«Мөгаллимә хезмәтен балаларны чын күңелдән яратучы, алар белән уртак тел таба белүче, үзләрен бертигез күрүче кешеләр генә башкара ала”, — ди Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Зөлфим Нәзахетдин кызы Аслгәрәева.
44 ел буена ул балаларда ана телебезгә мәхәббәт тәрбияли, аның матур, аһәңле булуын күрсәтә, ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген төшендерә.
Зөлфим ханым Оренбург өлкәсенең Северный районындагы Бакай авылында туып-үскән. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Оренбург шәһәренә китеп, анда бер ел заводта эшләгән. Аннары тормыш җилләре аны Гали авылына алып килгән. Татар телен бик яхшы белгән милләттәшебезгә биредә мәктәпкә урнашырга тәкъдим иткәннәр.
- Эшкә кергәч тә, читтән торып, Казан педагогика институтында белем ала башладым.
Мәктәптә дә туган телебезне бик яратып үзләштердем, гел “яхшы” билгеләр генә ала идем. Авылыбыз китапханәсендә мин укымаган татарча китаплар калмады. Бу әдәби телне тагын да камилләштерергә ярдәм итте. Шуңа күрә институтта уку да бик җиңел бирелде миңа.
Кечкенәдән туган телебезне сөеп үстем һәм, укучыларымда да ана теленә шушындый зур мәхәббәт тәрбияләр өчен, зур тырышлык куеп эшләдем.
Баштагы мәлләрдә татар телен атнасына алтышар сәгать укыттык. Тора-бара дүрт, соңрак өч сәгать кенә калдырдылар. Ә аннары, гомумән, моңа ике сәгать кенә бирелде. Балага татар телен тиешле дәрәҗәдә өйрәтер өчен, бу әлбәттә, бик аз.
Авылыбызда балалар бакчасы күптән түгел генә эшли башлады. Моңа кадәр нарасыйлар күршедә урнашкан Ырсай чуваш авылына йөрделәр. Анда инде телләре, билгеле, русча ачылды. Башлангыч сыйныфларда да татар теле дәресләренә сәгать әз каралган. Шуңа күрә соңгы елларда укыту кыенрак булды шул. Ә бүгенге көндә укытучыга тагын да авыррак, чөнки хәзер авыл балалары да рус теленә күчеп бара, - дип сөйли Зөлфим апа.
- Моның сәбәбен нидән күрәсез? – дип кызыксындым аңардан.
- Кызганычка, күп ата-аналар нарасыйлары белән русча аралашалар. Ә өйдә ана теле яңгырамый икән, бала аңарда сөйләшмәячәк. Гаиләдән башларга кирәк! Әби-бабайдан, әти-әнидән.
Менә без “Ак калфак” оешмабызның җитәкчесе Кәүсәрия Шәйхетдинова белән балалар бакчасына кергәләп йөрдек. Малайлар-кызларны әз генә булса да татар теленә өйрәтергә теләү ниятеннән бу. Балаларның күбесе татарча унга кадәр дә саный белми. Калганын инде әйтеп тә торасы юк. Шуларны күреп, йөрәк әрни.
Быел бу эшне ныклап оештырырга дип торабыз.
Әгәр дә яшь буыныбыз туган телен белмәсә, милләтебезнең киләчәге булырмы икән?! Менә шунысы куркыныч бит. Ата-бабаларыбыз кадерләп саклаган һәм безгә әманәт итеп калдырган мирасыбызны югалту җинаятькә тиң ул!
- Ә сез мәктәптә эшләгән елларда укучылар ана телен теләп үзләштерәләр идеме?
- Ул чакта да төрлесе булды. Әмма күбесе татар теле дәресләрен бик яраталар иде. Мин укытып чыгарган укучыларым һәр елны туган көнемә миңа кунакка җыелалар. Араларында чуваш егете дә бар. Безнең телне бик яхшы белә. Мин мәктәптә оештырып җитәкләгән театр түгәрәгенә йөрде ул. “И, апа, ул елларны шулхәтле юксынам. Сәхнәгә менәр идем дә рәхәтләнеп татарча спектакль уйнар идем!” – ди. Һәм, шатлыкка, шундый укучыларым күп.
Татар теле буенча олимпиадаларда да бик теләп катнашалар иде алар, гел призлы урыннар яулап килделәр.
- Балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр өчен нинди ысуллар кулландыгыз?
- Моның өчен дәрестән тыш күп чаралар үткәрдем. Әйткәнемчә, театр түгәрәген булдырдым. Спектакльләр белән төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүче исемнәренә лаек булдык.
“Шатлык” дип аталган балалар җыр төркемен дә оештырып җитәкләдем.
Ул вакытларда математика укытучысы булып эшләгән Кәүсәрия Шәйхетдинова белән һәр елны “Туган як укулары” конкурсын үткәрә идек. Укучылар гаиләләре, әби-бабайлары, авыл, мәктәп, укытучылар турында иншалар яза, шәҗәрәләрен төзиләр иде.
Призлы урыннар алган нарасыйларны экскурсияләргә алып бара идек. Үзләрен йөртмәгән җиребез калмады – Арча, Мостафа, Болгар, Казан… Мәрхүм Расих Латыйповка рәхмәт, матди ярдәмен күрсәтеп торды.
Төрле төбәкләрдә үткәрелгән чараларда балалар белән гел катнашып килдек без.
Һәр елны Муса Җәлил, Габдулла Тукайның туган көннәренә багышланган шигърият бәйгеләрен үткәрмичә калмадым. Балалар сәхнәдән бөек шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләрне яратып сөйлиләр иде.
Даими рәвештә татар теле атналыклары уздырып килдем – КВН, башка төрле кызыклы бәйгеләр оештырдым, иншалар яздырдым.
Гомумән, укучыларымда булган сәләтләрне күреп алып, аларны ачарга, үстерергә тырыштым мин. Әмма талантлары булмаганнарны да бервакытта да читтә калдырмадым. Булдырамы-юкмы, татарча яхшы сөйлиме-юкмы – сәхнәгә чыгардым. Чөнки бу аларда ана теленә сөю, кызыксыну уятыр өчен яхшы чара иде.
Татар теле дәресләреннән күңелләре кайтмасын дип, беркайчан да “икеле” билгеләре куймадым.
- Ата-аналар белән мөнәсәбәтләрегез ничек иде? Аларның ярдәмен тоеп эшләдегезме?
- Әти-әниләр бик яхшы булдылар, Аллаһыга шөкер. Уку-укыту процессында да, чаралар оештыруда да бик нык ярдәм итәләр иде. Беркайчан да бәхәскә кермәдек, бер-беребезне аңлап эш иттек. Бүген дә алар миңа хөрмәт күрсәтеп яшиләр, шалтыратып туган көнем, бәйрәмнәр белән тәбриклиләр, хәлләремне беләләр, һәрвакыт булышырга әзер торалар, үзләренә рәхмәт яугыры.
- Ә сез укучыларыгызны сагынасызмы, аларның язмышлары белән кызыксынасызмы?
- Әйе, сагынам. Аларның һәрберсе күз алдымда тора. Кайда эшлиләр, ничек яшиләр, ничә балалары – барысы белән дә кызыксынам, сорашып торам. Үзләре дә гел шалтыратып, хәлләремне беләләр, бәйрәмнәр белән котлыйлар, күрешергә киләләр. Озаклап сөйләшеп утырабыз, мәктәп елларын искә төшерәбез.
- Мөгаллимә – ул тәрбияче дә бит әле. Балаларга нинди үгет-нәсыйхәтләр биреп укыттыгыз?
- Әти-әниләрегезне, олыларны хөрмәт итегез, тәртипле булыгыз, хезмәтне яратыгыз, бозык юлга басмагыз, дип гел әйтеп килдем үзләренә. Аллаһыга шөкер, укучыларым акыллы, тәртиплеләр, лаеклы кешеләр булып үстеләр. Төрле тармакларда эшлиләр. Бу – минем өчен олуг шатлык.
- Тәҗрибәле укытучы буларак, бу эшкә яңа гына керешкән яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Мөгаллим – иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе ул, баладан кеше ясый, тәрбияли. Дәрәҗәле хезмәтләрен яратып, бөтен күңелләрен биреп, тырышып, җиренә җиткереп башкарсыннар иде. Балаларга карата игътибарлы булсыннар.
Үзләреннән олырак, остарак укытучылар белән элемтәдә торып, аларның киңәшләренә, нәсыйхәтләренә колак салып эшләргә киңәш итәр идем.
- Мөгаллим – тынгысыз җан бит инде ул. Менә сез дә, дүрт ел элек лаеклы ялга чыккан булсагыз да, өйдә тик утырмыйсыз. Авылыгызның “Мирас” фольклор төркемен җитәклисез икән.
- Мин аның эшчәнлегендә бик күптән катнашам инде. Ә өч ел элек әлеге коллективны җитәкләдем. Төркемебез сигез кешедән тора. Барысы да – укытучылар.
Аллаһыга шөкер, төрледән-төрле чараларда катнашып киләбез. Менә быел гына да Курган өлкәсендә үткәрелгән бәйгедә “Каз өмәсе” йоласы белән катнашып, беренче урын яуладык. Ә “Бишек җыры”быз өчен Гран-прига ия булдык.
Самарда узган “Мирас” фестивалендә дә беренче урынга чыктык. Өлкә Сабан туенда зур концерт программасы белән чыгыш ясадык.
Авылыбызда “Халкым минем” конкурсы булып үтте. Анда “Киез кату” йоласын күрсәтеп, шулай ук беренче урын алдык.
Быел Туймазыда Русия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан Башкортостан республикасы төбәк иҗтимагый оешмасының 25 еллыгына багышланган үзешчән татар фольклор ансамбльләре арасында “Җырлыйк әле!” дип аталган фестиваль-конкурс уздырылды. Безгә анда да үз осталыгыбызны күрәстергә насыйп булды. Диплом алып кайттык.
Барлык сценарийларны да үзем язам.
Менә октябрь аенда авылдашыбыз Суфия Сәлимованың оныгы туарга тиеш, Аллаһы бирсә. Шул уңайдан “Бәби туу” йоласын үткәрергә ниятлибез.
Иганәчеләребезгә мең рәхмәт. Костюмнар тектерергә матди ярдәм күрсәтәләр. Менә әле Казанда яшәүче авылдашыбыз Дания Тулова кыйммәтле тукымалар алып җибәргән. Алардан тегүчебез Флюра ханым Низамова күлмәкләр тегеп маташа.
- Зөлфим апа, гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде.
- Мин – тол хатын. Кызганыч ки, хәләл җефетем Гобәйдулла 16 ел элек вафат булды. Бик әйбәт кеше иде. Бер-беребезне хөрмәт итеп, балаларны бергә тәрбияләп яшәдек без. Ул исән чакта миңа шундый җиңел, рәхәт иде. Барлык хуҗалык эшләрен ирем башкарды, үзе дә чиста-пөхтә иде, йортыбызны да гел тәртиптә тотты.
Кызыбыз Ләйсән, юридик институтны тәмамлап, Похвистнево шәһәрендә үз һөнәре буенча хезмәт итә.
Улыбыз Ильдар авылыбызда колбаса ясау цехында эшли.
- Тормышта кемнәргә таянып яшисез?
- Газиз балаларым – ышанычлы терәгем һәм таянычым.
Бакайда гомер итүче апам, Иске Усманда торучы сеңелем белән бер-беребезне яратып, ярдәмләшеп, аралашып яшибез. Туганлык җепләре нык безнең, Аллаһыга шөкер.
“Мирас” төркемендәге дусларым белән бер гаиләдәй тату без. Күңелле итеп, бер-беребезгә булышып эшлибез.
Авылдашларым да бик яхшы. Авыр вакытларда да, шатлыклы чакларда да гел бергә.
- Үзегезне бәхетле кеше, дип әйтә аласызмы?
- Бик бәхетле мин, иркәм, Раббыбызга мең шөкер. Яратып кияүгә чыктым, ирем белән яхшы тормыш алып бардык.
Әлхәмдүлилләһ, кызым да, улым да тәртипле, тәүфыйклы булып үстеләр. Тырышалар, дөнья көтәләр. Кияү-киленемнән дә уңдым. Биш яшьлек оныгым, күз нурым Алинә ямь өстенә ямь өсти.
Гомерем буе яраткан хезмәтемне башкардым. Мәктәптә эшләгән елларымны бик сагынам. Укучыларым бүген дә мине онытмыйлар, рәхмәтләрен белдерәләр, димәк, мөгаллимә хезмәтен юкка гына башкармаганмын.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, № 3 (36), 2022 ел.
Просмотров: 969