Тормышта табибларга зур игътибар бирелеп, ихтирам күрсәтелеп, кайчак шәфкать туташлары турында онытып та җибәрәләр кебек. Ә бит аларның хезмәте дә бик кирәкле һәм әһәмиятле булып тора. Алай гына да түгел, табиб диагноз куеп, дәвалау курсын билгеләгәннән соң, авыручы нәкъ шәфкать туташлары кулына тапшырыла.
Әйе, һәрбер авыруның моң-зарын тыңлап, үз һөнәрләренә тугры калып, ак халатларына тап төшермичә хезмәт куючы шәфкатьияләре дә, һичшиксез, хөрмәткә һәм мактауга лаек.
Самар өлкәсе Красный Яр районы хастаханәсенең травматология бүлегендә 22 ел шәфкать туташы булып эшләүче милләттәшебез — Мөхтәр кызы Гөлназ Сафиуллина турында да халыктан бары тик җылы сүзләр ишетергә туры килде миңа.
“Гөлназ ханымның кулы җиңел, күңеле киң, йөрәге тулы мәрхәмәт. Аңардан беркайчан да бер дорфа сүз ишетмәссең, һәрвакыт ачык йөз күрсәтә, йомшак сөйләшә, юата да белә. Үз эшенең чын остасы”, — диделәр аңардан медицина ярдәмен алган кешеләр.
Шулай булмыйча, Гөлназ ханым кечкенәдән бу һөнәр турында хыялланып йөргән бит! Башка кызлар укытучы, пешекче, хат ташучы булып уйнаса, ул курчакларны дәвалый, үзләренә укол кадый, кесәләре тулы бинт, мамык була аның.
“Әйе, балачагымнан ак халат киясем, кешеләргә ярдәм итәсем килде минем. Гел табиб булып уйный идем. Туганнарыбыз арасында медицина хезмәткәрләре бар. Алар да миңа берникадәр тәэсир ясагандыр”, — ди әңгәмәдәшем.
Гөлназ Сафиуллина Камышлыда туа. Ә 1984 елда аның гаиләсе Кызыл Яр районының Светлое Поле авылына күчеп урнаша. Кыз янәшәдә урнашкан Мирный поселогы мәктәбендә белем ала. Унберенче сыйныфтан соң “Дәвалау эше” белгечлеге буенча Самарның Н. Ляпина исемендәге медицина көллиятен (колледж) тәмамлый.
Укып бетергәч тә, үскән авылына кайтып, Кызыл Яр районы хастаханәсенә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт итә. Биш ел элек аны травматология бүлегенең өлкән шәфкать туташы итеп билгеләгәннәр икән.
“Әлеге хастаханәдә хирургия бүлегендә диплом алды практикасын үткән идем. Шул вакытта ярдәм күрсәткән, мине күп нәрсәгә өйрәткән хезмәткәрләргә бик рәхмәтлемен.
Ә инде 2000 елда медицина көллиятен тәмамлагач, биредә травматология бүлегендә хезмәт итә башладым.
Көн саен Светлое Поле авылыннан, 12 чакрым араны узып, маршрут ГАЗелендә эшкә барам-кайтам. Ә элеккеге елларда мондый мөмкинлек юк иде. Шуңа күрә юл уңаена бара торган машиналарга утырып йөрергә туры килә иде”, — дип сөйли язмам герое.
“Гөлназ ханым, хезмәтегез хакында сүз башлаганчы, әти-әниегезне искә алыйк әле. Газиз кешеләрегезнең нинди күркәм сыйфатлары сезгә күчкән икән? Аларның нинди үгет-нәсыйхәтләрен күңел түрендә саклыйсыз?” – дип кызыксындым милләттәшебездән.
“Кызганычка, әнием Гөлсем якты дөньяда юк инде. Әтием Мөхтәр, Аллаһыга шөкер, исән-сау.
Без гаиләдә ике бала — энем Рөстәм бар. Безне укытып чыгарганнары, аякка бастырганнары өчен әти-әниемә бүген дә рәхмәтлебез.
Алар безне мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешелекле, олыларга хөрмәтле булырга өйрәтеп үстерделәр. Гаделлек, максатлылык, намуслылык сыйфатларым да нәкъ алардан күчкән.
Әнием шундый шат күңелле, игелекле җанлы кеше иде! Дөньядан бик иртә китеп барды шул. Үзен яраталар, хөрмәт итәләр иде. Кайда гына эшләмәсен, һәр җирдә дә җитәкчеләре һәм хезмәттәшләре тарафыннан мактауга гына лаек булды ул, әле дә аны җылы сүз белән искә алалар.
Әнием ветеринария фельдшеры иде. Башта “Красноярский” совхозында үз һөнәре буенча, аннары ветеринария даруханәсе мөдире булып хезмәт итте. Соңгы елларда Кызыл Ярда ветеринария даруханәсендә сатучы иде.
Әтием – шофер, үз гомеренә рульдә булды. Нефтьчеләрне эшкә йөртте. Биш ел элек лаеклы ялга чыкса да, бер дә тик тормый ул. Әти-әнисеннән мирас булып калган умарталыкта мәш килә.
Әниемне догадан калдырмыйбыз. Урыны Җәннәт түрләрендә булсын. Әтиемә Раббыбыз исәнлек, озын гомер насыйп итсен. Ата-ана — иң якын, иң газиз кешеләр. Аларның кадерләрен белеп яшәсәк иде”, — дип сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмады Гөлназ ханым.
Шулай сөйләшә тора без аның белән медицина темасына да күчтек.
“Сезнең өлкәдә эшләүчеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” – дип сорыйм үзеннән.
“Медицина хезмәткәре үз эшен яхшы белергә, тирән гыйлемле, җаваплы булырга тиеш. Безнең хезмәттә хата ясарга ярамый бит!
Югары профессиональлектән тыш, мәрхәмәтлелек, сабырлык, кайгыртучанлык, игътибарлылык кебек сыйфатлар таләп ителә.
Кешеләр белән аралаша белү мөһим. Бигрәк тә өлкәннәргә хөрмәт белән карарга кирәк. Авырулар бит бездән һөнәри ярдәм генә түгел, ә рухи ярдәм дә көтәләр. Алар проблемалары, кичерешләре белән уртаклашалар. Шуңа күрә үзләрен тыңлый белергә, караңгы йөз күрсәтмәскә иде. Киресенчә, хәленә керергә, киңәш белән ярдәм итәргә, тынычландырырга тырышырга кирәк. Шулай булганда авыручыларның күңеле күтәрелә, хәле яхшыра, тизрәк тереләләр. Татар халкы: “Яралы җанга яхшы сүз дә – дәва”, — дип юкка гына әйтми бит инде”.
“Хезмәтегез нәрсәсе белән күңелегезгә якын?”
“Иң беренче чиратта, кешеләргә ярдәм итүемә, аларга файда китерүемә шатланам. Хәзер, өлкән шәфкать туташы булгач, күбрәк кәгазь эше белән шөгыльләнәм һәм монысын да яратып башкарам. Аннан соң кабинетымда гына утырып тормыйм мин. Хезмәткәрләремә булышам, тәҗрибәм белән уртаклашам, барысын да җентекләп аңлатам, күрсәтәм. Ярдәм кирәксә, беркайчан да баш тартмыйм. Кизү торырга да калгалыйм.
Гади шәфкать туташы булганда да яратып эшләдем, хәзер дә хезмәтем ләззәт китерә, Аллаһыга шөкер. Шушы һөнәрне сайлавыма бер генә дә үкенгәнем юк.
Коллективыбызның яхшы булуы – үзе бер бәхет. Безнең табиблар да, шәфкать туташлары да — белемле, тәҗрибәле кешеләр. Әлхәмдүлилләһ, бердәм булып, бер-беребезне тыңлап, хөрмәт итеп, киңәшләшеп эш итәбез”.
“Һөнәрегездә кемнәрдән үрнәк алдыгыз?”
“Эшкә урнашкач, беренче көннән үк өлкән шәфкать туташы Анна Васильевна Борисова минем остазым булды, аңардан үрнәк алдым. Хәзер ул лаеклы ялда.
Анна Васильевна безне бөтен нәрсәгә дә өйрәтте. Беркайчан тавышын күтәрмәде, барысын да җентекләп аңлатып, күрсәтеп бирер иде. Чама белән таләпчән, чама белән йомшак булды. Ул безне медицинада әниебездәй тәрбияләде. Мин аңа бик тә рәхмәтлемен. Үзенә исәнлек, озын гомер телим”.
“Хәзер инде үзегез, тәҗрибәле медицина хезмәткәре буларак, яшь шәфкать туташларына нинди киңәшләр бирер идегез?”
“Әгәр дә бу һөнәрне сайлап алганнар икән, бөтен күңелләрен биреп, тырышып, җиренә җиткереп, җаваплылык тоеп эшләсеннәр иде. Игътибарлы, максатка омтылышлы булсыннар, һәрдаим белемнәрен камилләштерсеннәр, тәҗрибәле хезмәткәрләрдән үрнәк алсыннар, алардан өйрәнергә тырышсыннар, дип киңәш итәр идем”.
“Җитәкче булуы авырмы?”
“Җиңел, дип әйтмәс идем. Һәр кешенең үз холкы бар бит. Һәрберсенең җаен табарга кирәк.
Кул астымда эшләүче шәфкать туташларына, санитаркаларга беркайчан да тавыш күтәрмим мин. Күзгә-күз тыныч кына сөйләшеп, барысын да аңлатам. Аларның һәрберсенә хөрмәт белән карыйм”.
“Хезмәтегездә төрле җәрәхәтләр алган кешеләр белән очрашасыз. Авыр хисләрегезне эштә калдырып буламы?”
“Әйе, дөрес әйтәсез. Безгә төрле хәлдәге авыруларга ярдәм күрсәтергә туры килә. Эт тешләгән, баш мие селкенүе алган, егылып, сөяген сындырган һәм башкалар, һәм башкалар. Безнең янәшәдән федераль трасса үтә. Шуңа күрә юл һәлакәтенә эләгүчеләр бик күп.
Бәгыребез таш түгел бит, әлбәттә, кешеләрне жәллисең. Авыр хисләрне эштә калдырырга тырышсам да, барыбер өйгә дә кайталар. Хәлен ничек яхшыртырга, тизрәк терелсен өчен тагын нинди ысуллар кулланып карарга, ничек авыртуын бастырырга, дип уйланып йөрисең”.
“Бик тә авыр хәлдә булган авырулар өчен дога кыласызмы?”
“Раббыбыздан һәрвакыт ярдәм сорыйм мин. Әтием һәм әнием ягыннан әбиләрем кечкенәдән догалар өйрәтеп, динебезнең әһәмиятлелеген, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын-берлеген сеңдереп калдырдылар. Рәхмәт үзләренә”.
“Стресслардан ничек арынасыз?”
“Балаларым, дусларым, туганнарым ярдәм итә. Өйгә кайтып, кызларым кочагына эләккәч, күңелем тынычланып китә, аруым кими, авыр хисләрдән арынам. Хәләл җефетемнең, әтиемнең җылы сүзләре көч, дәрт өсти”.
“Ирем, балаларым, дигәннән. Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде”.
“Ирем Ринат белән ундүрт ел бергә гомер итәбез. Ике кыз бала тәрбиялибез. Эльвирабыз тугызынчы сыйныфны тәмамлады, Альбинага — унөч яшь. Алар — безнең ярдәмчеләребез, өй-йорт эшләрендә булышалар.
Эльвира, миңа карап, медицинаөлкәсен сайлап алырга тели. Хирург булырга хыяллана”.
“Ирегезнең нинди сыйфатларына кызыгып кияүгә чыктыгыз?”
“Ярдәмчел, кеше кайгысын уртаклашучан, миһербанлы, тәртипле, юмор хисле кеше ул. Миңа карата игътибарлы, ихтирамлы, кадеремне белеп, булышып яши, Аллаһыга шөкер”.
“Ә ул кызларыгызны тәрбияләүдә катнашамы?”
“Миннән күбрәк ирем катнаша әле, чөнки ул сменалап эшли, ә мин көн саен хастаханәдә. Шуңа күрә балаларыбыз белән ул күбрәк вакыт үткәрә.
Кызларыбыз, Аллаһыга шөкер, безне шатландырып кына торалар. Акыллы, тәүфыйклы, мөстәкыйль булып үсәләр”.
“Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсез?”
“Гадел, намуслы, игелекле шәхесләрне яратам”.
“Буш вакытларыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?”
“Чәчәкләр яратам. Алар белән йортым тулы. Җирдә, бакчада казынырга ошый миңа. Элегрәк бәйләм бәйли, тегә идем”.
“Сезнең турында уңган-булган, аш-суга оста, бик җитез, барысына да өлгерә, дигән сүзләр ишеттем”.
“Әнием белән әбием шундыйлар иде. Бу миңа алардан күчкәндер инде. Тормыш барышында үзең дә күп нәрсәгә өйрәнәсең бит инде. Гаиләмне, кунакларны татар ашлары белән сыйларга яратам шул”, — дип, тыйнак кына елмаеп куйды Гөлназ ханым.
“Тормышыгызны яңадан башларга туры килсә, берәр нәрсәне үзгәртер идегезме?” – дигән соңгы соравымны бирдем аңа.
“Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Бөтенесеннән дә бик канәгать мин, барысы да бар, тагын нәрсә теләргә була ди?!
Балачактан хыялланган һөнәремә ия булдым, эшемне чын күңелдән яратып башкарам.
Ирем белән бер-беребезне сөеп, хөрмәтләп, зурлап, ярдәмләшеп гомер итәбез, әлхәмдүлилләһ.
Кызлы кеше бик бәхетле, диләр бит. Бу, чыннан да, шулай. Раббыбыз аларны безгә олуг бүләк итеп бирде, Аңа шөкер кылабыз.
Аллаһы Тәгаләдән тагын да күпне сорамаска, ә Ул биргәнгә риза булырга, азсынмаска кирәк, диләр бит. Мин нәкъ шулай яшим дә”.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 2 (35), 2022 ел.
Просмотров: 877