Җир җиләге ап-ак чәчәктә, Сабан туе узды Ярмәктә

DSCF5812Менә тагын Сабан туйлары җитте! Күптән көтеп алынган ямьле мизгелләргә коронавирус дигән афәт тә, айлар буе коеп яуган яң­гыр­лар да киртә була алмый икән, илләребез — тыныч, мәй­дан­на­рыбыз киң генә булсын!

Милли бәйрәмебездә хез­мәт кешесенең буыннан-буынга күчеп килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабан туе — бик борынгы бәйрәм булса да, ямьле язларда һәрвакыт яшәрә: яңа гына тормышка аяк басучы яшьләр яңа гореф-гадәтләр тудыра, яңа җыр-биюләр өстәлә, яңа спорт төрләре мәйданга чыга.  Сабан туе олысын-кечесен, ерак юлны якын итеп кайткан туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәй­данга җыя торган күркәм бәй­рәм ул. Шуңа күрә без аны яңа күлмәкләр тегеп, сөлге-яу­лыклар җыеп, мул өстәлләр корып, сагынып көтеп алабыз.

Заманалар үзгәрсә дә, ата-бабаларыбыздан килгән го­реф-гадәтләргә тугры калып, яр­мәклеләр яз башыннан ук йорт-җирләрен җыештырып, урам­нарны себереп, тәрәзә кап­качларын буяп-матурлап куй­дылар. Сабан туена бер атна калып барганда авыл яшьләре йорттан йортка йөреп, уен-көлке, җыр-бию белән сөл­геләр, бүләкләр җыю йоласын оештырдылар. Һәр өй алдында туктап, хуҗалар чыга­рып биргән күчтәнәчләргә рәх­мәтләр әйтеп, түгәрәк уенга чакырып йөрделәр. Әлеге онытылып бара торган тамаша күңелләребезгә бигрәк тә хуш килде. Җир шары буйлап таралган коронавирус аркасында авыл халкы күрешү-очрашуларга сусаган, аралашулар сирәгәйгән иде бит инде.

12 июнь көнне Ярмәк җир­легендә үткән Са­бан туе һәр елдагыдан да күркәмрәк башланып китте. Табигать тә быел үзенең 285нче туган көнен бәйрәм итүче Иске Ярмәк авылы өстенә кояш нурларын мулрак сибә иде кебек. Ләкин табигать, май һәм июнь яңгырлары белән куандырса да, бу көнне җылы көткән иген­нәрне җылыта алмады.

Менә инде 10 ел дәвамында Ярмәк Сабан туе “Кашлак” дип аталган урында, юл өстендә үтә. Тантаналы өлеше “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле әзерләгән “Сабан туе” күренеше белән башланып кит­те. Гадәттә, олы бер чараны башлау алдыннан аксакаллар белән киңәшү гадәте яши. Быелгы Сабан туе да Кләүле, Исаклы, Камышлы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк мә­чете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең хәер-фатихасы, тәкъбир бе­лән ачылып китте. Хәзрәт, авы­лы­бызның юбилее уңаеннан, та­рихыбызга кагылышлы мәгъ­лүматлар белән таныш­тырды. Иске Ярмәк быел түгә­рәк даталарга бай: авылга нигез салынуга — 285 ел, яңа мәчет төзелүгә — 30 ел, язучы Зыя Ярмәкинең тууына — 135 ел, гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең тууына 110 ел тула. 

Сабан туе белән котлап, хәзрәт бәрәкәтле тормышлар, саулык-сәламәтлек, балалар са­ны күп булып, авылыбыз гөр­ләп торсын иде дип, изге те­ләкләрен җиткерде.

Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов Сабан туе бәйрәмен ачык дип белдергәч, авылдашларны һәм килгән кунакларны Россия көне, Иске Ярмәк авылының 285 еллыгы, Сабан туе бәйрәме белән котлады.

- Хөрмәтле авылдашлар, кайткан кунаклар! Барыбызга да иминлектә, исәнлектә яшәргә язсын, чәчкән ашлыкларыбыз, утырткан бакчаларыбыз мул уңыш белән куандырсын, ел саен шулай очрашып то­рырга насыйп булсын, — дигән теләкләрен ирештерде.

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов та, Ярмәк җирлегендә яшәүчеләрне һәм кайткан кунакларны Сабан туе бәйрәме, авылның 285 еллыгы белән котлап, авыл администрациясе исеменнән 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

- Сабан туе, беренче чиратта, милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Бүгенге мәй­данны гына алыйк: районыбыз­да бердәм, тату яшәүче татар гына түгел, башка милләт вә­килләре дә җы­елган, чәчү эш­ләре тәмам­лану уңаеннан уй­ныйлар, бии­ләр, лаеклы ял итә­ләр. Авылда хезмәт батырла­ры­быз, алдынгыларыбыз, горурланырлык шәхесләребез бай­так. Бәйрәм белән сезне хөр­­мәтле ярмәклеләр, алдагы көн­нәрдә дә районыбыз үсеше өчен хезмәт куеп яшәргә  язсын, — диде Рафаэль Камилович.

Камышлы муниципаль район башлыгы Рафаэль Баһа­ут­динов, мәйданга Ярмәк җир­легенең хезмәт алдынгыларын, мәдәният, спорт, мәгариф вәкилләре һәм башка тармак уңганнарын чакырып, Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында Гөлисә Бәдретдинова, Салават Җәләев, Равилә Әх­сәнова, Рамилә Шамкаева, На­ил Галимуллин һәм башкалар.

“Җирле үзидарәнең Мактаулы гражданины” исемен ис­ке­ярмәкле Дамил Хә­сән­шин­га, Әлфия Баһаутдиновага һәм Мәсгудә Габидуллинага, яңа­ярмәкле Рузалия Гафу­ро­вага, чулпанлы Равил Әбү­нә­гыймовка бирделәр. Рафаэль Камил улы тантаналы төстә күк­рәкләренә Мактау билгесе һәм тасмалар такты.

Ярмәк  җирлеге администрациясе Мактау грамота­ла­ры белән Гали Каюмов, Малик Мөхәммәтҗанов, Ай­гөл Га­ли­муллина, Гөлнара Вә­ли­това, Рәхимҗан Абдуллин, Расих Га­бидуллин, Рамил Кә­ри­мов, Әлфира Кәлимуллина бү­ләк­лән­деләр, ә Рәхмәт хатлары Гамил Мөхәммәтҗановка, Галия Вәлиәхмәтовага, Кадрия Ситдыйковага, Әсхәт Жуматдиновка бирелде.

Губерна Думасы депутат­лары Владимир Субботин һәм Виктор Кузнецов исе­мен­нән Рәхмәт хатлары Алсу Әх­мәтовага, Нә­гыйм Гыйбадул­линга, Мәс­хүт Рәхимовка, Фә­ридә Шә­рә­фет­диновага һәм Эдуард Зәй­нул­линга тапшырылды.

“Туган тел” өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шә­күров исеменнән оешма әгъ­засы Фәһим Йосыпов, авыл­ның мәдәният тормышында актив катнашкан Гөлсинур Гафурова, Алсу Сафиуллина, Зәм­зә­мия Вафина, Наилә Ганиева, Әнисә Әскәрова ис­тәлекле бү­ләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Иске Ярмәк мәчете төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан дин юлында күр­сәткән хезмәтләре өчен бер төр­кем диндәшләренә Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим дә ис­тәлекле бүләкләр тапшырды. Сабан туена кадәр балалар өчен төрле дини конкурслар игълан ителгән булган, һәр катнашучыга бүләкләр һәм дип­­ломлар бүләк итеп, хәзрәт са­бый­­ларны бик тә шатландырды.

Сабан туе мәйданында мил­ли киемнәрдән ки­енгән бала­ларыбызның, егет-кызларның һәр хәрәкәтендә, үз-үзен тоты­шында милләтебез­нең асылы, гүзәллеге чагылыш тапты, яшәешебезгә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Үзешчән сәнгать осталары — “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле, милли йолаларыбызны тасвирлап, җырлап-биеп, мәйданга бәйрәм рухы таратты. Төрле җир­ләрдән килгән кунакларның чыгышы да бәйрәмгә гүзәллек өстәде. Концерт программасын күңелле һәм оста итеп Гөлисә Бәдретдинова алып барды.

Сәхнәдә җыр, бию, авыл­дашларны хөрмәтләү миз­гел­ләре барса, мәйдан уртасында авылдашлар спорт уеннарында көч сынаштылар. Шу­ны да әйтергә кирәк: спорт ярышлары күптөрле булып, бик үзен­чәлекле итеп оештырыл­ган иде. Штанга күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүл­мәк вату, багана башына үр­мәләп менү, капчык киеп йө­герү, кашыкка күкәй салып чабу, турникта күтәрелү кебек бәй­геләрне тамашачы бик яратып карады. Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр бәйгеләрдә теләп катнаштылар. Мәйдан уртасы умарта күче кебек гөж килеп торды, һәркем үзе яраткан ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер көрәшчеләргә дәрт биреп, җан атып утырды.

Сабан туеның иң кызык­лы бәйгесе — көрәш. Быелгы бәйрәмдә көчен сынап карарга теләгән таза гәү­дәле ба­һадирлар да, яшь кө­рәш­че­ләр дә мәйданда бил алышты. Кунаклар арасында Кәрим Руз­мәтов беренче урынны бир­мәде, икенче урынга — Камышлы авылыннан Ильвир Әх­мәтов, өченче урынга Мансур авылыннан Ленар Гарифуллин чыкты. Ярмәклеләр арасыннан Рөстәм Гыйниятуллин — беренче урынны, икенче һәм өченче урыннарны Илнур Каюмов һәм Илдан Яруллин яуладылар.  Шулай итеп беренче урынга чыккан ике батыр көрәштеләр һәм, беренчелекне бирмичә, абсолют батыр исеменә һәм сарык тәкәсенә кунаклар ара­сыннан Камышлы егете Кә­рим Рузмәтов лаек булды. Рөс­тәм Гыйниятуллинга да сарык бирелде. Үзебезнең авыл кө­рәш­чесе бит! Көрәшчеләргә кыйм­мәтле бүләкләр дә тапшырылды, ә иң затлысы Әлфия ханым Баһаутдинова чигеп биргән сөл­геләр Сабантуй батырлары Рөстәмнең дә, Кәримнең дә күкрәгенә бәйләнде. Шуны да әйтеп үтә­се килә, Сабантуй бәйрәме тулысынча авыл хал­кы һәм ига­нәчеләр ярдәме бе­лән оештырылган иде. Бу инде Ярмәк җирлегендә яшәүче ха­лыкның һәм шушы төбәктән чык­кан авыл­дашларның бер­дәм­леген, юмартлыгын исбат итте.

Балалар өчен күптөрле күңел ачулар каралган иде. Әти-әниләрнең, әби-бабай­лар­ның кесәләре “түзсен” генә. Са­быйлар әле монда, әле те­ген­дә спорт ярышларында көч сынаштылар, батутларда сикерделәр, шикәр мамыгы, туң­­дыр­ма ашадылар. Ә олырак бу­ын вәкилләре шашлык сата тор­ган аланда кайнаштылар.

Тирә-юньне яңгыратып гармун уйнады, милли җырлар яңгырады. Ярмәктә дус-тату яшәүче халыкның тормыш-көн­күрешләре җыр-биюдә ге­нә түгел, авылда төзелгән йорт бизәкләрендә дә чагыла. Йорт­лары төзек, матур, урамнар чиста. Һәр йорт капкасы төбендә җиңел машиналар туктаган, кунакларны сыйлар өчен,  бәлешләре, ашлары пешкән, чәе кайнаган. Төп йортта яшәүче әти-әниләр, апа-абыйлар кунакка кайткан балаларын, туганнарын сыйлыйлар, табигать кочагында сыйныфташлар очраша. Юбилейлы да, юбилейсыз да Сабан туйлары гел менә шулай матур уза Ярмәктә.

Кызганычка, Сабан туе — оч­рашу һәм күрешү генә түгел, сау­буллашу мизгелләреннән дә тора. Быелгы Сабан туе кыры, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәп, киләсе очрашуларны көтеп калды.

DSCF5764DSCF5795 DSCF5812 DSCF5817 DSCF5822 DSCF5827

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы. Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1097

Комментирование запрещено