Август ахырында Татарстанда үткәрелгән халыкара «Сәләт» форумында Самара өлкәсеннән ничә бала катнашкан? Анда кемнәр барырга хокуклы? Нинди белем туплап кайтканнар?
«Сәләт-Самара» клубы һәм аның киләчәге турында клуб җитәкчесе Әлфия Сөләйманова һәм «Яктылык» мәктәбе директоры урынбасары Айназ Фәхертдинов белән әңгәмә.
- Айназ, «Яктылык» мәктәбе укучылары форумда 2016 елдан бирле катнашамы?
- Ялгышмасам, 2015 елда чакырылган кунак буларак барган булсак, 2016 елдан сменаларга даими йөри башладык. Күпчелек вакытта без форумның дүртенче сменасына барабыз, ә уку елы дәвамында әлеге сменага әзерләнәбез. Шулай ук балалар «Arts» сменасына да ашкынып баралар, анда еш кына танылган артистлар, хореографлар килгәли. Алар сәхнәдә үз-үзеңне иркен тотарга, дөрес хәрәкәтләнергә өйрәтәләр. Пандемия чикләүләре аркасында ике ел “Сәләт”кә бара алмадык. Ә быел өлкәбездән 150ләп бала катнашты.
- Барысы да «Яктылык» мәктәбеннән генәме?
- Юк, әлбәттә. Гали авылыннан, Похвистневодан балалар бар иде.
- Димәк, Форумда һәркем катнаша ала?
- Әйе. Тик иң элек https://portfolio-selet.ru/sign_in сайтында теркәлергә кирәк, аннан шәхси битеңдә анкета тутырып, грамота, дипломнарыңны өстисең, ә соңыннан теләгән сменаны сайлап алып, гариза юллыйсың. Анда 7 яшьтән башлап катнашырга мөмкин.
- Сезнең мәктәп аша «Сәләт» форумына эләгү мөмкинлеге зуррактыр?
- Быел, мәктәбебез юбилее уңаеннан, 100 балага квота бирелде, һәм берсе дә бармыйча калмады. Шулай ук башка сменаларда да катнашучылар булды, алар мөстәкыйль рәвештә гаризалар җибәргән булганнар.
Әле шундый очраклар да бар: мәсәлән, бала июньдә бер сменага бара да шулкадәр ошатып кайта, нәтиҗәдә, әйдаманнарга шалтыратып, башка сменаларга өстәмә рәвештә языла. Алар форумнарга бик теләп баралар. Чөнки бу максатлы, сәләтле яңа кешеләр белән танышу урыны, шәхес буларак үз-үзеңне үстерү мөмкинлеге. Оештыручылар, чыннан да, яшьләрне кызыксындырырлык һәм бик мәгънәле чаралар оештыралар.
- Ел саен ничә квота бүлеп бирелә?
- “Сәләт”нең регионнардагы клублары өчен бүлеп бирелгән квоталар турында сөйләгән очракта, якынча 25 — 30дыр. Форумның дүртенче сменасы турында сүз барса, ул Татарстан белән берлектә үткәрелә, һәм анда йөзгә якын урын бирелергә дә мөмкин. Балаларның яртысы Самара өлкәсеннән булса, икенче яртысы Татарстаннан. Сменаның беренче өлеше безнең өлкәдә, икенче яртысы Татарстанда уза. Катнаш сменалар үзара элемтәләрне җайга салу өчен оештырыла.
Җәйге лагерьлардан тыш, ел дәвамында клуб активлары очрашулары булып тора. Әлеге җыеннарда җәйгә планнар корыла, яңа идеяләр туып тора.
- Әлфия ханым, хәзерге вакытта «Сәләт-Самара» клубында ничә бала бар?
- Быелгы нәтиҗәләрне төгәл генә әйтә алмыйм, ә алдагы елда иллеләп бала иде.
- «Сәләт-Самара» клубы дигәч, Самара балалары күздә тотыладыр инде? Башка мәктәпләрдә укучылар әлеге клубка керә аламы?
- Төп эш “Яктылык” мәктәбендә үткәрелә шул. Проектлар да безнең мәктәп эшчәнлегенә нигезләп ясала, чаралар да уку вакытында яисә дәресләрдән соң уздырыла. Без укучының тырышлыгын, эшен күреп-белеп торабыз. Мәктәпкә квота бирелү белән, иң беренче чиратта, үзләрен актив күрсәткән балаларны катнаштыру ягын карыйбыз. Әлбәттә, әлеге сменаларда Россиянең бөтен балалары да катнаша ала. Алар инде үзләре гариза тутырып юлларга тиеш булачак.
Киләчәктә “Сәләт-Самара” клубын шәһәр дәрәҗәсенә кадәр үстерү һәм киңәйтү теләгебез бар. Ләкин клуб күп вакытны ала, аңа тиешле игътибар, контроль кирәк булачак.
- “Сәләт” форумының бер өлеше Самара өлкәсендә уздырыла, әмма катнашучыларны җыю өчен даими урын әлегә юк. Уртак чаралар үткәрү өчен махсус платформа оештыру турында уйлаганыгыз бармы?
- Пандемиягә кадәр без уртак сменалар оештыра идек. Казаннан әйдаманнар чакырып, лагерьларда балалар белән шөгыльләнә идек. Әлбәттә, киләчәктә дә дәвам итәргә телибез. Бу хакта «Яктылык» мәктәбе директоры һәм «Сәләт» клубы президенты белән дә аралашкан идек. «Быелгы җәйге сезонны ябыйк та киләсе елга без моны янәдән планлаштырыйк», — дип җавап бирде ул.
Әлфия Сөләйманова, “Яктылык” мәктәбе директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары буларак, «Сәләт» клубы эшчәнлеген дә алып барды. Клуб эшчәнлеге нәтиҗәләре белән ул социаль челтәрдә уртаклашты:
«Барлык балаларга да афәрин! Мәктәп укучылары җәйге каникуллар вакытында “Сәләт” лагереның берничә сменасында ял иттеләр. Яшьләр форумында минем үземә дә катнашырга мөмкин булды. “Дуслык, елмаю, энергетика, белем, табигать, сәламәтлек, гамәл, спикерлар, артистлар, мотивация, үз атмосферасы…” — бу исемлекне чиксез дәвам итәргә мөмкин, һәм болар барысы да форумны тасвирлый.
Безнең укучыларыбызның потенциалы зур, «Сәләт» клублары кураторлары Самара клубына югары бәя бирделәр.
Балаларыбызның яңа сәләтләрен ачу өстендә киләчәктә дә даими эшләргә кирәк, чөнки алар барысы да талантлы. “Сәләт-Самара” клубына тагын да киңәергә, яңадан-яңа проектлар булдырырга, уңышларга ирешергә насыйп булсын».
Айгөл МИНАСТИНОВА.
«Бердәмлек».
ИСКӘРМӘ:
1997 елдан бирле Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгында «Сәләт» Халыкара яшьләр форумы уздырылып килә. Ул сәләтле балаларны, булачак галимнәрне таныштыру, алга таба ихтыяҗларына тәңгәл килерлек һөнәр, күңелләренә кулай килгән тормыш юлы, яшәү рәвеше сайларга ярдәм итә.
Форум тулысынча дәүләт тарафыннан финанслана һәм Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. “Сәләт” форумы оештырылганнан бирле фәнни гыйлем, социаль-мәдәни тормыш, ял итү сменаларында Татарстаннан, Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән килгән 195 меңләп бала катнашты. Быелгы форумда гына да 18 меңләп яшүсмерләр 6 сменада ял иттеләр.
Балалар белән “Сәләт” базасында әйдаманнар һәм җитәкчеләр мәктәбен узган 500ләп әйдаман һәм йөзгә якын җитәкче эшли. Сменаларда олимпиадалар, фәнни конференцияләр һәм иҗади фестивальләр җиңүчеләре һәм призерлары катнаша. Selet Live студиясе YouTube платформасында үткәрелгән чараларны даими яктыртып бара.
Просмотров: 663