“Газиз халкыма хезмәт итеп яшәгәнем өчен Раббыбызга мең шөкер”

IMG_1460Иртән кем нинди уйлар белән уянадыр, ә менә Гыймран улы Әнвәр Горлановның ниятләре һәрвакыт игелекле. Мәрхәмәтлек кылу күптән инде аның яшәү рәвешенә әверелгән.

Әнвәр әфәнде тугыз ел элек татар милли хәрәкәтенә килеп кереп, җәмәгать эшләрендә актив катнаша башлады.

Горлановның милли җанлы, җаваплы, тырыш, булдыклы, тотрыклы, үз сүзендә торучы, эшлекле шәхес булуын күреп алгач, аңа Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәриятен җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Һәм, әйтергә кирәк, шул вакытта үзенә ышаныч белдергән кешеләрнең өметләрен тулысынча аклады Әнвәр абый. Беренче көннәрдән үк, җиң сызганып, хезмәткә кереште ул. Шушы еллар эчендә татар җәмәгатьчелеге өчен тау итеп өярлек эш эшләде.  

Даими рәвештә шәһәребез һәм өлкәбез мәсҗидләренә ярдәм күрсәтеп торучы Әнвәр әфәнденеСамар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте каршындагы Иҗтимагый шура рәисе, шәһәребезнең Алексей Толстой урамында урнашкан Тарихи мәчет советыәгъзасыитеп тәсайлап куйдылар.

“Игелек кылсам, күңел җылынып китә, җиңеллек тоям, җаныма ләззәт иңә”, — ди миһербанлы милләттәшебез.

Әнвәр әфәнде Самарда туып-үсә. Малайга өч яшь тулгач, аның әтисе вакытсыз вафат була. Әниләре Сәкинә үз сабыйлары — Фәридә белән Әнвәрне генә түгел, әле иренең якты дөньядан китеп барган бертуган апасының биш баласын да үз канаты астына алып үстереп, барысына да лаеклы тәрбия бирә.

Сәкинә ханым башта пешекче, аннары ашханә мөдире була. Ул күп вакытын эштә уздырганга, нарасыйлары әби-бабайлар карамагында кала. Аларның үгет-нәсыйхәтләрен әле бүген дә сагынып искә ала Әнвәр абый. Алай гына да түгел, үз гомеренә шуларны үтәп яши ул.     

Милләттәшебез – потребкооперация хезмәткәрләре династиясеннән. Аның бабасы да, әтисе дә, ул үзе дә шушы өлкәдә эшләгәннәр.

Әнвәр әфәнде Мәскәү сәүдә институтының Самардагы филиалында укый. Икенче курстан соң аны армиягә алалар. Анда да ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә, аны башка солдатларга үрнәккә дә куялар. Лаеклы хезмәте өчен Горланов “Совет Армиясе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Армиядән кайтып, сәүдә институтын тәмамлагач,  22 яшьлек егетөлкә потребсоюзына өлкән товар белгече булып урнаша.

Вакыт узгач, үзен яхшы белгеч булып күрсәткән Әнвәр әфәндегә Зур Черниговка районы потребительләр җәмгыятенең әзерләү конторасы мөдире вазифасын тәкъдим итәләр. Биредә дә ул бар көчен куеп, тырышып хезмәт итә һәм нәтиҗәдә районныалдынгылар сафына бастыра.

Яңадан Самарга әйләнеп кайткач, милләттәшебез Троицкий базары мөдире эшенә керешә.Ә тора-бара ул эшкуарлыкка кереп китә һәм бүгенге көндә дә аны уңышлы гына алып бара.

Әнвәр Горлановның улы Марат та, әтисе эзеннән китеп, мәктәптән соң кооператив институтында белем алган. Хәзерге вакытта ул шулай ук эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.   

Ә кызы Мәликә шәһәребезнең 11 нче гимназиясен көмеш медальгә тәмамлаганһәм Самар дәүләт университетының юридик факультетында белем алган. “Бишле” билгеләренә генә укыган кызны университетның “Алтын фонды”накерткәннәр. Әти-әнисен дә, балаларына яхшы тәрбия биргәннәре өчен, Мактаунамә белән бүләкләгәннәр.

Мәликә Лондон шәһәрендә яши. Биредә дөнья рейтингында дүртенче урында торган университетны тәмамлаган ул һәм бүген зур фирмада, әйдәп баручы белгеч буларак, инвестиция эшчәнлеген алып бара.

Әнвәр абыйның яраткан өч оныгы аның тормышын тагын да ямьләндереп, тулыландырып торалар.

Әнвәр Горланов — шәһәребез һәм өлкәбезнең татар милли тормышында бихисап игелекле гамәлләр башкарып яши.

Сабан туе һәм башка милли бәйрәмнәребез, балалар фестивальләре, дини һәм төбәгебез тарихына багышланган чаралар уздыруга һәм башкаларга даими рәвештә матди ярдәм күрсәтә ул. Шулай итеп, хәләл көч белән тапкан малын, шәригать кушканча, хәерле эшләргә кулланып яши.

“Әнвәр абый, сез Самарда “Мирас” дип аталган татар мәдәнияте фестивален үткәрергә дә булышасыз. Әлеге чара нинди максатларны күз алдында тота?” – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.   

“Фестивальдә катнашучыларның күбесе – балалар. Без лаеклы буын үстерергә, нарасыйларны татар мәдәниятенә, гореф-гадәтләребезгә җәлеп итәргә, үзләрендә татар теленә, милли җырларыбызга, биюләребезгә мәхәббәт уятырга тиешбез. Биредә алар шулай ук милли музыка кораллары белән дә танышалар.

Бәйгедә чыгыш ясарга әзерләнгәндә малайлар, кызлар татар телендә күләмле текстлар ятлыйлар,  зур аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнәләр. Кайберәүләре, волонтер буларак, бәйрәмне оештыруда да катнаша әле.

Шулай итеп, без әхлаки сыйфатлар, ярыш рухын, ватанпәрвәрлек хисен тәрбиялибез. Тәртипкә, җаваплылыкка күндерәбез. Халыкара дуслыкны пропагандалыйбыз. Балаларның, файдалы, яхшы эш белән мәшгуль булып, туры юлдан тайпылмавы мөһим бит.

Бу чараның үзенчәлеге шунда ки – ул Россиянең һәм якын чит илләрнең төрле төбәкләрен берләштерә. Фестиваль нарасыйларга, яшүсмерләргә, олыларга, үз сәләтләрен күрсәтеп, иҗади яктан үсәргә ярдәм итә. Чит төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребез Самар өлкәсенең тарихы һәм мәдәнияте белән танышалар. 

Шулай итеп, “Мирас” татар телен, мәдәниятен, йолаларын саклап калуда һәм үстерүдә, әхлаки тәрбия бирүдә, төрле җирләрдә яшәүче татарларны берләштерүдә, талантларны ачыклауда зур роль уйный.

Балаларыбыз милли җанлы, үз халкын, тарихын, мәдәниятен, Ватанын яратучы кешеләр булып үссеннәр, дип тырышабыз. Туган телебезне сакласак, милләтебез дә сакланыр, Аллаһы теләсә”.

“Өлкә мөхтәрияте Самар татарлары тарихына бәйле вакыйгаларны һәм исемнәрне мәңгеләштерү буенча берничә ел инде зур эш алып бара. Шул турыда да бераз әйтеп үтсәгез иде”.

“Әлеге проектыбыз “Самар төбәге тарихында исемнәр һәм вакыйгалар” дип атала.

Беренче истәлек тактасы 2013 елның октябрендә Молодогвардейский урамындагы Спорт сараеның диварына урнаштырылды. 1913 — 1963 елларда бу урында 3нче мәхәлләнең Җәмигъ мәчете булган.

Ә бер елдан соң автономиябез, Татарстан Җөмһүрияте мә­­дәният министрлыгының мах­сус грантын отып, шушы эшне дәвам итәргә мөмкинлек тапты.

Шулай итеп, Галактионовский урамы, 64 адресы буенча Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев туган йортка, Ленинградский урамы, 28 адресы буенча 1920 елда Идел буе хәрби округы каршында эшләп килгән Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге татар музыка-драма студиясе бинасына һәм бүгенгеАлексей Толстой урамындагы  (элек Казанский булган) 1902 елдан алып 1918 елга кадәр татар милли мәктәбе эшләгән 63нче санлы йортка истәлек такталары куелды.

Иске Ярмәк авылында тальян гармуннарын ясау остасы Гали Гәрәев яшәгән йорт диварына да шушындый такта эленде.

Гали Гәрәев үз гомеренә меңгә якын гармун ясаган. Останың даны бөтен Россиягә таралган һәм аңа илебезнең төрле почмакларыннан гына түгел, хәтта Финляндия, Америкадан да заказ бирүчеләр булган. Иске Ярмәк авылында Гали Гәрәевнең истәлеген кадерләп саклыйлар. Аның гармуннары биредә узган һәр чарада яңгырый. Аның хөрмәтенә “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале дә уздырылып килә.

Гомумән, истәлекле урыннар  күп — танылган дин әһелләре, галимнәр, мәгърифәтчеләр, эшкуарлар һәм башка  танылган шәхесләряшәгән йортлар, элеккеге елларда мәчетләр, мәдрәсәләр урнашкан биналар.

Өлкәбезнең генә түгел, ә илебезнең дә данын үстергән күренекле милләттәшләребезне без белергә, аларның исемнәрен саклап, яшь буынга да тапшырырга тиешбез”.

“Татар халкы өчен җан атып йөрүче кеше сез, Әнвәр абый. Сездә үз милләтегезгә шулкадәр көчле мәхәбәттне кем тәрбияләде икән?”

“Бу балачактан килә. Әби-бабайларым, әнием кечкенәдән сеңдереп калдырдылар. Гаиләдә без гел татарча гына сөйләшә идек. Гореф-гадәтләребезне, динебез Исламны зурлап яшәдек. 

Безне үз милләтебез, татар халкының шанлы тарихы белән горурланырга өйрәттеләр.

Ярдәмчеллек, гаделлек, юмартлык сыйфатлары да әби-бабамнардан, әти-әнидән күчкән, дип уйлыйм. Аларның кешеләргә күрсәткән мөнәсәбәтләрен күреп үстек без. Бер сынык икмәкне дә бүлешергә, теләсә кайсы вакытта ярдәм кулын сузарга әзерләр иде.

Халкыбыз: “Оясында ни күрсә – очканында шул булыр”, — дип юкка гына әйтми бит инде. Безгә шушындый тәрбия биргәннәре өчен әби-бабайларыма да, әниемә дә, туганнарыма да бик рәхмәтлемен. Хәлемнән килгәнчә газиз халкыма хезмәт итеп, милләттәшләремә булышып яшәүне аларның васыяте буларак кабул итәм мин”.

Шәһәребезнең татар милли хәрәкәте әйдаманнары, башка татар оешмаларының җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләрегез ничек, берлектә эшлисезме?”

“Аллаһыга шөкер, бердәм булып эшлибез, дус булып яшибез.

Самар шәһәрендә, өлкәбездә мәдәниятебезгә, мәгарифебезгә, тарихыбызга, динебезгә кагылышлы мәсьәләләр буенча башка җитәкчеләр белән дә, активистлар белән дә даими рәвештә очрашулар үткәреп, проблемнарны уртага салып сөйләшәбез, аларны хәл итү юлларын эзлибез.

Бәйрәмнәрне, чараларны бергәләп, кушылып оештырабыз.

Бердәм булсак кына татар милләте хакына зур эшләр башкара, татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап кала алырбыз. “Бердәмлектә – көч!” дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Ул һәрбер татар кешесенең тормыш шигаренә (девиз) әверелсен иде”.

“Мөхтәрият үз алдына нинди бурычлар куя?”

“Төп максатыбыз – ана телебезне, милләтебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу һәм үстерү. Балаларыбызны татар халкының лаеклы вәкилләре итеп тәрбияләү. Шушы юнәлешләрдә эш алып барабыз.

Татарларның милли үзаңын үстерү, төрле халыклар белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту йөзеннән башка иҗтимагый оешмалар һәм хакимият органнары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру да бурычыбыз булып тора. Һәрхәлдә, тик утырмыйбыз, бар көчебезне куеп, максатларыбызга ирешергә тырышабыз. Аллаһы Тәгалә игелекле ниятләребезне тормышка ашыруда Үз ярдәменнән ташламасын иде”.

“Әнвәр әфәнде, 70 яшьлек юбилеегызны билгеләп үтәсез. Үткән елларга борылып карасак, тормышыгызны ничек тасвирлар идегез?”

“Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкер кылып, канәгать булып гомер итәм мин.

Әлхәмдүлилләһ, ныклы терәгем, ышанычлы таянычым – гаиләм бар. Баланың баласы балдан татлы, диләр. Оныкларымны өзелеп сөям, алар — минем юанычым, шатлыгым.

Юлларымда яхшы кешеләр күбрәк очрады. Яраткан эшемне башкардым.

Яшьлегемдәге хатирәләр дә күңелемне җылыта. Армиядә хезмәт иткән елларымны сагынып искә алам.  

Газиз халкыма хезмәт итүдән ләззәт алып яшим. Миңа шушындый мөмкинлек биргәне өчен Раббыбызга мең шөкер”.

“Үзегез шундый юмарт, ярдәмчел, кешелекле булганга, Аллаһы Тәгалә сезне  Үзрәхмәтеннәнташламыйдыр инде, Әнвәр абый. Киләчәктә дә бәхетегез кимемәсен. Исәнлек, озын гомер, җан тынычлыгы, муллык, бәрәкәтле маллар, күңел күтәренкелеге, зурдан-зур уңышлар, югары үрләр насыйп итсен”.

Җитмеш яшь – гомер бакчасында өлгергән җимешләрне җыяр чак ул. Әлбәттә инде, сыйфатлы орлык саласың икән, уңышы да яхшы булачак.  Гыймран улы Әнвәр Горлановның гомер бакчасында җыярлык җимешләре, Аллаһыга шөкер, мулдан. Башкарган эшләре дә, кылган гамәлләре дә мактауга һәм соклануга лаек аның.

Әлхәмдүлилләһ, тормышына ямь өстәрлек хатыны Әлфия, балалары, оныклары бар. Үзен бизәрлек эш-гамәлләре бар.

Әнвәр әфәнденең татар милләтенә күрсәткән тугры хезмәте олуг хөрмәткә, мактауга һәм соклануга лаек.  Киләчәктә дә миһербанлы милләттәшебезнең юллары якты булсын иде.

SONY DSC

SONY DSC SONY DSC 5

62 DSC_1817 IMG_1460 IMG-20200902-WA0003 IMG-20200902-WA0005 IMG-20200904-WA0016

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (35), 2022 ел.

 

 

 

 

 

 

 

  

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 807

Комментирование запрещено