Кырык елдан соң очрашу

Q_QbSiyfXRgЮтазыдан Самарага сәлам

Әссәләмәгаләйкүм, Самара өлкәсендә яшәүче мөселман кардәшләребез! Сезгә Татарстанның Азнакай шәһәреннән мин, шәһәрнең «Зәңгәр мәчет» имам-хатыйбы, шәһәр советы депутаты — Нәфис Хәкимов һәм хәләл җефетем Гөлнара хат язабыз.

Без Татарстанның Баулы (хәзерге вакытта Ютазы) районындагы Салкын Чишмә авылында туып-үстек. 1976 — 1978 елларда без — Куйбышев өлкәсенең Бозбаш авылы егете Назыйм Борһанов һәм мин Ленинградта армия хезмәтен үттек. Ике ел дәвамында, җилкәгә-җилкә терәп, армия авырлыкларын да, шатлыкларын да бергә кичердек. Иң якын дусларга әверелеп, шул дуслыкны гомеребез буе сакларга да вәгъдәләшкән идек. Ләкин хәрби хезмәт еллары үтеп киткәч, язмыш безне кырык елга аерды.

2018 елда Назыйм дустым һәм аның тормыш иптәше Фәния Азнакай санаториенда ял иткәндә безгә кабат очрашырга насыйп булды. Икебез дә ак чәчле бабайлар булганбыз, гомеребезнең күп өлеше инде артта калган, тормышның күп имтиханнары үтелгән… Шушы очрашудан соң инде элемтәләрне югалтмабыз, дигән фикердә аерылыштык.

Хәзер без һәрвакыт элемтәдә. Хатыннарыбыз да шунда ук дуслашып киттеләр, алар да бер-берсен бик якын күрәләр, бөтен яңалыклары белән уртаклашып торалар.

Аллаһыга шөкер, еш очрашабыз һәм йөрешәбез. Самарага баргач, Назыйм дустым белән Фәния ханым безгә шәһәрнең һәм тирә-ягының бөтен матур, истәлекле урыннарын күрсәтеп чыктылар. Самара якларының табигате безгә бик ошады. Теплоходка утырып, Идел буйлап Ширәй поселогына барган чаклар, Илья Репин музеен карап йөрүләребез бигрәк тә истә калды. Андагы таулар, урманнар, ачык йөзле кешеләр күңелләребездә якты истәлек булып сакланачак. Дусларыбыз Азнакайга килгәч, без дә аларга Татарстанның бөтен матур урыннарын күрсәтергә тырыштык.

Күп еллардан соң кабат очрашып, бер дә аерылышмаган кебек аралашуыбызның сәбәбе дүртебезнең дә динле булуыннандыр да, дип уйлыйм.

2021 елда Назыйм белән Фәния олы яшьтәге әти-әниләрен — Кәзим абый белән Нәгыймә апаны карарга дип, Камышлыга күченделәр. Без быел май аенда беренче тапкыр Камышлыга кунакка бардык. Авыл кайда да шул бер инде, анда нәрсә күрербез инде дип, кунакка гына барган идек… Ләкин без бик нык ялгышканбыз икән. Назыйм белән Фәния дусларыбыз безне Камышлы, Бозбаш, Дәүләткол авыллары белән таныштырдылар. Атаклы «Кәҗә тавы» гына да ни тора! Андагы табигатьне күреп, кешеләре белән аралашкач, мәчетләрдә намазлар укыгач, без Гөлнара белән Камышлы якларына гашыйк булдык.

Ә Татар Байтуганы авылындагы «Әлифба» музеенда булу — безнең өчен иң зур һәм хөрмәтле истәлек булып калачак. Без бит Әлифба, Туган тел дәреслекләре аша дөнья белән таныша башлаган идек. Ә аларның авторы Сәләй ага Вагыйзов икәне безнең өчен чын ачыш булды. Шушы музейны булдыру өчен күп көчен, вакытын куючы, шулай матур алып баручы Нурания ханым Абзаловага бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Яз көне эш күп булуга карамастан, ул безнең өчен ике сәгатьлек экскурсия уздырды. Бөтен нәрсәне тәфсилләп сөйләп бирде. Аның кебек кешеләр булганда, татар милләте, тарихы, теле югалмас, Аллаһы теләсә. Нурания ханымның изге эшендә зур уңышлар телибез.

Азнакайга кайткач, дусларыбызга, туганнарыбызга Камышлы яклары, «Әлифба» музее турында сөйләдек. Күбесе инде шул якларга барып, музейны күреп кайтырга хыялланалар.
Телебезне, динебезне, данлы милләттәшләребезнең истәлеген саклап яшәүче Самара өлкәсе кешеләренә зур рәхмәт!

Q_QbSiyfXRg

Нәфис һәм Гөлнара ХӘКИМОВлар.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 609

Комментирование запрещено