Һәрберебезнең газиз йорты, нигезе урнашкан туган авылы бар. Һәр авыл үзенә генә хас матур урыннары белән бай. Безнең Яңа Ярмәкнең дә сокланып туймаслык тугайлары, челтерәп аккан чишмә буйлары, куе әрәмәләре, басулары-кырлары, шаулап торган урманнары бар. Алар күңелгә сихәтлек бирә. Һәммәсе дә туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.
Авылыбызның бер читендә зиратыбыз урнашкан. Мәңгелек йорттан калмак юк шул, бу дөньяда без кунак кына.
Яңа Ярмәк авылы халкы тирә-якта бердәмлеге һәм ярдәмчелеге белән аерылып тора. Колхозлар заманында да авылым беренчелекне бирмичә яшәде, уңган-булган халкы белән дан тотты. Авылда яшәүчеләр инде ничә буын үзәра туганлашып, кодалашып, дуслашып гомер итәләр һәм дә иткәннәр.
10 сентябрьдә зиратта өмә була дигәч, “Исәннәрнең кадерен бел, улгәннәрнең каберен бел!” - дигән гыйбарәгә тугры калып, бар халык та бирегә агылды. Шөкер, көне дә шундый матур, кояшлы булды. Егетләр чыбык-чабыкларны кисеп тордылар, кызлар өеп бардылар, тормаладылар.
Эдуард Зәйдуллин белән Рәис Вәлиәхмәтов башлап йерүчеләр иделәр. Илдус Хөсәинов тракторы белән Салават Җәләевнең трактор арбасына чүпләрне төяп торды. Фәйзуллин Марат триммер белән эшләде. Өмәчеләр арасында тагын Әхтәм Сәлахов, Шамил Кәлимуллин, Илмир Госаинов, Җават абый Низамов, Ядкәр Гизатуллин, Тамирлан Шәйхетдинов, Данил Маркин, Кәүсәр Фәйзуллина, Марьям апай Каюмова оныгы белән, Алсу Фәйзулина, Алия Хәмидуллина, Илдар Әһлиуллин улы Айрат белән, Рамил Вәлиев, Гамил Хәмидуллин, үзбәк егете Хәлиулла бар иделәр. (Ходаем, берсенең дә исеме онытылып, төшеп калмасын иде инде)
Бу өмәдә үз өлешен кертүче авылым халкына рәхмәтемне җиткерәм. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булыгыз, исән-сау яшәгез.
Авылыбызда мәчетебез дә гөрләп эшләп тора. 11 сентябрьдә анда да өмә узды: егетләр мәчетнең нигезен ясадылар. Биредә үзбәк егетләре дә байтак иде. Шундый ыгы-зыгылы заманда уртак тел табып, бердәм эшләп, бергә яшәгәч бик тә шәп инде, кадерле авылдашлар.
Болай булса, авылым яши әле, Иншаллах. Барыгызга да — уңышлар! Тагын да шулай бердәм булыйк, оешып торыйк, дигән теләктә калам.
Розалия ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 671