Безнең Галимҗан Хөсәенов

Галимзян Хусаинов27 июньдә танылган футболчы, Куйбышевның “Динамо”,  “Крылья Советов” футбол клубларында канат чыгарып, Мәс­кәүнең “Спартак” клубында ныгыган, данлы карьерасыннан соң балалар тренеры булып эшләгән Галимҗан Хөсәеновның тууына 85 ел тула. Аста тәкъдим ителгән мәкалә газетабызда 5 ел элек, тууына 80 яшь тулган көнне басылып чыккан иде. Бу юбилеенда да, бераз гына үзгәртеп, Татарстан һәм Самара татарлары жур­налисты Минвагыйз абый Зәйнетдиновның язмасын тәкъдим итәбез.

Хәтерне яңартырга, үткәнне искә төшерергә сәбәп булды бу сәфәрем. Җәй башында эш белән Самарага баргач, өлкә радиосыннан бер хәбәр колакка керде. Шәһәр үзәгендәге «Самара-Космос» музеенда 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына һәм «Крылья Советов» клубының 75 еллыгына багышланган күр­гәзмә ачылуы турында иде ул. Шунда кылт итеп данлы якташыбыз Галимҗан Хөсәенов ис­кә төште бит. Кечерәк буйлы, чандыр гәүдәле һәм җиңел сөякле егетебезнең ил стадионнарында ут уйнатуын, көн­дәшләре капкасына һич көт­мә­гән тарафтан туп кертүен бик күпләр хәтерлидер әле.

Татарстанның Нурлат районы, Яңа Иглай авылында туган Галимҗанның шактый гомере Куйбышев (Самара) шәһәрендә үткән. Бала, яшүсмер чакта ук күңеле футболга тартыла аның, башта яшүсмерләрнең «Динамо», аннан «Крылья Советов» командаларында уйный. Галимҗанның җитезлегенә һәм осталыгына бик күпләрнең исе китә, аны илнең төрле командалары үзләренә кодалый башлый. Ул Мәскәүнең «Спартак» клубын сайлый. Шунда аның бөтен таланты ачыла – команда составында ике тапкыр СССР чемпионы, өч тапкыр СССР Кубогына, бер мәртәбә Европа Кубогының көмеш призына ия була. Дөньякүләм уеннарда да катнаша. «СССРның атказанган спорт мастеры» дигән мактаулы исем дә ала якташыбыз. Ул сигез тапкыр СССРның иң яхшы футболчылары исемлегенә дә кертелә. Шулай ук «Спартак»ның ул вакыттагы җитәкчесе Николай Петрович Старостинның фут­болчы-һөҗүмче, соңрак яшь­ләрне тәр­бия­ләүче тренер Га­лимҗан Хөсәенов турында «Кечкенә булса да, эче тулы төш кенә» («Мал золотник, да дорог») дип рас әйткән мәгънәле сүз­ләре дә истә әле. Без, якташлары, Галимҗан бе­лән чиксез горурланабыз, аны онытмыйбыз. «Рубин»да да, «Крылья Советов»та да шун­дый һө­җүмчеләр күбрәк бул­сын иде.

Яңа Иглайның Төбәкне өйрәнү музеенда аңа багышланган поч­мак-экспозиция бар. Анда футболчының фото­рә­семнәре, шәхси әйберләре куелган. Ә Нурлатның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәк­тәбе Галимҗан Хөсәенов исемен йөртә, районда аның истәлегенә ярышлар үткәрелә.Самарада да аны үз кешесе итеп саныйлар. (Дөрес, өл­кәдә туып-үскән Равил Аряпов, Илдар Шабаев кебек «Крылья Советов»тан чыккан танылган татар футболчылар да бар). Мин бу калада, Галимҗан Хөсәенов эзләреннән йөргәндә, моңа чынлап ышандым. Әлеге күргәзмәдә дә, «Крылья Советов» клубы базасында да миңа ихластан якташыбыз турында белгәннәрен җылы итеп сөйләделәр, материаллар белән таныштырдылар. Ә би­редә яшәүче татарларыбыз аны онытмыйлар да онытмыйлар инде. «Бердәмлек» өлкә татар газетасы уртак горурлыгыбыз турында әледән-әле язып тора. Дөнья чемпионаты алдыннан «Самара Арена» стадионында якташыбызның бюс­ты куелган, ә ул 1938 — 1959 елларда Ленинградская урамы, 73 адресы буенча яшәгән өй диварына  2014 елда ук мемориаль такта эленгән икән. Мәшһүр футболчылар аллеясыннан үт­кәндә һәр кеше Галимҗан Хө­сәенов бюст-һәйкәленә дә чә­чәкләр салыр, аны кабат искә алыр, хатирәләрен яңартыр, дип уйлыйм.

«Бердәмлек».

Просмотров: 873

Комментирование запрещено