризык әзерләргә ярата.
Баштан ук үзебез җитештергән ашамлыкларны үзебез сатарга сүз куешкан идек. Сүзебездән чыкмыйбыз: продукциябезне сату өчен башка кибетләргә бирмибез, сораучылар булса да, франшизаны да сатарга җыенмыйбыз, — дип сөйли Гелия ханым. — Безнең оборудование тамгаланган, ризыкларыбызда тоз һәм борычтан гайре бернинди тәмләткечләр дә юк.
Эшебезне башлаганда төрле технологларны дәшеп карадык. Бәясен төшерү өчен алар безнең хәләл ашамлыкларны ничек кенә бозмадылар! Ләкин без сыйфат юлын сайладык. Бәясе, башка маркалар белән чагыштырганда, бераз югарырак булса да, ихтыяҗ зур, шундук алып бетерәләр. Эшебез киләчәктә дә уңышлы булса, быел хәләл кафе ачарга да теләгебез бар, — дип планнары белән уртаклаша Гелия Гомәрова. — Хәләл стандартларны төгәл үтәү җитештерүчеләр өстенә зур җаваплылык йөкли, башка катлаулы моментлары да бар. Иң мөһиме – производствоны сыйфатлы һәм тикшерелгән чимал белән тәэмин итү. Самара өлкәсендә хәләл сыер, сарык, күркә, тавык ите бик аз күләмдә сатыла. Бу хәлдән чыгу юлларын эзлибез һәм табабыз.
- Бу хәтле катлаулы булгач, бәлки гади производство гына ачып җибәрергә кирәк булгандыр? – дип төпченәм хуҗалардан. – Проблемалары да азрак, эше дә җиңелрәк, керемлерәктер дә әле?
- Бәлки керемлерәктер дә. Ләкин безнең өчен түгел. Иремнең дә, минем дә гаиләдә хәләл ризык ашап үстек, башканы белмибез, — дип сөйли Гелия. — Аннары, тәмле ризыкларыбызны мөселманнар гына түгел, башка милләт кешеләре дә бик яратып ашыйлар бит. Үткән елда 15 тонна хәләл ризык җитештерүгә ирештек. Әлбәттә, товар билгесе дә, сертификат һәм атрибутика да күп чыгымнар таләп итә. Шулай да без үзебезнең регионда хәләл бизнесны алга сөрәбез, перспективасы булуына ышанабыз. Хәләл ризыкны сатып алучылар бар һәм аларның саны арта гына бара.
Күптән түгел Казанда үткән “Хәләл саммит-2022” чарасында катнашырга насыйп булды. Күп акыллы кешеләр белән аралашканнан соң шуны аңладык – хак юнәлешне сайлаганбыз, хәләл ризыклар елдан-ел ашамлыклар базарын яулый бара.
Гаилә бизнесы гына булганлыктан, үсеш без теләгән тизлектә бармый. Аның каравы, сыйфат белән алдырабыз һәм, дөресен генә әйткәндә, үз эшебездән канәгатьбез, — дип тәмамлады сүзен Гелия ханым.
“ИП Гумеров А.Я.” предприятиесе Советлар Союзында үрнәк булып саналыр иде. Биредә эшләүчеләргә бөтен шартлар да булдырылган: лаеклы хезмәт хакы, чиста-пөхтә кием алмаштыру, юыну бүлмәләре, намаз уку бүлмәсе, җайлы аш бүлмәсе, андый-мондый хәл була калса – хәйрия ярдәме, һәм башка уңайлыклар аларның авыр эш көннәрен бизи.
- Безнең коллективта мөнәсәбәтләр гаиләдәге кебек. Күбесенчә туганнар һәм таныш-белешләр эшли, җаваплылык та шуннан килә. Эш шартлары бик тә яхшы булуына карамастан, яшь кадрларга кытлык кичерәбез. Профильле яшь белгечләр килсә, бик теләп эшкә алыр идек, — диләр Гомәровлар.
Алар кеше вакыты кадерен дә бик яхшы беләләр. Заман маркетингына да яраклашып өлгергәннәр — ашамлыкларны өйгә китереп бирә алалар. Моның өчен och-vkusno.ru сайтына керергә һәм ошаган ярымфабрикатларга заказ бирергә генә кирәк. Була бит шулай, көтмәгәндә генә кунаклар килеп төшә, яисә эштән арып кайтасың да кыл селкетерлек тә көчең калмаган була. Ә инде биш кибетнең берсенә барып алырга уңайрак икән, һәркемне дә елмаеп каршы алачаклар. Нинди генә ысул сайласагыз да, бик тәмле һәм әле генә табадан төшкән ризык ашаячаксыз.
Данияр СӘЙФиЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 883