Самарның “Яктылык” мәктәбенә быел 25 ел тулды. Әмма әлеге уку йортының тарихы чирек гасыр белән генә чикләнми, аның чишмә башы 1989 елга барып тоташа.
Эш шунда ки, башта шәһәребезнең 12 санлы кичке мәктәбендә татар якшәмбе мәктәбе ачыла. Ә 1992 елда уку йортында беренче татар сыйныфы булдырыла. 1997 елда исә мәктәп, янәшәдә урнашкан балалар бакчасы бинасына күчерелеп, “Яктылык” барлыкка килә.
Хезмәт юлын 1984 елда 12 санлы кичке мәктәптә башлап җибәргән укытучы — Госман кызы Асия Сәйфетдинова бүгенге көнгә кадәр “Яктылык”та эшли.
Үз вакытында биология фәнен һәм әхлак дәресләрен алып бара ул, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. Ә бүгенге көндә мәктәптә “Мирас” этнографик музеен җитәкли һәм укучыларга әхлак кагыйдәләрен сеңдерә, хезмәт дәресләрендә үзләрен кул эшләре осталыгына өйрәтә.
Асия ханым Россия Федерациясенең гомуми белем өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булган, Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе һәм “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнгән.
Асия Сәйфетдинова балаларда ана телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, халкыбызга карата мәхәббәт, милли әхлак тәрбияләү, аларның милли үзаңын үстерү юлында армый-талмый, бар көчен, күңелен биреп эшли. Бу хезмәткә зур өлеш кертүче шәхес ул.
Тәҗрибәле мөгаллимәдән телебезгә, милләтебезгә кагылышлы фикерләре белән кызыксындык.
- Асия апа, сез әдәп-әхлак дәресләрен алып барасыз. Балалар өчен бу никадәр мөһим? Укучылар сабакны теләп үзләштерәләрме?
- Бу дәресләрне әле 12нче кичке мәктәптәмөдиребез Хәридә Дашкина керткән иде. Ул вакытта алар җиденчедән алып унберенче сыйныфка кадәр укытылды.
Ә инде 1997 елда уку йортыбыз янәшәдә урнашкан балалар бакчасы бинасына күчерелеп, “Яктылык” мәктәбе барлыкка килгәч, әдәп-әхлак дәресләре өченче класстан алып барылды. Хәзер бит инде бишенче сыйныфта гына калды.
Балалар сабакны яратып үзләштерәләр. Ник дисәгез, дәресләрдә без мәкаль-әйтемнәрнең мәгънәләрен чишәбез, тормыштагы төрле хәлләрне нигез итеп алып, шулар буенча фикер алышабыз.
Өлкән сыйныфларда гаилә темасына зур игътибар бирә идем. Әйтик, укучыларны парлап утыртам да үзләренә: “Күз алдыгызга китерегез, мәсәлән, сез ир белән хатын, ди. Балагыз сездән дискотекага барырга сорый. Бу очракта нишлисез?” – дигән сорау бирәм. Башка парга икенче төрле хәлне тасвирлыйм.Һәм инде монда сүз көрәштерү тотына. Аннары, барлык фикерләрне тыңлагач, бөтен класс белән бергәләп йомгак ясыйбыз.
Татар халкының элеккеге еллардагы тормышына да кайтып киләбез. Укучыларга: “Менә хәзерге заманда гаиләдә бик еш ачуланышалар, низаглар килеп чыга. Ә ул чакларда тел яшергәннәр, ягъни каршы сүз дәшү уйларында да булмаган”, — дим. Алар: “Апа, ничек инде алай?!” – дип гаҗәпләнәләр. Мин исә: “Элек гаиләдә 5-6ар гына түгел, ә 10-11әр бала тәрбияләгәннәр. Олы уллары өйләнеп, йортка киленнәр төшкән. Кеше саны күбәйгән. Ә хәзер күз алдына китерегез – һәрберсе әрләшсә, тавыш күтәрсә, нәрсә булыр иде?! Тел яшерү гаиләдә тынычлыкны саклар өчен кирәк ул”, – дим. Моңа каршы балалар уйланып торалар да килешәләр.
Гомумән, укучылар барысын да зур кызыксыну белән тыңлыйлар.
Әле укытып чыгарган укучыларым да, күрешкәч: “Апа, әхлак дәресләрендә шундый-шундый хәлләр турында фикер алыша идек. Хәзер тормышта шулар барлыкка килә бит. Һәм ул вакытта алган сабак безгә бик ярдәм итә. Рәхмәт сезгә”, — диләр.
Кемдер мин үземдә шушындый сыйфат, мондый сыйфат тәрбияләдем, ди. Укучылар өчен әдәп-әхлак дәресләре бик мөһим, дип әйтәсем килә.
Аннары мин бу дәресләрдә балаларны татар теленә дә өйрәтергә тырышам. Тактада теманы, терәк сүзләрне ике телдә язып куям. Русча сөйләсәм, шунда ук татарчага тәрҗемә итәм. Татар телендә аңлатсам, кыскача русчага күчерәм. Һәрвакыт татарча гына сөйләп булмый шул, чөнки балаларның күбесе ана телен бик яхшы белмиләр.
- Сезнеңчә, мәктәп кысаларында гына татар телен үзләштереп буламы әллә монда гаиләнең роле зурмы?
- “Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми”, — диләр бит. Хак сүзләр бу! Татар телен өйрәтүне гаиләдән башларга кирәк. Әби-бабайдан, әти-әнидән. Алар татарча аралашса, балалары да ана телендә сөйләшәчәкләр.
Татар телендә бишек җырларын көйләп, яңа туган сабыйга ана телеңдә эндәшеп, кечкенә чакларыннан әкиятләр, шигырьләр укып, нарасыйларда туган телебезгә мәхәббәт тудырырга кирәк. “Тел — ананың теләге, тел – ананың баласына иң кадерле бүләге”, — дип бик дөрес әйткән халкыбыз.
Гаиләдә ана теле яңгырамый икән, балалар аны белмәячәкләр һәм татар телен мәктәп кысаларында гына үзләштерә алмаячаклар. Биредә алар белемнәрен үстерергә, камилләштерергә генә мөмкиннәр.
Менә бер мисал китерәсем килә. Татар милли хәрәкәтенең ветераны Рәшит Абдулловны күпләр белә, дип уйлыйм. Аның кызы “Яктылык”ка беренче сыйныфка килгәндә инде шартлатып татарча сөйли иде! Әлбәттә, мәктәптә татар теле дәресләрендә ул үзе өчен яңа сүзләр ача, әмма аңа инде аларны үзләштерүе күпкә җиңелрәк.
Музей эшендә катнашучы укучыларым арасында да татар телендә бик яхшы сөйләшүчеләр бар. Бу – аларның ата-аналары, әби-бабайлары тәрбиясенең нәтиҗәсе.
Татар теле туган телебез булса да, кызганыч ки, күп әти-әниләр нарасыйлары белән бары тик русча аралашалар.
Кайберәүләрдән: “Балам белән татар телен өйрәнеп утырырга вакытым юк минем!” – дигән сүзләр ишеткәнем бар. Ә, әйтик, безгә әти-әниләребез ана телен махсус өйрәтеп утырдылармы соң? Юк, әлбәттә! Гаиләдә һәрвакыт бары тик туган телебез яңгырады. Шуңа күрә без аны сабый чактан каныбызга сеңдереп үстек.
Аннары мин вакыт тапмаучы андый әти-әниләргә шуны әйтер идем – ашарга пешергәндә дә, өй җыештырганда да балаң белән татарча сөйләшергә була ләбаса! Син аңа сораулар бир, ул сиңа җавап кайтарсын.
Гаиләңдә рәхәтләнеп туган телеңдә сөйләшеп, татар бәйрәмнәрен билгеләп, татар ризыклары белән кунакларны каршы алып яшәүгә ни тора соң! Бу бит – безнең әби-бабайлардан, әти-әниләрдән калган мирас. Алар, зур авырлыклар аша узып та, үз телләрен, гореф-гадәтләрен, диннәрен саклап килгәннәр. Безгә алардан үрнәк аласы да үз балаларыбызга шушы мирасны тапшырып калдырасы иде дә бит…
- Ә менә кайбер ата-аналар үзләре ана телендә бик яхшы сөйләшәләр, әмма балалары татарча бер сүз белми. Моны ничек аңларга була?
- Бала белән аралашырга кирәк бит. Ир белән хатын үзара гына татарча сөйләшеп, нарасый ана теленә өйрәнә алмый ул.
Аннары баланың кызыксынуларын күздә тотарга кирәк. Шул вакытта аның белән уртак тел табарга һәм татарча шул темаларга аралашырга була.
Мәктәпкә: “Балам, үзеңне яхшы тот, укытучыга каршы сүз әйтмә”, — дип ана телендә озатып калырга. “Көнең ничек үтте? Нинди билгеләр алдың, нинди яңалыклар алып кайттың?” – дип каршы алырга.
Тел мохитын булдыру мөһим, практика кирәк.
- Сез “Яктылык”та “Мирас” музеен җитәклисез. Балалар тарихыбыз, гореф-гадәтләребез белән кызыксынамы? Эш барышында аларга татар телендә сөйлисезме?
- Кызыксыналар. Һәр экспонатны рус һәм татар телендә тасвирлыйбыз без. Мәсәлән, тукыма ничек, ни өчен ясалган, аңа нинди бизәкләр төшерелгән.
Исем кушу, никах, каз өмәсе, яңгыр теләү һәм башка татар милли йолалары турындагы мәгълүматны яратып тыңлыйлар. Боларны да татар телендә сөйлим. Аңлап бетермәсәләр, русчага тәрҗемә итәм.
Укучылар белән Мәчәләй, Тупли, Байтуган, Гали авылларына этнографик экспедицияләргә барып, экспонатлар җыя идек. Музей эше барышында туплаган белемнәрен балалар аннары ниндидер предметлар буенча фәнни эшләр язганда да кулланалар.
Хезмәт дәресләрендә, әйтик, кызларны чигү чигәргә өйрәткәндә, аларны башта бу кул эшенең тарихы белән таныштырып үтәм. Элек кызлар, кич утырып, чигү чиккәннәр, сөйгән ярларына чиккән кулъяулыклар бүләк иткәннәр, дип сөйлим.
Сигезенче сыйныф укучыларына: “Мин сезне кияүгә чыгарга әзерлим. Никах табынындагы кыз чәкчәге кәләш чиккән тастымал белән капланырга тиеш”, — дигәч, әй, тырышып чигәргә тотыналар (елмая).
- Сез укытып чыгарган укучыларыгызның балалары татарча сөйләшәме?
- Әйе, шатлыгыбызга, андыйлар бар. Әйтик, мәктәпне 2002 елда тәмамлаган укучыларым үзләре дә татар телен яхшы беләләр, балалары да, шөкер, авыз тутырып татарча аралаша.
“Яктылык”ны 1994 елда бетергән Гөлнара күптән түгел кызын кияүгә бирде, мине никахка чакырдылар. Татар егетенә чыкты. Үзе дә, ире дә бик матур итеп татарча сөйләшәләр.
Укытучыбыз Изидә Хуҗинаның кызлары — Алсу белән Румия нарасыйларында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләп үстерәләр. Балалары үзләренә урысча берәр сүз әйтсәләр: “Бәбкәм, мин сине аңламыйм бит”, — дип җавап кайтаралар.
Боларның барысы да – безнең өчен зур сөенеч, әлбәттә.
- Асия апа, ә үзегез бала-оныкларыгыза татар телен өйрәтә алдыгызмы?
- Аллаһыга шөкер, улым Йосыфны үстергәндә аның белән татарча аралаштым. “Сәләт” лагерына йөрүе дә ярдәм итте. Ә, өйләнгәч, ул телне тагын да камилләштерә төште, чөнки киленем Юлия татарча бик яхшы сөйләшә.
Өч оныгым ана телен бик теләп өйрәнәләр, шөкер. Интернеттан да үзләре өчен яңа сүзләр үзләштерәләр. Әлегә бик шома булмаса да, татарча сөйләшергә тырышалар.
- Сезнеңчә, татар теленең киләчәге бармы? “Тел бетсә – милләт бетә”, дигән сүзләр белән килешәсезме?
- Әгәр дә менә мин алда әйтеп үткән укучыларымдай һәр әти-әни үз балаларына бишектән үк ана теленә мәхәббәт тәрбияли башласа, үзләренә сабый чактан татар телен өйрәтсә, кечкенәдән гореф-гадәтләребезнең әһәмиятлелеген аңлатса, динебезгә ихтирам сеңдерсә, һәр татар кешесе милли үзаңын үстерү өстендә эшләсә, катнаш никахлар булмаса, “әйе”, дип төгәл җавап бирә алыр идем дә бит.
Әмма бүген үзен татар, дип йөрүчеләрнең күпмесе ана телендә сөйләшә соң? Күпме оныкларыбыз әби-бабасын аңлый? Күпме бала әби-бабаларыбыз, зур авырлыклар аша үтеп, безнең өчен саклап килгән, безгә мирас итеп калдырган газиз ана телебез – татар телендә укый?
Инде алдан әйткәнемчә, “Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми” ул. Һәм, кеше татарча сөйләшсен өчен, ана теле аңа кечкенәдән гаиләдә өйрәтелергә тиеш! Мәктәпкә ул килә дә китә. Вакытының күбрәк өлеше өйдә, әти-әни янында уза. Һәм аның белән һәрвакыт татарча аралашырга кирәк.
Менә мисалга таҗик, үзбәк, кыргызларны алыйк. Балалары үз телләрен камил беләләр. Ә бит әлеге милләтләрнең ана телен өйрәтә торган бакчалары да, мәктәпләре дә юк! Әти-әни хезмәте бу – бишектән сабыйларына ана телендә сөйлиләр, гаиләдә бары тик туган тел яңгырый.
Уйлап карагыз – милли үзаңнары нинди көчле аларның, үз менталитетлары бар! Үз телләрен, милләтләрен ничек яраталар. Ә безнең халык яратырлык, горурланырлык түгелмени?!
Мин укучыларыма да: “Ана телеңне белү – зур байлык ул. Хәтерегез дә, логик фикерләү сәләтегез дә шуннан үсеш ала. Үз телен белмәгән кеше башка телләрнең матурлыгын да тулысынча күреп бетерә алмый.
Безнең татар теле – бик бай, аһәңле тел. Кайбер сүзләрне, гыйбарәләрне хәтта русчага тәрҗемә итеп тә булмый, чөнки аларның эчтәлеген, мәгънәсен тулы күләмдә тапшыру мөмкин түгел”, — дип әйтеп киләм.
“Тел бетсә, милләт бетә”, дигән сүзләр белән, һичшиксез, килешәм! Тел – халыкның иң беренче күрсәткече ул. Туган телеңдә бер генә сүз дә белмичә, мин – татар, дип күкрәк сугып йөрү дөрес түгел, дип саныйм. Татар булсаң, үз телеңне бел, өйрән син. “Ана телен оныткан – анасын да оныткан” , дигән тирән мәгънәле сүзләр әйткән татар язучысы Шәүкәт Галиев.
Барысы да – үзебезнең кулда. Безгә әллә кем килеп ярдәм итә алмый, булышырга тиеш тә түгел. Телебезнең, милләтебезнең киләчәге бары тик үзебездән, һәр татар кешесеннән тора!
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 3 (36), 2022 ел.
Просмотров: 1283
Без сезгя ряхмятебезне белдерябез
Яраткан, хормэтле Асия апа
Сөбханаллаһ! Менә кемнәрне чын мәгънәдә халык хөзмәткәре дияргә була. Алтын медальлләргә лаек Шәхес Асия ханым. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын хөзмәтләрегез! Сокланып укыдым.