Күңеле миһербанлык белән тулы

IMG-03b4b80ed91d003c40a58c5f920479cd-V

Рафаэль кызы Гөлназ Нураева

«Өлкәннәр мине үз кызларыдай күрә, алар да минем якын кешеләремә әйләнделәр инде”, — ди алты ел социаль хезмәткәр булып эшләүче милләттәшебез – Рафаэль кызы Гөлназ Нураева.

Авылдашлары аны сабыр, тыйнак, мәрхәмәтле, уңган, эш сөючән, ачык йөзле ханым буларак тасвирлыйлар. Бик ипле, тәмле итеп сөйләшә Гөлназ, ә тавышы шундый йомшак, ягымлы ки, шунда ук үзенә әсир итә, тыңлап торуы бик рәхәт.

Язмам герое үз һөнәрен дөрес сайлап алган, дип саныйм. Социаль хезмәткәр булып, нәкъ Гөлназдай, олы йөрәкле, киң күңелле, миһербанлы, башкалар белән уртак тел таба белгән шәхесләр эшләргә тиеш тә. Чөнки аларның төп вазифасы – җан җылысын бирү, дияр идем. Олы кешеләргә, иң беренчечиратта, яхшы сүз, күңелләрен күрү кирәк бит ул.

- “Кызым, эшләрне аннан карарсың. Минем белән бераз сөйләшеп утыр әле”, — дип сорыйлар миннән әби-бабайлар.  Серләрен дә чишәләр, моң-зарлары белән дә уртаклашалар, – ди бу турыда Гөлназ үзе дә.

Камышлыдан Гали авылына килен булып төшкән бу ханым биредә менә инде 27 ел гомер итә. Тугыз ел элек ире Ринат якты дөньядан китеп баргач, Гөлназ өч малай белән ялгызы кала. Иң кече улына ул вакытта алты ай гына була.

“Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри”, — дип дөрес әйтәләр инде.Кызганычка, милләттәшебезгә күп хәсрәт, авырлык күрергә туры килә шул. Ел ярым элек ул газиз әнисен җирли. Ә быел июль аенда бертуган сеңелесе дә гүр иясе була. Аның ятим калган баласы Данилны, уйлап та тормыйча, үзенә ала Гөлназ.

“Улым, әниеңне мәңгелеккә югалттык. Хәзер инде мин синең әниең булам. Сине беркайчан да ташламаячакмын, гомер буе безнең белән бергә яшәячәксең”, — дип аңлата ул тугыз яшьлек Данилга. Һәм малай шул көннән аңа “әни”, дип эндәшә.

Гөлназның үз балалары да моңа каршы бер сүз әйтмиләр, киресенчә, шунда ук: “Инәкәй, энебезне үзебезгә алабыз”, — диләр.

- Алар болай да бертуганнардай иде, гел аралашып, күрешеп тордылар.

Мине хуплаганнары өчен улларыма рәхмәтлемен. Данилны үзем дә, малайларым да бик яратабыз. Миңа ул үз баламдай”, — дип сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмады Гөлназ ханым.

Әлхәмдүлилләһ, нарасыйларын миһербанлы, тәртипле, тәүфыйклы итеп тәрбияләгәннәр Нураевлар.

Олы уллары Рамазанга 26 яшь, ул вахта юлы белән Себердә эшләп йөри икән. 24 яшьлек Расул Богырыслан шәһәрендә нефть компаниясендә хезмәт итә, әйдәп баручы инженер. Кече малае Раушан Данил белән бер елгы, аралары бер ай гына. Быел алар дүртенче сыйныфта белем алачак.

Гөлназ ханымның уллары.

Гөлназ ханымның уллары.

Расул Нураев.

Расул Нураев.

Гөлназ Нураева улы Раушан белән.

Гөлназ Нураева улы Раушан белән.

Әнисе белән.

Әнисе белән.

IMG-3c371c7f9b974ea97f3b90623f7e8162-V

- Ирем исән чакта мин балалар, өй-йорт эшләре белән шөгыльләнә идем. Бакчада күпләп җиләк үстерә идек.

Ринат вафат булгач, социаль хезмәткәр һөнәрен үзләштердем. Рульгә утырырга да туры килде. Җиләкне базарга илтеп сатарга кирәк. Төрле йомыш белән чабарга да яхшы. Күрше авылларда яшәүче әби-бабайларым янына да тимер атта йөрим.  

Хәләл җефетемне югалткач, ике ел эчендә яңа йорт салып кердек. Бу эштә зур матди ярдәм күрсәткәннәре өчен бөтен авылдашларыма, туганнарыма, мәчетләргә, Похвистневоның “Дуслык” ит эшкәртү предприятиесенә олуг рәхмәтләремне белдерәм.    

Ялгыз хатынга җиңел түгел инде. Раббыбызга мең шөкер.  Үз ярдәменнән ташламый. Малайларым да, әлхәмдүлилләһ, тәртипле, акыллы, һәрнәрсәдә булышалар, күңелемне күрәләр.  Алар – минем бәгырь кисәкләрем, яшәү мәгънәм,  - дип сөйли нарасыйларын өзелеп яратучы Гөлназ.    

Күп кайгы күрсә дә,  яшәешкә якты карашын, тормышка мәхәббәтен, кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәтен югалтмаган бу ханым. Киресенчә, әйтерсең лә авырлыклар аның күңелен тагын да йомшарта төшкән, дөнья көтәр өчен тагын да күбрәк көч өстәгән.

Гөлназ Нураева Галидә һәм күршедә урнашкан Ногай, Кызыл күпер авылларында барлыгы 15 кешегә хезмәт күрсәтә. Кемгә көн аралаш, кемгә атнасына ике мәртәбә барып йөри ул.

Гөлназ ханым һәм Кәүсәр Нуриева.

Гөлназ ханым һәм Кәүсәр Нуриева.

Гөлназ ханым һәм 94 яшьлек Хисаметдин Гыйләҗев.

Гөлназ ханым һәм 94 яшьлек Хисаметдин Гыйләҗев.

- Бер-икесе бөтенләй ялгыз, ә калганнарының балалары читтә яши, әти-әниләре янына ял көннәрендә генә кайта алалар.

Иң яшенә – 65 яшь, иң өлкәне – 94 яшьлек бабай.

Аллаһыга шөкер, барысының да зиһене яхшы, әкрен генә үз аякларында йөриләр, — дип сөйли Гөлназ үзе караган олылар турында.

- Аларга нинди хезмәт күрсәтәсез? – дип кызыксындым аңардан.

- Ризык, дарулар, көндәлек кирәк-яракларны сатып алып китерәм, өйләрен җыештырам, ашарга пешерәм, савыт-саба юам. Кайберләрен мунча да кертәм.

Урында ятып торучылар булса, аларның  памперсларын, киемнәрен алмаштыру да безнең вазифага керә.

Шундый эшләрдән тыш, сәламәтлекләрен күзәтеп торырга кирәк: температурасын, кан басымын үлчәргә, хәлләре начараеп киткән очракта табибны һәм туганнарын чакырырга. Гомумән, андый-мондый хәл килеп чыкса, беренче медицина ярдәмен күрсәтергә тиешбез.

Гөлназ Нураева сүзләренчә, социаль хезмәткәр, иң беренче чиратта, сабыр, мәрхәмәтле булырга тиеш.

- Картларны тыңлый, аңлый белергә кирәк. Һич кенә дә үпкәләтмәскә, җаена гына торырга. Һәм, әлбәттә инде, үз хезмәтеңне сөю мөһим. Безнең эшне олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр генә башкара ала.

Шушы еллар эчендә бик күндем үзләренә, мин булмасам, кем карый инде аларны, дип борчылам. Ял көннәремдә дә, миннән башка нәрсә эшләп беттеләр икән, дип уйланып йөрим, кайгыртам, караган кешеләрем өчен зур җаваплылык тоям, — ди әңгәмәдәшем.

- Һәр эштә дә авырлыклар була, сезнең хезмәтегез дә җиңел түгел. Стресслардан ничек арынасыз?

- Өйгә кайтып кергәч, эштәге кыенлыклар шунда ук онытыла ул. Башың белән йорт мәшәкатьләренә чумасың, балалар белән мәш киләсең.

Күңелсезләнгән чакларымда догалар укып тынычланам.

- Балаларыгызны нинди үгет-нәсыйхәтләр биреп тәрбиялисез?

- Ата-ана нарасыйларын яхшыга гына өнди инде ул. Кешеләргә ярдәмчел булыгыз, авыр вакытларында ташламагыз, дип үстердек үзләрен.

Ирем дини кеше иде. Олы улларыбызны кечкенәдән үзе белән мәчеткә алып йөрде, мәдрәсәдә дә белем алдылар. Бүгенге көндә дә, шөкер, гыйбадәт кылалар, мәчеттә җомга намазларын калдырмыйлар. Дин юлыннан атлаган бала тәртипле була бит ул.

- Улларыгыз татарча сөйләшәме?

- Әйе, ана телен бик яхшы беләләр. Өйдә татарча гына сөйләшәбез.

- Гөлназ ханым, сез заказга тортлар да ясыйсыз икән бит әле. Бигрәк уңган да инде үзегез!

- Тортларны хәзер бер егерме еллап пешерәм инде. Токмач кисеп тә сатам.

Күбесенчә баллы (медовый) торт ясыйм мин. Тик аларны бизәп утырырга вакытым җитми шул. Шуңа күрә гади килеп чыгалар. Әмма тәме буенча барысына да ошый (елмая). Туган көннәргә, юбилейларга, дини мәҗлесләргә пешертәләр. Ураза, Корбан айларында заказлар аеруча күп була. 

Уңган, дигәнегездән, тормыш барысына да өйрәтә ул. Кечкенәдән әби, әнидән күреп үстем. Тора-бара тәҗрибә туплыйсың бит инде.

Похвистневода Үзәк мәчеттә никах туйлары, авыз ачу, корбан мәҗлесләре үтә. Күрше хатыны Хәмидә белән анда аш-су әзерлибез.

Улларымны да татар милли ризыклары белән сыйларга яратам. Бәлеш, өчпочмак, мантыйлар ясыйм. Көн дә төрле нәрсә пешерергә тырышам. Өй тулы егет бит (елмая)!

- Галидә күп еллар гомер итәсез. Ул үз авылыгызга әйләнгәндер инде?

- Үземне бирегә килгән кеше, дип әйтә алмыйм, әйтерсең лә шушында туып-үскәнмен.

Авылыбыз дини, зур, матур, чиста-пөхтә. Халкы яхшы, ярдәмчел. Дус булып, туганлашып яшибез.

Киләчәге дә өметле. Яшьләр туган җирендә төпләнеп кала. Авылыбыз, шөкер, гөрләп яши.  

- Сезнеңчә, хатын-кызның бәхете нидә?

- Минем өчен – малайларымда. Тәүфыйклы балалар — ана өчен иң зур бәхет ул. Исән-сау, озын гомерле, бәхетле булсыннар, дип сорыйм Раббымнан.

Аллаһыга шөкер, улларымнан бик канәгать. Олыларын өйләндереп, бергә тату тормышта яшәргә насыйп булсын. Кечкенәләрен тәртипле кешеләр итеп үстерергә язсын.

- Бүгенге көндә нәрсәләргә куанып яшисез?

- Тормыштагы һәр мизгелне татып яшәү – минем өчен зур сөенеч. Туган һәр көнгә разый булып, Раббыбызга шөкер итәм. Эшебез, торыр урыныбыз бар, тамагыбыз тук, әлхәмдүлилләһ. Үзем, балаларым исән-сау – шунысы үзе олуг бәхет инде ул.

- Киләчәктә дә гаиләгезгә хәерле көннәр генә насыйп булсын, Гөлназ.

Әйе, со­ци­аль хез­мәт­кәр һө­нәр ге­нә тү­гел, ул– вазифа, яшәү рә­ве­ше һәм җан ха­лә­те дә әле. Бу һөнәр ияләре ярдәмгә мохтаҗ булган олы яшьтәге кешеләргә таяныч һәм терәк, ки­рәк чагын­да юа­ту­чы да, киңәш бирүче дә булып торалар. Шуңа күрә Гөлназ Нураева караган әби-бабайлар үзенә: “Кызым, син бит миңа баламдай якын”, — дип, изге хезмәтләре өчен рәхмәт яудыралар.  

Менә шушы өлкәннәрнең берсе — 76 яшьлек Суфия Минегалиева Гөлназ ханым турында болай ди:

“Аллаһы Тәгаләнең барлык рәхмәтләре яусын иде бу балага. Ул булмаса, мин нәрсә эшләр идем икән!

Ирем бер ел элек вафат булды. Ялгыз яшәү җиңел түгел. Әле дә Гөлназ бар. Аны сагынып көтеп торам мин.

Шулхәтле намуслы, шәфкатьле кеше ул – исләрең китәр! Һәрнәрсәдә булыша, мине хастаханәгә дә алып бара, дарулар да кайтара.

Сөйләшкәннәребез икебез арасында гына сакланып кала.  Бер йорттан икенче йортка сүз йөртми.

Мин аңа: “Раббым үзеңә исәнлек бирсен, мине берүк ташлама инде”, — дим. Гөлназ миңа, туган сеңелемдәй, бик кадерле.

Аллаһы Тәгалә бу изге күңелле кешегә исәнлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар бирсен. Рәхмәтем чиксез”.

70 яшьлек Рузия апа Муратова да үз фикерләре белән уртаклашты:

“Гөлназ мине өч елдан артык карый инде. Шулхәтле мәрхәмәтле, игелекле балакай, һәр яктан килгән.

Тырыш, уңган, хезмәт сөючән, тиешлесеннән артыгын да эшләп китә әле ул. 

Үзе ачык йөзле, елмаеп кына тора, яхшылап сөйләшә. Аның миһербанлылыгына хәйран калам инде мин.

Гөлназга зур рәхмәтләремне белдерәм, сәламәт, озын гомерле була күрсен. Аллаһы Тәгалә аны Үзенең ярдәменнән, рәхмәтеннән ташламасын”.

IMG-20220903-WA0008

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 3 (36), 2022 ел.

 

 

 

    

  

     

 

 

    

Просмотров: 1300

2 комментариев

  1. Гульназ удивительный человек, прекрасная мать, заслуживает такого внимания со стороны односельчан.

  2. Хочу сказать о Гульназ,что она на самом деле удивительный человек, когда она рядом кажется солнце взошло и вокруг стало светло и тепло.Это самый справедливый, добросовестный, терпеливый, благородный человек. Спасибо вам, что заметили Гульназ и напомнили нам о ее достижениях и жизненные ситуации.