Ел саен июнь аенда табиблар көне билгеләп үтелә. Табибларны еш кына ак халатлы фәрештәләр, коткаручылар, гомер бүләк итүчеләр, дип атыйлар. Чыннан да, алар бит адәм баласына тәүге тапкыр якты дөньяга аваз салырга да, үлем тырнагыннан котылып калырга да ярдәм итәләр. Хәзерге заман медиклары эшләрендә иң югары технологияләр, алдынгы аппаратуралар кулланалар. Алар ярдәмендә дөрес һәм тиз арада диагноз куеп, дәвалауны кичектермичә башларга мөмкинлек бар. Ә моннан йөз елга якын элек табиблар күбрәк үз белемнәренә, сиземләү сәләтенә таянып эш иткәннәр.
Самар өлкәсе Елховка районының Тупли авылында да чын мәгънәсендә ак халатлы фәрештә яшәгән. Клавдия Пантелеевна Чиндинаны бу авылда бүген дә бик хөрмәтләп, сагынып искә алалар. Авылдашлары аны яратып «Клаудия апа» дип атыйлар.
Клаудия апа турында хатирәләр белән Тупли авылында яшәүче Затия Госман кызы Җаббарова бүлеште.
- Клаудия апа әнием белән бертуган Ярулла абыемның тормыш иптәше иде. Ул үзе рус милләтеннән. Тумышы белән безнең авылдан ерак түгел генә урнашкан Калиновка авылыннан. Элек аны Кобельма авылы дип атаганнар. Ул күп балалы гаиләдә туган. Алар тугызысы да, замана авырлыкларына карамастан, һөнәри белем алганнар. Клаудия апа бәләкәй вакытта ук әтисе үлеп киткән. Әниләре, 9 ятимне канат астына алып, аларны ялгызы аякка бастырган, чын кешеләр итеп тәрбияләгән. Безнең килен апабыз урта мәктәпне тәмамлагач, Куйбышевта медучилищеда укый. Ачялангач булуга карамастан, укуын ташламый. Бөтен авырлыкларны җиңеп, үзенә һөнәр ала. Кайвакыт Куйбышевтан авылга ялга җәяүләп тә кайтырга туры килгән аңа.
Укып бетергәч, аны Елховка авылының земский больницасында фельдшер-акушер булып практика үтәргә җибәрәләр. Бераздан Клаудия апа юллама буенча безнең авылга (Тупли) эшкә килә. Берникадәр эшләгәннән соң, ни сәбәпледер, аны Русская Селитьба авылына күчерәләр. Рус авылы булса да, апабызның күңеле ятмый — ул кире безнең авылга сорала. Шулай итеп, 1939 елда ул Тупли авылында бәләкәй генә медпунктта эшли башлый. Колхоз аны бер ялгыз әбигә квартирант итеп урнаштырган. Шул әби аны акрынлап татарча өйрәтә башлаган.
Көннәр уза торган. Язмыш аны минем Ярулла абыем белән очраштырган. Абый мәктәп директоры булып эшли иде. 1940 елда алар кушылалар, ә 1941 елда уллары Вил туа.
Ул вакытта декрет яллары дигән нәрсә юк бит инде. Шулай итеп, Клаудия апабыз тиздән, җиң сызганып, үз эшенә алына. Вилне минем Хафизә әбием карап үстерешкән. Вилгә 10 яшь тулгач, икенче уллары Равил туа. Клаудия апабыз үз эшенең чын остасы иде, һөнәренә бөтен җанын-тәнен, күңелен биреп эшләде. Аның җылы, шифалы куллары аша үткән балаларның санын чутлап бетерерлек түгел. Авылда кайсы бала ничәнче елда туганны, кызмы, малаймы икәнне ул, биш бармагы кебек, белә иде. Ул заманнарда һәр йортта 5-6 бала иде, көн саен 2-3 бала туган. Бала туганнан соң сабыйның да, ананың да хәлен дә белешеп торырга кирәк бит әле. Клаудия апа беркайчан да зарланмады, авырсынмады. Көнме-төнме, яңгырмы-буранмы, сумкасын асып, чыгып китә иде. Шунысын әйтергә оныта язганмын. Клаудия апа карамагына, безнең авылдан тыш, тагын Алмалы һәм Чишмә авыллары да керә иде. Кызганыч, әмма ул авыллар хәзер юк инде. Менә шул өч авыл арасында ул җәяүләп йөри иде. Әгәр бәбиләгәндә берәр авырлык килеп чыкса, ул, үзе транспорт табып, хатын-кызны Елховка хастаханәсенә озата барган. Ул эшләгән дәвердә бер генә бала да үлмәгән.
Авыл халкы белән аралаша-аралаша ул акрынлап татарча җиңел сөйләшә башлады. Безнең халыкны, тормыш рәвешен шулкадәр үз итте ки, хәтта үзе дә мөселман кануннары буенча яшәргә тырышты. Совет власте динне тыйса да, авылда дингә тугры булып калган олылар байтак иде. Безнең әбиебез дә намазларны калдырмаган. Ярулла абыебыз белән Клаудия апага никах укытырга карар кылалар. Әмма моны ачыктан-ачык эшләргә ярамый. Чөнки абый — партия әгъзасы, ә Клаудия апа башка диндә. Авылның 4 мәчетеннән берсе генә эшләгән ул вакытта. Муллалар да Себергә сөрелгән. Әбиебез, Гәрәй мулла белән сөйләшеп, абый белән Клаудия апага яшерен генә никах укыйлар. Мулла апабызга Кадыйча дип татарча исем дә кушкан. Әмма халык аны барыбер гомер буе Клаудия апа, дип атап йөртте. Тик Газизә апа Исмәгыйлева гына аңа үлгәнче Кадыйча апа, дип эндәште. Клаудия апабыз Газизә апага 7 баласын бәбиләргә ярдәм иткән.
Клаудия апа кебек кеше бердәнбердер, мөгаен. Искиткеч киң күңелле, миһербанлы, шәфкатьле, кыю кеше иде. Ул дөньяга аваз салырга ярдәм иткән балалар арасында төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән кешеләр шактый. Җитәкчеләр, алдынгы хезмәткәрләр, медиклар, инженерлар, юристлар, укытучылар һәм башкалар. Сугыш елларында тырышып эшләгәне өчен Клаудия апаны орден-медальләр белән бүләкләделәр, Хезмәт ветераны исеменә лаек булды.
1942 елда агулы башак ашап, бик күп халык септик ангина белән авырып үлгән. Халыкка ярдәм итү өчен, авылга тәҗрибәле табиблар килеп, таш мәчеттә вакытлыча хастаханә оештырганнар. Клаудия апабыз, көнне төнгә ялгап, шунда эшләгән. Тәмам авыруны җиңгәнчегә кадәр тәүлекләр буе аягүрә торып хезмәт иткән.
Кадерле, хөрмәтле, яраткан Клаудия апабыз 40 елдан артык Тупли авылы халкының исәнлеге сагында торды, ел саен 150 — 170 балага туарга ярдәм иткән. Ә менә аның үзенә ярдәм кирәккәч, хөкүмәт тарафыннан булышырга теләүче булмады. Хәтта апабызга лаеклы ялга чыгу, инвалидлык рәсмиләштерүне дә без бергәләшеп, зур тырышлык белән генә очлап чыга алдык. Клаудия апа яман шеш авыруыннан интекте, мәрхүмкәем. Самарда яшәүче улы Вил, эшен ташлап, авылга әнисен карарга кайтты. Ул анасын, сабыйларны караган кебек, тәрбияләде. Уколын да кадый иде, перевязкаларын да үзе ясый иде. Апабыз бик озак урын өстендә ятты. Хәлемнән килгән кадәр мин үзем дә ярдәм иттем. Күзләремә тутырып карап, шулкадәр зур рәхмәтләр әйтә иде җаныкаем. Башка туганнарыбыз да, тирә-күршеләребез дә, хәтта инде күптән авылда яшәмәгән авылдашлар да, кайтып, Клаудия апабызның хәлен белешеп тордылар. Аллаһының иң олы рәхмәтләре яусын аларга. Күршедә үскән Ильяс, Илдар, Равилә Шәкүровлар аеруча игътибарлы булдылар апабызга.
Кызганычка, кеше гомере чикләнгән шул. 1919 елның 9 маенда туган Клаудия — Кадыйча апабыз 2010 елның июнь аенда 91 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Авыл халкы аны хөрмәт итеп, авыл зиратында җирләде. Минем хатирәләрем аның рухын шат итсеннәр, колган догаларым кабул булсын иде, амин.
Ярулла абыебыз белән алар бербөтен, бер уй-фикердә булып, күпләргә үрнәк булырлык гомер юлы уздылар. Искиткеч авыр хезмәт, тормыш ачысына карамастан, алар беркайчан да бер-берсенә кычкырып эндәшмәделәр, караңгы йөз күрсәтмәделәр. Алар арасында бары тик кадәр-хөрмәт һәм мәхәббәт кенә яши иде. Абыебызны санга санап, хөрмәт итеп, яратып яшәгәне өчен Клаудия апабызга мин бик рәхмәтле. Ярулла абый балачакта таудан чана шуганда аягын сындыра һәм гомер буена гарип булып кала. Ул култык таяклары белән генә йөри иде. Шуңа да карамастан, искиткеч көчле рухлы, тынгы белмәс кеше иде. 25 ел мәктәп директоры булып эшләде. Ул вакытта авылда өч мәктәп — таш мәктәп, байлар йортында, агач мәктәп иде. Ул һәр көнне ике таяк белән шулар арасында йөргән. Утын әзерләү, ремонт һәм башка эшләр — барысы да абыебыз җилкәсендә булган. Мәктәпнең 2 аты бар иде. Шул атка утырып, Елховкага да китеп бара иде абый. Лаеклы ялга чыккач та, укытучы булып эшләвен дәвам итте.
Беркемдә дә булмаганда Ярулла абый белән Клаудия апабыз алма бакчасы үстерделәр. Анда алма, чия, җиләк-җимеш тә үсә иде. Алар утырткан кура җиләкләре, карлыган агачлары бүген дә шаулап уңыш бирәләр. Абый, язын-көзен шул агачлар күләгәсенә утырып, тирә-юньдәге гүзәлеккә соклана иде.
Ярулла абый һәм Клаудия апаның истәлеге булып хәзер, язларын ап-ак чәчәккә күмелеп, шул алма бакчасы гына шаулап тора. Бу ике күркәм, олы йөрәкле кешенең урыннары мәңге оҗмах түрендә булсын иде!
Затия Госман кызы ҖАББАРОВА сөйләгән истәлекләрне Эльмира СӘЙФУЛЛИНА язып алды.
«Самар татарлары» журналы, № 2 (35), 2022 ел.
Просмотров: 973