“Безнең Мәрвәр апабыз — искиткеч ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше! Рәхим итеп, аның турында мәкалә язмассызмы икән, башкаларга да яхшы үрнәк булыр иде”, — дип берничә кеше мөрәҗәгать итте миңа Похвистнево районының Гали авылыннан.
Аларның үтенеченә колак салып, Шиһаб кызы Мәрвәр Латыйпова белән әңгәмә корырга булдым. Һәм, әйтергә кирәк, милләттәшебез белән аралашу миндә җылы хисләр калдырды. Мәрвәр апа ачык йөзле, ихластан, рәхәтләнеп, бик ипле итеп сөйләшүче, йомшак күңелле ханым булып чыкты. Үзе бик дини, иманлы, әңгәмә барышында да, Аллаһы Тәгаләне гел искә алып, Аңа шөкерана кылып торды ул.
Мәрвәр ханым Гали авылында туып-үскән.
- Әти-әнием Ислам кануннарын үтәп яшәделәр, биш вакыт намазларын калдырмадылар, Коръән укыйлар иде. Бездә дә кечкенәдән динебезгә хөрмәт-мәхәббәт тәрбияләделәр алар, Ислам таләпләрен сеңдереп үстерделәр.
Икесе дә, җиң сызганып, колхозда эшләде.
Без гаиләдә тугыз бала идек. Кызганычка, бертуганнарымның икесе балачакта вафат булдылар. Мин калган җиде нарасыйның иң кечкенәсе идем.
Дини гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирелә бит ул. Әлхәмдүлилләһ, әти-әниебез үзләрендә булган барлык күркәм сыйфатларны безгә дә күчерергә тырыштылар. Һәм сүз белән генә түгел, үз үрнәкләрендә күрсәтеп. Шөкер, нәселебездә аракы эчүче, тәмәке тартучылар да юк.
Ата-анамның: “Кешегә беркайчан да ачу сакламагыз, миһербанлы булыгыз. Гомерләр бик кыска, күбрәк игелекле гамәлләр кылып, башкаларга булышып яшәргә тырышыгыз. Мәңгелек тормышта барысы өчен дә җавап бирәчәгебез бар”, — дигән сүзләрен һич кенә дә онытасым юк, — дип исенә төшерә газиз кешеләрен Мәрвәр апа.
Нәкъ әти-әнисе тәрбиясенең татлы бер җимеше — ярдәмчеллек сыйфаты милләттәшебезгә ак халатлы һөнәрне сайлап алырга этәргеч биргән дә инде.
Сигезенче сыйныфтан соң ул Похвистнево шәһәрендә медицина училищесын тәмамлаган.
- Бу профессия турында кечкенәдән хыялландым. Иптәшләремнең, күрше-тирәләрнең, туганнарымның, бигрәк тә әти-әниемнең, авырганын күрсәм, үзләренә булышасым, чирләрдән дәвалыйсым, хәлләрен яхшыртасым килә иде.
Авыргач, кешегә берни дә кирәкми бит ул, аның кәефе кырыла, күңеле төшә. Ә мин, алар елмайсыннар, бәхетле булсыннар өчен, үз өлешемне кертергә, ярдәм итәргә тели идем.
Шуңа күрә мәктәптән соң, бер дә икеләнеп тормыйча, медицина училищесына юл тоттым, — дип сөйли язмам герое.
Укудан соң яшь фельдшерны Чуваш Байтуганы авылына җибәрәләр. Биредә ике ел гына эшләп кала ул. Очрашып йөргән авылдаш егетенә кияүгә чыгып, Галигә әйләнеп кайта һәм күршедә урнашкан Ырсай исемле чуваш авылы хастаханәсендә эшли башлый.
- Егерме биш койкалык стационарда 35 ел хезмәт иттем. Шулай итеп, барлыгы 37 ел стаж белән пенсиягә чыктым.
Табиблар белән дә, шәфкать туташлары, санитаркалар белән дә, шулкадәр дус булып, рәхәтләнеп эшләдек без! Барысы да уңган, тырыш, гадел, мәрхәмәтле кешеләр иде. Әле дә күпләре белән элемтәләребез өзелми. Аралашып, кунакка йөрешеп яшибез. Бергә хезмәт иткән күңелле чаклар хәзер дә сагындыра.
Эшемне бик тә яратып башкардым мин. Анда барасы килеп тора иде. Көн узгач, и-и-и, инде өйгә кайтырга, дип, хастаханәдән китәсе дә килми иде.
Кешеләргә ярдәм итеп, алардан ихлас рәхмәт сүзләрен ишетүе генә дә ни торды бит!
Мин эшләгән соңгы елларда хастаханәбездә медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеген ачтылар. Без анда ялгыз калган олыларны карадык. Якыннары булмагач, төрле җирләрдән матди ярдәм эзләп, аларны үзебезгә җирләргә дә туры килә иде.
Безнең диндәге кешеләрне, Галигә китереп, мөселман кануннары буенча соңгы юлга озата идек.
Ул вакытларда авылыбызның колбаса җитештерү цехы хуҗасы, мәрхүм Расыйх Латыйпов безгә күп булышты. Урыны оҗмахта булсын, — дип исенә төшерә әңгәмәдәшем.
Инде күптән лаеклы ялга чыкса да, Мәрвәр апага халык әле бүген дә мөрәҗәгать итә икән. Беренче медицина ярдәмен дә күрсәтә ул, тәҗрибәле, гыйлемле медицина хезмәткәре булганлыктан, файдалы киңәшләрен дә бирә.
Алтмыш тугыз яшендә дә белемен чарлап торырга тырыша, китаплар күп укый, заманадан артта калмый.
45 — 47 яшьләр тирәсендә Мәрвәр апа ныклап дингә кереп киткән. Биш вакыт намаз укый, ураза тотабашлаган. Коръән укырга өйрәнгән.
- Бөтен хыялым хаҗга бару иде. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, миңа шушы бәхетне ике мәртәбә насыйп итте. Өченче тапкыр исә гомрә хаҗын кылдым, — дип чиксез сөенечен белдерде Мәрвәр ханым Латыйпова.
Изге җирләрдән алып кайткан тәэсирләре белән дә уртаклашты ул.
- Анда бер барсаң, гел барасы килеп тора. Авырлыклар аша узарга туры килсә дә, күңел һәрвакыт шунда тарта.
Хаҗда шулкадәр рәхәт, күздән шатлык яшьләре агып тора. Бу халәтне сүз белән генә әйтеп, аңлатып бирерлек түгел.
Изге җирләрдә Аллаһы Тәгаләдән үзең өчен генә сорамыйсың, якыннарың, туганнарың, күршеләрең, ахирәт дусларың, авылдашларың, милләттәшләрең, диндәшләрең өчен дә үтенәсең.
Раббым балаларыма һәм, гомумән, һәр тәкъва мөселман бәндәсенә шушындый олуг бәхетне насыйп әйләсен иде, — дип сөйләгәндә, ихлас күз яшьләрен тыя алмады Мәрвәр апа.
Тормышта аның тагын бер олуг бәхете – үзеннән соң догачы балалар калдыруы.
- Раббыма мең-мең рәхмәт, кызым Дания, улым Наил, киленем Гөлназ да намаз укыйлар, киявем Равил дә җомгаларга йөри. Дин юлыннан атлаучы, тәүфыйклы балалар – ана өчен бик зур бәхет, бик зур нигъмәт бит ул.
Әлхәмдүлилләһ, алардан мин бик канәгать. Тәртипле булып үстеләр, хафа-борчу китермәделәр. Кечкенәдән хезмәттә чыныгып үстеләр, бәбкәйләрем. Без ирем белән иртәдән кичкә кадәр эштә. Алар маллар да карыйлар, бакчада да мәш киләләр иде инде.
Әлхәмдүлилләһ, икесе дә, гаилә корып, үз авылыбызда йортлар булдырып, матур гына тормыш алып баралар.
Миңа да кадер-хөрмәт күрсәтәләр, булышалар, үзара да, дус булып, туганлык җепләрен саклап яшиләр.
Кызым белән киявем – үгезләр, улым һәм киленем атлар асрыйлар. Шулай, бик тырышып, үз көннәрен үзләре күрәләр.
Наил һәм Гөлназ белән 15 ел бергә тордык без. Хәзер инде алар безнең йортта ук үзләренә аерым өй салып керделәр. Миңа рәхәт инде, кар көрәгәнем дә, бакча чәчкәнем дә юк (елмая).
Килен белән кияүдән дә уңдым, дип, тулы ышаныч белән, горурланып әйтә алам, Аллаһыга шөкер.
Биш оныкның бәхетле әбисе мин.
Даниянең игезәк уллары бар. Шамилебез өйләнде инде, Самарда торалар. Искәндәр әле әти-әнисе белән яши, үзләренә хуҗалыкта ярдәм итә.
Ә кызлары Камилә сигезенче сыйныфта белем ала.
Наилнең кызы Әлфия, минем эздән китеп, медицина өлкәсен сайлап алды. Самар институтында дүртенче курсны тәмамлый, Аллаһы теләсә, педиатр булачак.
Уллары Расих тугызынчы сыйныфта укый.
- Мәрвәр апа, ә вафат булган ирегез турында нинди сүзләр әйтә аласыз? – дип мөрәҗәгать иттем әңгәмәдәшемә.
- Хәләл җефетем Әнәс бик тә әйбәт, йомшак күңелле иде. Ул да – дини нәселдән. Кызганыч ки, 24 ел гына бергә яшәп калдык шул.
Ул ветеринария табибы иде. Без аның белән бергәләп Ырсай авылына йөреп эшләдек.
Урыны җәннәт түрләрендә булсын, дип догалар кылам.
- Сез кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсез?
- Ачык, гадел, туры юлдан баручылар ошый миңа. Дин тотучыларны сөям. Матур итеп мөселманча киенеп йөрүчеләрне яратам.
- Бүгенге яшьләрне ничек бәяләр идегез?
- Алардан канәгать мин. Күпләре тырыша, тормыш көтә, гаилә кора, балалар үстерә.
Шунысы куандыра — дингә тартылалар, мәчет-мәдрәсәләргә йөриләр, Аллаһыга шөкер.
Менә мин үзебезнең авыл мәдрәсәсенә дини гыйлемемне үстерергә йөрим. Яшь кенә мөгаллимнәребезнең акыллы, белемле булуларына исләрем китә. Үзләрен тын да алмыйча тыңлап утырасың.
- Бүгенге көндә нәрсәләргә шатланып яшисез?
- Аллаһы Тәгалә биргән исәнлеккә, бала-оныкларымның сау-сәламәт, дини, иманлы булуларына сөенеп туя алмыйм, шөкер.
Газиз туган авылымда гомер итүем белән бик бәхетле мин, Галиемне өзелеп яратам. Халкыбыз яхшы, эшчән, ярдәмчел, тату.
Раббым дөньяларыбызга, илебезгә тынычлык бирә күрсен, бүгенге аянычлы хәлләр тиз арада хәерлесе белән тәмамлансын иде, дип догалар кылам.
- Яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Дин юлыннан атлаган кеше бәхетле була ул. Ислам таләпләрен үтәп яшәсеннәр иде, дип теләр идем.
Медицина хезмәткәре булып эшләгән кеше буларак, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәм, — дип тәмамлады сүзен милләттәшебез.
Мәрвәр апа үзе дә көн саен скандинавия йөреше белән шөгыльләнә икән. “Файдасын бик күрәм”, — ди ул һәм башкаларга да бу спорт төрен киңәш итә.
Гомумән, язмам герое актив яшәү рәвеше алып бара. Оста итеп шахмат уйный, оныкларын да моңа өйрәткән. Үзенә сканвордлар чишәргә ошый. Җәйләрен күпләп дару үләннәре җыя.
Ризыкларның да нинди генә төрләрен пешерми. Аеруча бәлеш салырга, тортлар ясарга ярата, ди.
Ә бисер белән чигүне инде әйтеп торасы да юк. Диварларына (стена) эленгән рамка эчендәге чиккән мәчет сурәтләре бөтен өенә ямь биреп торалар.
Авылдашлары Мәрвәр ханым Латыйпова турында әйткән сүзләрне дә мәкаләмдә китермичә булдыра алмыйм. Шундый җылы алар, шундый ихлас, шундый җанга ятышлы…
Кәүсәрия Шәйхетдинова,
Гали авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, активист:
“Мәрвәр апа — бик тыйнак, сабыр, гыйлемле, тәҗрибәле ханым.
Ырсайда хастаханә булган вакытта безнең авыл кешеләренә дә шундый уңай иде. Мәрвәр апа анда эшләгәч, аның тарафыннан үзләренә тиешле игътибар, яхшы мөгамәлә күрсәтелде. Бигрәк тә олылар аңа рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар иде инде, бик яраттылар үзен.
Мәрвәр апабыз шундый ярдәмчел ки, мин аңа шаккатам. Аңа теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә була, һәрвакыт төпле киңәшен бирер, һәркемгә ярдәм кулын сузар.
Бер дә иренми ул. Гел хәрәкәттә, гел үз өстендә эшли, китаплар укый.
Беркайчан да кычкырып сөйләшми, тыныч, йомшак кына аралаша, түземлек белән аңлата.
Аңа карасаң, әкрен кешедәй, ә үзе әллә нинди эшләр майтарып ташлый.
Һәрьяклап килгән, һәрьяклап уңган-булган. Аш-суга да, кул эшләренә дә оста. Күлмәкләрен үзе тегеп кия, чигә.
Тәртипле хатын, балалары да ипле, тәрбияле.
Мәрвәр ханым Латыйпова дин ягыннан да белемен һәрдаим камилләштереп тора. Үзен табыннарга укырга чакыралар.
Мин Мәрвәр апаны бик хөрмәт итәм. Исән-сау, озын гомерле булсын”.
Зәйтүнә Газизуллина,
Гали авыл җирлеге башлыгының урынбасары:
“Мәрвәр апа — минем күршем. Икебезнең арада бер кечкенә капка бар, бер-беребезгә шуңардан гына кереп-чыгып йөрибез.
“Күрше хакы – Аллаһы хакы”, диләр бит. Ул күрше хакын хаклап яши.
Кайгыларны да, шатлыкларны да бергә бүлешеп гомер итәбез, Аллаһыга шөкер.
Без бер йортта яшәгән кебек, бер гаиләдәй. Аның ире дә бик әйбәт иде. Балалары да нәкъ шундый.
Шулхәтле ярдәмчел, ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле күршем булганга, мин бик бәхетле!
Мәрвәр апага барысы өчен дә рәхмәт”.
Гали авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самарда яшәүче Нәфисә Исхакова:
“Мәрвәр апа Латыйпова миңа үз апамдай якын. Аңардагы кешелеклелек, аңардагы шәфкатьлелек!
Без хаҗда бергә булдык. Ул елны Галидән анда күп кеше барган иде. Мәрвәр апа авылдашларына шундый булышты ки, үзләрен кулларында күтәреп кенә йөртмәде инде менә.
Медицина буенча берәр сорау барлыкка килсә, шунда ук Мәрвәр апага шалтыратам. Һичкайчан караңгы йөз күрсәтмәс, акыллы киңәшен бирер.
Кылган изгелекләре өчен Раббыбыз Мәрвәр апага савапларын кайтарсын иде”.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, №1 (38), 2023 ел.
Просмотров: 861