Күптән түгел «Яңа Гасыр» телеканалында «Туган авылым» исемле яңа тапшыру чыга башлады. Аны Рүзәл Әхмәдиев алып бара.
«Туган авылым» Татарстаннан читтә урнашкан татар авылларын танытуга, тарихны, биредә яшәүчеләрнең гореф-гадәтләрен яктыртуга, шулай ук әлеге авыллардан чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыруга юнәлдерелгән. Кичәге чыгарылыш Камышлы районында урнашкан Балыклы авылы турында иде.
Просмотров: 839