Автономия татар Сызрани едва не осталась без крыши над головой: все решится сегодня / Иҗтимагый оешма бурычларын кем түләр?

???????????????????????????????В Сызрани национально-культурная автономия татар едва не осталась без крыши над головой: общественники уже «упаковали чемоданы» и вывезли часть литературы и материалов в гараж, холодный и промозглый в это время года. Автономия накопила большой долг за коммуналку и охрану, порядка 170 тысяч рублей, и комитет имущественных отношений решил расторгнуть с организацией договор аренды. Но, как считает председатель автономии Ринад Шарафутдинов, у общественников просто не было другого выхода. «До 2019 года администрация города нас поддерживала, — поделился Ринад Ирфанович, — и субсидировала, примерно 100 тысяч рублей в год. Этого хватало на необходимые оплаты».

Автономия вела большую просветительскую деятельность, на первый выигранный грант (а он — целевой, и потратить его на ту же коммуналку уже нельзя) было приобретено оборудование, книги, в захламленном помещении на улице Степана Разина был сделан отличный ремонт, и все желающие стали ходить на уроки татарского языка. Татарские певцы и танцоры были желанными участниками многих городских праздников. Но, с какого-то момента, поддержка прекратилась, сообщил Шарафутдинов. Активисты автономии продолжали петь, плясать, учить родной язык, участвовать в необходимых городу мероприятиях — но общественная работа денег не приносит, и долг рос. Первое время автономия «выезжала» за счет спонсорских денег, но и они кончились. Администрация города пошла навстречу автономии и продлила до 30 сентября договор, в надежде, что татары все-таки смогут найти деньги. И сегодня стало известно: сызранской автономии помогут коллеги из Самарской областной автономии и председатель Совета Анвер Горланов. Принято решение — перечислить сызранской автономии порядка 130 тысяч рублей. — Есть надежда, что договор аренды с нами будет возобновлен, — поделился радостью председатель Шарафутдинов. — Мы уже организовали тематический уголок в Центральной библиотеке из наших книг, которые боятся холода и сырости, но что бы мы делали с оборудованием, которое позволяло нам связываться с соплеменниками во всем мире, и с раритетными вещами, которые хранились в здании? В автономии считают, что найти недостающую сумму будет проще, чем погасить весь долг. Но проблема так и не снята: долг за коммуналку может снова вырасти, если общественники-татары не найдут поддержку.

tatsyz.ru

***

Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе чак кына урамда калмаган. Җәмгыять әгъзалары бар булган байлыкларын — китапларын һәм компьтерларын, чемоданнарга һәм тартмаларга тутырып, салкын гаражга илтеп куйганнар. Сәбәбе — шәһәр администрациясе арендага биреп торган бина өчен түләргә оешманың акчасы булмаган. 170 мең сум бурыч җыелгач, шәһәр милке комитеты аренда шартнамәсен өзәргә карар кылган. “2019 елга кадәр шәһәр администрациясе елына 100 мең сум субсидия биреп торды. Бу коммуналь чыгымнарны, сакчылар өчен түләүләрне каплап барырга җитә иде. Хәзер никтер ул ярдәмне бирми башладылар”, — дип аптырый Ринад Ирфан улы.

Сызран автономиясенә Сте­пан Разин урамында 60 квадрат метр мәйданы булган бинаны тапшырганда анда керерлек тә булмаган, бик зур ремонт таләп ителгән. Ринад Ирфан улы һәм оешма әгъзалары аны әйбәтләп ремонтлаганнар һәм төрле чаралар уздыра башлаганнар. 2018 — 2019 елда президент грантын отып, шул акчага уку әсбаплары, парталар, компьютерлар сатып алганнар һәм шул ук бинада татар теле буенча курслар ачып җибәргәннәр. Өч ел эчендә курсларны йөздән артык бала тәмамлаган. Курслар быел да эшләргә тиеш булган, тик менә нинди хәл килеп чыккан бит әле. 

- Җырчыларыбыз һәм бию­че­ләребез дә шәһәр бәй­рәмнәрендә гел катнашып ки­ләләр. Автономия активистлары тематик кичәләр оештыра, җырлый, бии, туган телләрен өйрәнә, шәһәр администрациясе уздырган бөтен чараларда да катнаша. Тик шуны гына җитәкчеләр һәм хөкүмәт аңларга теләми: иҗтимагый эш ул бит акча китерми, кешенең рухи байлыгын гына баета ала, — ди Ринад Шәрәфетдинов.

Шәһәр администрациясе, татарлар кайдан да булса акча табарлар әле, дигән өмет белән килешүне 30 сентябрьгә кадәр озайткан. Чыннан да, автономия җитәкчесе йөри торгач, спонсор да табылган – Самара өлкә автономиясе җитәкчесе, эшкуар Әнвәр Горланов 130 мең сум акча җибәргән. “Оптимистик хәбәр проблеманың чишелешен беразга кичектерергә ярдәм итә­чәк, аренда шарт­намәсе яңар­тылачак”, — дип шатлыгы белән уртаклашты Ринад Шәрәфетдинов.

Алга карап фикер йөрткән җитәкчеләр киләчәк турында алдан кайгырта. Ринад Шәрә­фетдиновның бизнесы ях­шы гына барган чакта проблемалар булмаган. Ә хәзер ул да сүрелә башлаган. Бүген иҗтимагый оешманың бурычларын түләргә изге җанлы кеше табылды. Ләкин якын киләчәктә коммуналка бурычы тагын үсеп китәргә дә мөмкин бит. Ринат Ирфанович гел шулай соранып йөрергә тиеш буламы, әллә, түземлеге бетеп, оешманы ябып куярмы? Ә бәлки өлкә хөкүмәтенә проблеманы чишәр өчен өлкә Халыклар дуслыгы йортының филиалын Сызранда да ачып җибәрергә кирәктер?

 Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 733

Комментирование запрещено