«Вакытны — бушка, гомерне заяга уздырмыйсы иде»

Sa7aZz38vV65uUamvcu5lYJoRltnaicW9JTcDqVZ1cYcaUNmb_cLk1bzjGWYhtZIpqgpNSbHB4uHik4k5hb3o_nv


Samtatnews.ru сайты редакциясеннән:

Иске Ярмәк авылында мәчет ачылуга 30 ел тулу уңаеннан Корбан мәҗлесе үткән. Бу чарада авылдашлары - табиб Риф Хәйдәрович Гыйбадуллинны Болгар бабаларыбызның рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүләренең 1100 еллыгына багышлап әзерләнгән күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр.


Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы, дигән әйтем бар. Соңгы ике елда бөтен дөньяны дөр селкетеп торган коронавирус зәхмәте бу сүзләрнең дөреслегенә тагын бер кат инандырды. Әйе, кызганычка, бик күп якыннарыбызны, танышларыбызны югалтырга туры килде. Бу куркыныч чирнең күпме дәвам итүе, халык аның тагын ничә төрле штаммы белән көрәшәчәге әлегә билгеле түгел.

Бөтен дөнья табиблары коронавирус белән көрәшә. Вакциналар уйлап таптылар, ашыгыч рәвештә яңа хастаханәләр төзиләр, табиблар ялсыз, көнне төнгә ялгап, “Кызыл зона”ларда эшлиләр…

Бүгенге әңгәмәдәшем – безнең иң зур байлыкны саклаучы белгеч. Юк, ул банк хезмәткәре түгел. Ул – табиб. Таныш булыгыз – терапевт, гомуми практика табибы Риф Хәйдәр улы Гибадуллин.

Ул Кләүле станциясендә гади хезмәт ияләре гаиләсендә беренче бала булып туган.

2004 елда Самарның “Реавиз” медицина университетын тәмамлагач, Калинин исемендәге өлкә хастаханәсендә гинекология буенча интернатура үтә. Хезмәт юлын ул туган якларында – Кләүле район хастаханәсендә гинеколог булып башлап җибәрә. Анда ике ел эшләгәннән соң, Риф гомуми практика табибы белгечлегенә аттестация уза һәм 2007 елдан 2014 елга кадәр Камышлы районының Иске Ярмәк авылында эшли.

Яхшы табиблар алтын бәһасенә тиң бит. Авыл җирендә аеруча белгечләр җитми. Яшь табибны Яңа Усман авылына чакыралар. 2020 елда “Яшь белгечләргә ярдәм итү” программасы буенча кайбер чикләүләр алына, һәм Риф Исаклы районының “Сокский” авылы ФАПына күченә.

– Бу авылда күптәннән табиб юк иде инде, халыкка бик авыр, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Мин монда 2020 елның җәендә эшли башладым. Ә көзен коронавирус котырына башлагач, “Кызыл зоналар” ачылды. Беренче көннән үк диярлек мин «Фронт линиясендә». Бүгенге көндә яңа дарулар, вакциналар ярдәмендә бу куркыныч авыру белән көрәшү җиңеләйде.

– Ә табиблар, шәфкать туташлары җитәрлекме?

– Кызганычка, бу ачык, әлегә хәл ителмәгән проблема. Белгечләр җитми. Әмма, башка районнар белән чагыштырганда, безнең хастаханәдә хәлләр түзәрлек. Авырулар саны күп булуга карамастан, мөрәҗәгать иткән һәрбер кешене җентекләп тикшерү, тиешле дәвалану программасын билгеләү өчен белгечләр җитәрлек. Шулай ук безнең берничә мобиль бригада бар. Алар амбулатор дәвалану алучы авыруларны, шул исәптән балалар чирләгәндә, өйләренә барып күзәтәләр, аларның хәлен контрольдә тоталар.

Аннан соң, “Омикрон” штаммы ничектер башкача уза. Пневмония очраклары юк, диярлек. Ул дәвалауга да бирешә, авырулар, тизрәк тернәкләнеп, аякка басалар.

– “Омикрон” балаларга ныграк бәйләнә, диләр, бу шулаймы?

– Әйе, быел балалар күбрәк авырый, мәктәпләр карантинга ябыла. Минемчә, моның сәбәбе прививкада. Чөнки олыларның күбесе прививка ясатты, ә балалар – юк. Прививка 100 процентка якламаса да, аны ясаткан кешеләр авыруны күпкә җиңелрәк кичерә. Мин моны үземнең күзәтүләремә, тәҗрибәмә таянып әйтәм.

– Күптән түгел балалар өчен вакцина кулланышка керде. Димәк, аларга да тиз арада прививка ясатыргамы?

– Мин ашыкмас идем. Дөрес, зурлар арасында вакцинаның файдалы булуын күрәбез. Әмма, гадәттә, андый препаратлар йогынтысын озак вакытлар күзәтәләр. Ә коронавируска каршы балалар өчен чыккан вакцина әлегә бик аз өйрәнелгән. Шуңа күрә мин аңа шикләнеп карыйм. Аннан соң, яшь организм бу авыруга каршы иммунитетны үзе эшләп чыгарса, әйбәтрәк булыр иде.

Шуны да билгеләп үтәсем килә. Начар гадәтләре булмаган, спорт белән шөгыльләнүче кешеләр бу авыруны тизрәк җиңә. Кешенең нерв системасы тәртиптә, гаиләдә тынычлык, җаны тыныч булса – аның чирләргә каршы тору мөмкинлеге дә ныграк. Кешенең эмоциональ халәте физик халәткә турыдан-туры йогынты ясый. Бу – күп кенә галимнәр тарафыннан исбатланган факт. Мин алар белән килешәм.

Мәсәлән, балалар арасында кайберләре еш авырый, ә кайберләре – сирәк. Аларның кайсы нинди гаиләдән икәненә игътибар итсәк, еш авыручыларның я ата-анасы эчкече, я ул гаиләдә тынычлык юк, я ул бала анасы белән генә үсә. Ә тулы, тыныч, гармонияле гаиләләрдә мәхәббәткә төренеп үскән балалар сирәк авырый. Шуңа күрә прививка турында уйланганчы, гаиләдәге атмосфераны, үзебезнең уй-фикерләребезне тәртипкә китерергә кирәк, дип уйлыйм.

– Риф Хәйдәрович, гадәти медицинадан тыш, сез бу өлкәнең башка юнәлешләре белән дә кызыксынасыз, бугай? Бәлки, сез табиблар гаиләсендә үскәнсездер?

– Мин үзем өчен “Психосоматика” дигән бик кызыклы нәрсә ачтым. Табиб һөнәрендә бу – бик кирәкле фән, минемчә. Алдарак әйтеп киткәнемчә, күп авырулар кешенең күңелендә яшәгән проблемалар, иске яралар, үпкәләү хисләре, начар уйлар, күпсенү кебек нәрсәләр аркасында килеп чыга. Шуңа күрә пациентны, аны борчыган проблемаларны яхшырак белгән саен, дәвалау да җиңелрәк. Шәхсән минем өчен шулай.

Ә медицина һөнәрен сайлауда гаиләмнең катнашы юк диярлек. Әтием – шофер, әнием – товаровед. Ә менә әтиемнең әнисе Фатыйма әбием балага узалмыйча интеккән хатын-кызларга төрле массажлар белән ярдәм итә иде.

Табиб булып китүемә яшүсмер вакытта очраклы рәвештә кулыма эләккән медицина тематикасын яктырткан газета сәбәпче. Анда төрле йогышлы авырулар турында язылган, рәсемнәр дә күрсәтелгән иде. Газета укучылары сорауларына табиблар аңлатмалары китерелгән рубрика да очрады. Миндә шул вакытта табиб булу теләге туды һәм, хыялымны чынга ашыру өчен, тырыша башладым. Чыгарылыш сыйныфта укыганда югары уку йортының әзерлек курсларында белем алдым.

– Табиб булып эшли башлагач, үкенү хисе булмадымы? Башка һөнәр сайларга булган икән, дигән уйлар тумадымы?

– Юк, үз эшемне бик яратам. Чирдән арынган пациентларның шатлыклы йөзләрен күрүе миңа аеруча ләззәт бирә. Covid-19 белән көрәшкән дәвердә табиб һөнәренә күпләр башкача карый башлады, минемчә. Өйдә генә, үз көчең белән генә җиңә ала торган зәхмәт түгел шул ул, кызганычка, – дип авыр сулый Риф. – Без “Кызыл зонада” унар сәгать дежур тордык. Һәр авыруның хәлен иртән һәм кичен тикшереп торабыз.

Коронавирус бик тиз үзгәрүчән нәрсә ул. Мәсәлән, бүген авыруның хәле уртача, ә кичкә кандагы кислород күләме нык кимеп, кешегә һава җитми, тыны кыса башлый. Билгеле инде, без, бөтен булган мөмкинлекләрне кулланып, аңа ярдәм итәргә тырышабыз. Әмма без тылсымчы түгел шул, кайвакыт бу чир каршысында без көчсез… Шул мизгелдә авыруның тонып барган күзләрендәге өметсезлек, яшәү чаткысының сүнүен күрү искиткеч авыр. Кайберәүләр: “Табиблар таш йөрәкле, алар беркемне дә кызгана белми”, — дип расларга ярата. Әмма бу алай түгел.

– Риф Хәйдәрович, вакцинация темасына килгәндә, бер ел эчендә бу хәл ничегрәк үзгәрде?

– Хәл уңай якка үзгәрде. Беренчедән, халык прививканың файдасын күрде. Икенчедән, без, авыл халкы белән очрашып, вакцинаның безнең организмга ничек тәэсир итүе, аның ничек эшләве турында әңгәмәләр уздырдык. Халыкны борчыган сорауларга җавап биреп, икеләнүчеләргә ярдәм иттек.

Әйе, элек халык билгесезлектән курыкты, җитмәсә, прививкага каршы булган кешеләр төрле видеолар таратып тордылар. Әмма җәй көнне прививка ясатырга теләүчеләр саны сизелерлек артты, ә көзен инде икеләтә-өчләтә артты, дисәм дә, ялгышмам.

Чир белән көрәшкәндә иң мөһиме – вакытында табибка мөрәҗәгать итү. Вакытны сузган саен, дәвалау кыенрак булачак.

– Вакыт дигәннән, сезнең буш вакытыгыз каламы? Аны ничек уздырасыз?

– Бөтен эшеңне, көнеңне дөрес итеп оештырсаң, күп нәрсәгә өлгереп була, ял итәргә дә, хоббига да вакыт табыла, – дип елмая танышым. – Мин балачактан атлар яратам. Берникадәр вакыт үзем дә асрадым. Минем бер хыялым бар. Бәлки, иппотерапия дигән төшенчә турында ишеткәнегез дә бардыр.

Мин менә шушы юнәлештә эшләргә хыялланам. Атлар бит – искиткеч сизгер хайваннар, кешенең эчке халәтен бик нечкә тоялар. Шушы сыйфатлары өчен аларның ярдәмендә төрле авыруларны дәвалау ысулы уйлап тапканнар. Иппотерапия грек теленнән “ат” сүзеннән килеп чыккан. Ул пациентның психикасына уңай йогынты ясый, мускулларны ныгыта. Гомумән алганда, кеше организмына биомеханик йогынты ясый. ДЦП, аутизм кебек авыруларны дәвалауда бик уңышлы кулланыла.

Әмма бу эшне оештырып, ачып җибәрү бик кыйммәткә төшә. Кызганычка, әлегә мин үзем генә җиңеп чыгарлык түгел. Шулай да, өметемне өзмим. Бәлки, мөмкинлеге булган берәр мәрхәмәтле эшмәкәр, мине ишетеп, бу игелекле эшкә алыныр, дип ышанам.

Аннан соң, хәзер популярлашып киткән хиджама белән кызыксынам. Пандемиягә кадәр Яңа Усман фельдшерлык пунктында халыкны әлеге процедураларга кабул иттем. Бик файдалы юнәлеш, авыл халкы бик теләп йөрде.

Шулай ук мин – җыр-моңга гашыйк кеше. Авылда оештырылган чараларда бөтен гаиләбез белән актив катнашабыз. Мин концертларда рәхәтләнеп җырлыйм, биим. Кызым да, улым да данлыклы “Ак каен” ансамблендә бик теләп шөгыльләнәләр. Гаиләбез белән Самарның опера-балет театрында булырга яратабыз. Балалар циркны да читтә калдырмыйлар.

Дини-агарту эше өчен дә, хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә вакыт табарга тырышам. Габдулла хәзрәт белән бергә Мөселман яшьләре форумында даими катнашам.

2010 – 2015 елларда Ярмәк авыл җирлеге депутаты итеп сайланган идем.

Кыскасы, вакытны – бушка, гомерне заяга уздырасым килми. Халкыма, авылыма файдалы буласым килә, гомеремне тулы мәгънәле итеп үткәрермен, дип ышанам, – ди яшь, талантлы, үз эшенең чын остасы булган табиб Риф Хәйдәр улы Гибадуллин.

Бу тынгы белмәс, энергиясе ташып торган ир-егетнең Мактау хатлары, граматолары турында да бер-ике сүз булса да әйтеп китмичә булдыра алмыйм. Озын исемлектә күзем төшкән берничәсен аерым атап китәсем килә: 2021 елның августында Риф Хәйдәр улы Гибадуллин «Аль-Игътисам» («Сплоченность») медале, 2020 елның июнендә өлкә губернаторы тарафыннан “За служение людям” дип аталган истәлекле билге, 2016 елда Дмитрий Азаровның рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Күпсанлы Мактау кәгазьләре арасында сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан, спорт ярышларында, балалар бакчасы тормышында актив катнашканы өчен бирелгәннәре дә байтак.

IMG-20220208-WA0031 IMG-20220208-WA0025

IMG-20220208-WA0019 (1)IMG-20220208-WA0021 IMG-20220208-WA0028 IMG-20220208-WA0030 IMG-20220208-WA0037 IMG-20220208-WA0038 IMG-20220208-WA0040 IMG-20220208-WA0041 IMG-20220208-WA0042 IMG-20220208-WA0043 IMG-20220208-WA0044 IMG-20220208-WA0045 IMG-20220208-WA0046 IMG-20220208-WA0047 IMG-20220208-WA0048 IMG-20220208-WA0051 IMG-20220217-WA0019

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (35), 2022 ел.

Просмотров: 1461

3 комментариев

  1. Молодец Риф Хайдарович! Так держать! Без булдырабыз

  2. Риф Хайдарович замечательный врач, умный, внимательный, любящий свою профессию.

  3. Молодец Риф братым