Нәрсә ул тормыш? Нәрсә ул яшәү?

7AE6bZeZlo2o9qDz-V3ZZCvwspLJpSrJtKzolu1FYUju71jAzB2SQf6Jf0uvDf1NV08o5Z_AkiU9WTKS0aHrCjBJГакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровка быел 85 яшь тулган булыр иде

1938 елның 16 февралендә дөньяга килгән һәм гомерен түшәк өстендә үткәрергә мәҗбүр булган якташыбыз Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровны — күренекле татар шагыйре, язучы, хәбәрче һәм рәссам дип атыйбыз. Һәм ул бу югары исемнәргә бик тә лаеклы шәхес.

…Мәктәптә иң булдыклы укучы була ул. Бөтен яклап та: шигырьләр дә язгалый, рәсемнәр дә ясый. Ул җиденче классны “5”ле билгеләренә тәмамлый. Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә. Хыялларның иге-чиге булмый. Әмма язмыш рәхимсезлек кыла: яшүсмер авырый башлый.

Шулай да аның язмыш белән ризалашасы килми: ихтыярын туплап шифаханәгә китә, операция өстәленә ята. Өйгә аны носилкада алып кайталар. Ул язарга, рәсем ясарга тели, ләкин куллары тыңламый… Бер көнне “Огонек” журналыннан тешләре белән рәсем ясаучы рәссам турында укый. Бу аңа көч бирә — беренче күнегүләр, өметсезлекләр, уңышсызлыклар, әнисенең кызганып елаулары… Шундый озын-озак газаплардан соң кәгазь битенә беренче шигырь юллары төшә. Аларда туган ягын сөю хисләре, ана батырлыгы, киләчәк буыннарга үгет-нәсыйхәт, батырлык һәм өметсезлек хисләре…

…Кайсыгыз анда туйган яшәүдән? -
Тыгыз уйлардан, мәшәкатьләрдән,
Тынгысызлыктан, кыен эшләрдән
Һәм тирләп-пешеп, янып эшләүдән?
Кайсыгыз анда туйган сөюдән,
Башкалар өчен янып- көюдән,
Мәхәббәт хисен туң кырау алган
Һәм йөрәкләре гел бушап калган?..
Кайсыгыз анда туйган барысыннан:
Кошлар җырыннан, чишмә тавышыннан,
Якын дустыннан, елмаюлардан,
Җил-давыллардан, ерак юллардан?
Килегез әле минем яныма!
Килегез әле минем яныма,
Ятыгыз әле минем урыныма,
Бирегез миңа аяк-кул гына!..

Гакыйль Сәгыйров тормышка фәлсәфи яктан чыгып карый, көндәлекләр яза. Анда мондый юллар бар: “Нәрсә ул тормыш? Нәрсә ул яшәү? Бу сораулар гасырлар буена кешелекне борчып килгән… Кеше яши һәм беркөнне юкка чыга. Бу гел шулай дәвам иткән һәм итәчәк. Киләчәк кешеләре безне гомуми исем белән генә — егерменче гасыр кешеләре дип атаячаклар, ул көннәргә безнең чордан берничә йөз кешенең исеме генә барып җитәчәк”…

1960 еллардан башлап Гакыйль Сәгыйровның исеме бөтен татар дөньясына тарала. Николай Островский батырлыгын кабатлаган татар шагыйрен күрергә бөтен Россиядән зыялылар килә башлый. Куйбышевтан “Ялкынлы яшьлек”, “Идел” ансамбле артистлары, өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин һәм Камышлы район газетасы хәбәрчесе Фәния Кәримова, Ульян өлкәсенең “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов, һәм хәтта ул вакытта “Чаян” журналында эшләгән хәзерге редакторыбыз Данияр Сәйфиев һәм башка матбугат чаралары вәкилләре килеп, язып, Сәгыйровның батырлыгын еракларга тараталар.

Мин үзем аның белән “Бердәмлек” редакциясе әле Самараның Галактионовская урамында урнашкан чагында таныштым. 1993 – 1994 еллар булгандыр бу. Редакциянең биек дүртенче катына аны туганнан туган энеләре Ринат белән Марат күтәреп алып менделәр. Бала кебек одеалга әйбәтләп төрелгән гәүдәсен инвалид креслосына утыртып, өс киемнәрен төзәткәләп бетергәч кенә редакция коллективы каршына чыгардылар. Аның йөзе мескен гарип кешенеке түгел иде — күзләре тирән һәм уйчан, карашы горур, әкрен, ләкин төпле сөйләм… Аның акрын тавышын ишетү өчен безгә аңа якынрак елышырга туры килде. Бернинди зарлану сүзе ишетмәдек. Гакыйль Сәгыйров илдәге сәясәт, таралып килүче колхозлар, эшсезлек турында кайгырганы, бу халәттән чыгу юлларын күрсәтеп сөйләгәннәре хәтердә калган. Соңрак, бергәләшеп чәйләр эчкәч, яңа кешеләргә ияләшеп киткәч, яшь кызларыбызга шаяртыбрак дәшә башлады, шигырьләрен укып күрсәтте… Моның белән нәрсә әйтәсем килә: Гакыйль — язучы-журналист, шагыйрь, рәссам, сәясәтче генә түгел, дөнья матурлыгын күрә белүче зыялы ир дә иде.

Әйе, гомерләр уза… Менә инде Гакыйль Сәгыйров та, аны күреп белгән кешеләр дә дөньядан берәм-берәм китеп баралар — Рифкать Фәретдинов, Рәфгать Әһлиуллин, Идеал Галәветдинов, Илгиз Колючев, Фәния Шәфигуллина… Хәтта Иске Җүрәйдә Сәгыйровлар яшәгән йорт та юк инде хәзер. Ике ел элек музей салабыз дип тузган өен иштеләр дә әле һаман яңасын төзү эшләренә тотынганнары юк. Сәбәбен әйтә алмыйбыз, “Прогресс-В” төзү компаниясе алынган иде моңа. Ә бит Сәгыйровлар өен саклап калырга кирәк булуы турында әле 2002 елның 5 гыйнваренда “Бердәмлек” хәбәрчесе Руфия Низаметдинова “Ул яшәгән йорт таралмасын иде” дип язып чыккан иде.

Шагыйрь 2009 елда, кызу июльнең 29ында вафат булып, бер ел узгач, мәрхүм Рәфгать Әһлиуллин да бу мәсьәләне күтәрде: “1934 елда төзелгән бу өйдә Гакыйль Сәгыйров әнисе Хәбибҗамал апа белән Димитровградка, энесе Наил янына күчеп киткәнче яшәделәр. Шул чакта ук без «Бердәмлек»тә шагыйрьнең ятим калган өен саклап калу, музеен ачу мәсьәләсен күтәреп чыккан идек. Тәкъдимне хуплаучылар табылса да, бу изге эшне башлап, артыннан йө¬рергә теләүчеләр табылмады, эш хәл ителмичә, гел артка кичектерелә торды. Бу турыда шагыйрьнең 60, 65, 70 еллык юбилейларын үткәргәндә дә күп сөйләнде, эшлекле тәкъдимнәр дә әйтелде. Нурлаттан атаклы «Зюзеев-нефть» ширкәтенең генераль директоры Шамил әфәнде Яһудин (аның әтисе Габделхәй ага тумышы буенча шушы Иске Фәйзулла авылыннан) берничә тапкыр очрашып сөйләшү вакытында, мәсьәләнең зур әһәмияткә ия булуын аңлап, кирәкле матди ярдәм күрсәтергә дә вәгъдә иткән иде. Бәлки, ул сүзендә торган да булыр иде. Тик без үзебез ваемсызлык күрсәтеп, эшләнәсе эшләрнең күләмен билгеләүне, кирәкле смета-проект кәгазьләрен әзерләүне гел артка чигәрә килдек. Хәер, акчасыз, файдасы булмаган эшкә кем алынсын инде?”

…Менә шулай Гакыйль Сәгыйровсыз 14 ел гомер дә үтеп киткән инде. Ә музей булдыру эше һаман тоткарлана. Кайберәүләр ул авыл бетә инде, биредә музей ачу — акча туздыру гына, диләр. Теләсәң, бу проблеманы да чишеп була. Мисал итеп Каюм Насыйриның Олы Ачасыр авылында урнашкан музеен китерергә була. Аннан 7 километр ераклыкта булган туган авылы Олы Шырдан бик кечкенә булганлыктан, анда Каюм Насыйри үзе казыган кое гына калган, ә өен Олы Ачасырга күчереп салганнар һәм анда Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы барлыкка килгән. Туристларның иге-чиге юк! Димәк, Кошки район үзәгендә дә шундый ук комплекс төзергә мөмкиндер бит?! Моның өчен махсус фонд оештыру, исәп-хисабын ачу гына кирәк. Акча булса, барысын да уңай хәл итеп булыр. Бу фикерләрне Самара өлкәсе һәм шәһәренең татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре дә хуплап, тормышка ашыру өчен бөтен көчләрен куячакларын белдергәннәр иде. Татарстан Республикасында да бу башлангычны яклаучылар табылачагына ышаныч зур. Гакыйль Сәгыйров моңа бик тә лаеклы. Бу уңайдан танылган татар язучысы, публицисты Фәнзаман Батталның Гакыйль Сәгыйров турында әйткән фикерләре игътибарга лаек:

«Әйе, Гакыйль Сәгыйров чын-чынлап Зур шагыйрь иде. 1994 елда Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгәндә мин аның “Кабатланмас моң” дигән китабын редакцияләү бәхетенә ирештем. Аның китабы белән параллель рәвештә икенче бер “халык шагыйре”нең китабын да редакцияләргә туры килде. Шунда мин: “Менә бит аларның кайсысы Халык шагыйре!” — дип бөтен редакторлар алдында Гакыйльнең кулъязмасын күтәреп селтәп, сокланудан кычкырып җибәргән идем.

Ул чакта ук халкыбызның Олы шагыйре иде ул. Тукай премиясенә дә шул чакта ук лаек иде! Булалмады. Чөнки андый дәрәҗәләр хәзер үзе соранып йөргәннәргә генә бирелә. Самаралыларга шуны әйтәсем килә: Зур шагыйрьләребезнең берсе — сездә! Горурланып яшәгез, исемен дә, иҗатын да югалтмагыз!»

Бу сүзләр васыять булып яңгырый түгелме? Шундый ук бәяләмәләрне үз вакытында Гакыйль Сәгыйровның күпкырлы иҗатына Айдар Хәлим, Рөстәм Мингалим кебек танылган шагыйрьләр дә, Гариф Ахунов, Фоат Галимуллин кебек күренекле язучылар да биргәннәр иде.

Яшьләр безнең шушы батыр шагыйребезне, тиңсез рәссамыбызны онытып бетергәнче, музей төзү эшләрен кузгатырга кирәк. Без эшләп калдырмасак, киләсе буын кешеләре моңа алынмас.

…Вакыт үтә бара — гомер уза,
Кеше атлый алга — юл ала:
Яхшы юлдан китсә — көн дә үсә,
Начар юлда сүнә, югала…

(Рәфгать Әһлиуллинның “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” китабына таянып язылды).

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 726

Комментирование запрещено