Мәктәп еллары һәрберебезнең күңелендә аерым бер урын биләп тора. Чәчәк бәйләмнәрен тотып, уку йортын тәүге тапкыр атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр үткән дәвердә сыйныфташлар да, укытучылар да бер-берсе өчен якын кешеләргә әвереләләр, бер зур гаиләне хәтерләтәләр бит.
Менә 1983 елда Елховка районының Тупли авылы мәктәбен бетергән милләттәшләребез дә укыган елларда да бик тату булганнар һәм бүгенге көндә дә шушы ныклы дуслыкларын саклап яшиләр, биш ел саен классташлары белән очрашып торалар.
Ә быел мәктәпне тәмамлауларына 40 ел тулган икән инде. Шушы уңайдан алар Самарның “Белоснежка” кафесында вафат булган укытучылары, сыйныфташлары һәм мәктәпнең башка хезмәткәрләре рухына багышлап дини мәҗлес үткәргәннәр.
“Без укыган елларда Тупли мәктәбе гөрләп торды, укучылар бик күп иде.
Беренче класска без 50 бала бардык, ике параллель сыйныфта белем алдык. Аннары инде тора-бара килүчеләр дә, китүчеләр дә булды. Шулай итеп, ике 10нчы сыйныфны барлыгы 36 укучы тәмамлады.
Элеккеге елларда очрашу кичәләребез башка форматта уза иде. Казаннан танылган җырчыларны чакырып, көндез авыл клубында ата-аналарыбыз, укытучылар өчен концерт куйдырабыз. Ә кичен, мулла дәшеп, мәктәптә табын корабыз. Әти-әниләр, мөгаллимнәребез таралышкач, үзебез генә калып, сөйләшеп утырабыз.
35 һәм 40 еллык очрашу кичәләре исә “Белоснежка” кафесында дини мәҗлес буларак үтте. Аның хуҗасы Тәлгат Мортазин – безнең авылдашыбыз. Биредә татар коллективы эшли. Һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Хәләл ризыклардан мул өстәл коралар. Безнең ихтыяҗларны, теләкләрне исәпкә алып, барысын да югары дәрәҗәдә оештыралар, рәхмәт яугыры.
Быел без бер уй-фикергә килдек тә вафат булган классташларыбыз, Тупли авылы мәктәбенең без белгән барлык укытучылары һәм башка хезмәткәрләре рухына багышланган Коръән мәҗлесе үткәрергә булдык.
Кызганыч ки, ике параллель сыйныфтан уналты кеше мәңгелеккә китеп барды:
Әхтәм кызы Нурия Әхмәтҗанова,
Минәхмәт улы Юныс Вәлиев,
Нургали улы Галимҗан Гыйльметдинов,
Нәбиулла улы Хәтимулла Кәлимуллин,
Мөхәммәтгали улы Хәмзә Лотфуллин,
Миневәли улы Равил Хисмәтуллин,
Гомәрҗан улы Юныс Гайнетдинов,
Мотыйгулла улы Фатих Гыймадиев,
Габделхак улы Рәшит Идрисов,
Хәтимулла улы Рәшит Исмәгыйлев,
Нурулла улы Йосыф Садыйков,
Әзгат улы Тәлгат Зәйдуллин,
Зиннәт улы Равил Гарифуллин,
Минәхмәт улы Равил Якупов,
Нургали кызы Сафия Лотфуллина,
Минәхмәт кызы Зәмзәмия Шәрәпова.
Мөгаллимнәрнең, мәктәпнең башка хезмәткәрләре – идән юучылар, хуҗалык эшләрен алып баручылар һәм башкаларның да бик күбесе якты дөньяда юк инде:
Илһам кызы Җария Дәүләтшина,
Мотыйгулла кызы Гаян Хәлиуллина,
Хәйдәр кызы Фәһимә Вәлиәхмәтова,
Нургали кызы Гөлфия Гайсина,
Нәбиулла улы Хәйрулла Сафин,
Нигъмәт улы Абдулла Насыйров,
Имам кызы Равия Насыйрова,
Акбәр кызы Наҗия Усманова,
Закир улы Гомәр Шәкүров,
Аләветдин кызы Алия Шәкүрова,
Аләветдин кызы Мәдинә Сатдарова,
Әхмәт улы Гали Сатдаров,
Мәхмүт улы Мәзгут Вәлиәхмәтов,
Җәләлетдин улы Йосыф Шәрипов,
Насыйбулла кызы Лалә Вәлиәхмәтова,
Вәлиәхмәт улы Минәхмәт Вәлиәхмәтов,
Мөхәммәтгата улы Әнвәр Зилидинов,
Шакирҗан кызы Наҗия Шәрәпова,
Әхмәт кызы Хәдичә Мөхтәрова,
Ясави кызы Гөлсинур Гәрәева,
Исмәгыйл кызы Сара Камалетдинова,
Нурмөхәммәт кызы Галия Загретдинова,
Әүхәт улы Тәлгат Мингалиев,
Кашап улы Зөфәр Салиев,
Мәхмүт улы Ярулла Мостафин,
Хәлил кызы Мәрьям Шәкүрова,
Габбас улы Камил Камалетдинов,
Гәрәй улы Габдерәүф Гыйльманов,
Әхмәт улы Минегали Хуҗин,
Мөхәммәт улы Минегали Давыдов,
Касыйм улы Хөсәен Шәрәпов,
Салимҗан улы Галимҗан Садров,
Таһир улы Исмәгыйл Мәхмүтов,
Мөхәммәтгәрәй кызы Нурҗиһан Хуҗина,
Мәхмүт кызы Әминә Мөхетдинова,
Гәрәй кызы Минегаян Гыйльманова,
Минсафа кызы Гөлсем Зәйнуллина,
Вәлиәхмәт кызы Нәсыйха Зәйдуллина,
Гәрәй кызы Минҗиһан Гиләчева,
Зәйдулла кызы Хәдичә Шәрәпова
һәм башкалар.
Сүз уңаеннан, шушы исемлекләрне төзергә бик зур ярдәм күрсәткән авылдашыбыз Исмәгыйль Латыйповка олуг рәхмәтебезне белдерәсем килә. Ул 1987 – 1997 елларда Тупли мәктәбе мөдире булып эшләде.
Һәрберебез мәҗлескә белгәннәребезне укып килгән идек. Әрвахлар рухына өч тулы Коръән багышланды, Аллаһыга шөкер. Раббыбыз укыганнарыбызны кабул итсен иде.
Коръән ашын безнең авылда туып-үскән, ә бүгенге көндә Самарда яшәүче Хәтимулла улы Габдулла Гыйльметдинов бик матур итеп алып барды. Аңа Аллаһының рәхмәтләре яусын.
Шуны да әйтеп үтәргә телим, күп классташларыбыз төрле сәбәпләр аркасында Коръән ашына килә алмадылар. Әмма, садакаларын җибәреп, безгә кушылдылар.
Бүгенге көндә, Аллаһыга шөкер, укытучыларыбыз – Гайнетдин улы Наил һәм Мөстәкыйм кызы Зөлфирә Гыйматдиновлар, Тәлгать кызы Равилә Зилидинова, Вәлиәхмәт кызы Әлфия Зилидинова исән-саулар. Мәҗлескә җыйган садакаларыбыздан аларга да өлеш чыгарып, үзләренә күчтәнәчләр алдык.
Шулай ук Тупли авылының өч мәчетенә хәерләребезне һәм вафат булган укытучыларның, мәктәп хезмәткәрләренең, классташларыбызның исемлекләрен җибәрдек. Аларның исемнәре Аллаһы йортында да искә алынып, рухларына догалар барып торсын иде.
Әлхәмдүлиләһ, безгә бик гыйлемле, дәрәҗәле, мактаулы, абруйлы мөгаллимнәр белем бирделәр.
Гайнетдин улы Наил абый Гыйматдинов физика дәресен алып барды. Ул “Б” сыйныфының җитәкчесе иде. Бүгенге көндә Наил әфәнде Тупли авылының Таш мәчете имамы булып хезмәт итә.
Аның хәләл җефете – Мөстәкыйм кызы Зөлфирә Гыйматдинова алгебра белән геометрия фәннәрен укытты, “А” классын җитәкләде.
Биш ел элек сыйныфташлар белән очрашу мәҗлесен нәкъалар алып барганнар иде.
Тәлгать кызы Равилә Зилидинова, Вәлиәхмәт кызы Әлфия Зилидинова рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бардылар.
Аркадий кызы Татьяна Ярушкина 5 – 7 сыйныфларда укыганда безнең класс җитәкчебез иде.
Аның ире — Арсентий улы Степан Ярушкин черчение һәм хезмәт дәресләреннән белем бирде.
Харис кызы Әлфия Гыйниятуллина җыр дәресләрен алып барды. Мәктәбебездә пианино бар иде. Әлфия апа уйный, без җырлый идек.
Александр кызы Анна Әбүзарова тарих фәнен укытты.
Хөсәен улы Ибраһим Шәрәпов башлангыч хәрби әзерлек дәресен алып барды.
Класстан тыш эшләр бүлеге мөдире Борһан улы Таһир Әбүзәровны да телгә аласым килә. Без сигезенче сыйныфта укыганда, кышкы каникулларда, ул мәктәпнең “яхшы” билгеләргә укыган балаларын, активистларны Харьков шәһәренә алып барган иде. Элек һәр елны укучыларны шулай төрле шәһәрләргә экскурсияләргә йөртәләр иде бит. Безгә, мәсәлән, Харьковны күреп кайтырга насыйп булды.
Атап үткән укытучыларыбыз бүгенге көндә исән-саулар, әлхәмдүлилләһ.
Вафат булган мөгаллимнәребездән татар теленукыткан Аләветдин кызы Галия апа Шәкүрованы,безне тракторда йөрергә өйрәткән Нәбиулла улыХәйрулла Сафинны,алгебра дәресен алып барганМөхәммәтгата улы Әнвәр Зилидиновны сагынып искә алабыз.
Беренче укытучыларыбыз — Илһам кызы Җария апа Дәүләтшина һәм Мотыйгулла кызы Гаян апа Хәлиуллина да йөрәкләребездә мәңгелеккә сакланачаклар.
Мөгаллимнәребез безнең өчен икенче әти-әни булдылар. Безне чын күңелләреннән кайгыртып, үз балаларыдай күреп эшләделәр алар.
Башлангыч сыйныфларда икенче сменада укыдык. Кышларын мәктәптән чыкканда инде караңгы төшкән була иде. Укытучылар, һәрберебезгә шарфларны бәйләп, төймәләребезне эләктереп, бияләйләрне кидереп җибәрәләр. Бер очта яшәгәннәрне, сез бергә кайтасыз, дип, кулдан тоттырып озаталар иде.
Элеккеге елларда Туплидән өч чакрым ераклыкта урнашкан Чишмәле авылы булган. Без үскәндә ул беткән иде инде. Матур табигатьле җир бу. Урман эчендә коесы да бар. Без җәйләрне шунда оештырылган хезмәт лагерында уздыра идек. Палаткаларда яшәп, чөгендер утап, су кереп, футбол уйнап, спорт ярышларында катнашып, бик тә күңелле, кызыклы үтә иде ул чаклар! Укытучыларыбыз белән бергә эшли, бергә ашый идек. Алар безнең сердәшчеләребез дә, киңәшчеләребез дә булдылар.
Үзләре дә, кулларына китмән (мотыга) тотып, безнең белән беррәттән чөгендер утыйлар иде. Боларның барысы да безне тагын да берләштерә, якынлаштыра торган иде.
Шунысы мөһим – мөгаллимнәребез безгә белем генә түгел, төпле тәрбия дә бирделәр. Һәм сүз белән әйтеп кенә түгел, үз үрнәкләрендә күрсәтеп. Безгә остаз гына түгел, ә өлкән иптәш тә була белделәр. Аларга мең рәхмәтлебез.
Мәҗлес барышында Габдулла абый Гыйльметдинов да Тупли мәктәбе укытучылары турында күп сөйләде. “Без – бәхетле буын, мөгаллимнәребез безгә тирән белем һәм күркәм тәрбия бирделәр. Үз-үзләрен аямыйча, җан-тәннәрен биреп, хезмәтләрен ихластан яратып, һәр балага зур игътибар һәм кайгырту күрсәтеп эшләделәр алар”, — диде Габдулла әфәнде.
Бүгенге көндә дә, шөкер, укытучыларыбыз белән күрешеп, аралашып, киңәшеп яшибез. Үзләренә булган хөрмәт хисләребез еллар үткән саен кимеми, киресенчә, арта, ныгый гына бара. Алар да безне якын күрәләр. Инде үзебез дә олыгаеп, оныкларыбыз туып, әби-бабай булгач, мөгаллимнәребезнең фидакарь хезмәтен бик яхшы аңлыйбыз.
Аллаһыга шөкер, Коръән мәҗлесебез матур үтте. Барыбызның да Коръән сүрәләре укып килүе күңелгә ятты. Укытучылар, сыйныфташларыбыз рухына багышлап башкарылган эшебез бу. Бездән разый булып ятсыннар иде”, — дип сөйләде Рифкат Хуҗин.
Аның берничә классташыннан да уй-фикерләре белән уртаклашуларын сорадым.
“Җәмилә Хәйруллова (кыз фамилиясе – Мингалиева):
“Без гөрләп үстек. Һәр йортта диярлек сыйныфташларыбыз яши иде. Урамнан керми дә идек. Нинди күңелле вакытлар булды ул!
Бүгенге көндә дә бер-беребез белән аралашуыбызга бик шатланам. Бәйрәмнәр, туган көннәр белән котламыйча калмыйбыз.
Очрашу кичәләрендә классташларыбызны күргәч, күңел күтәрелә, яшәреп китәсең. Кызлар белән без аерым да күрешеп торабыз әле, кунакка йөрешәбез. Мәктәп елларындагы фотоларны карап, кызыклы хәлләрне искә алып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз.
Сыйныфташларым — минем өчен бик якын кешеләр. Ун ел буена, һәр көнне күрешеп, аралашып, бергә укып йөрдек бит.
Хөрмәтле укытучыларыбызны да бик сагынам. Безне кеше итеп чыгардылар алар. Наил абый, Зөлфирә апа Гыйматдиновлар белән берәрсенең мәҗлесендә очрашкач та, кочаклашабыз, хәл-әхвәл сорашабыз. Якын күрәләр, рәхмәт.
Раббыбыз безгә киләчәктә дә шундый дус булып гомер итәргә язсын иде”.
Нурия Миннигулова (кыз фамилиясе – Исхакова):
“Без, “А” сыйныфында укучылар, барыбыз да авылның бер очында яшәдек. Мәктәптән, уйнап, шаярып, гел бергә кайта идек. Рифкат Хуҗин белән Юныс Вәлиев кына башка якта торалар иде. Рифкат әле дә: “Сез бөтенегез дә җыелып китә идегез. Ә без сезгә көнләшеп карап кала идек”, — дип исенә төшерә.
Безнең балачак кызыклы булды шул. Балалар бик күп иде. Хәзер генә, укучылар саны аз булганга, кызганычка, мәктәбебез ябылды. Нарасыйлар Елховкага йөреп белем алалар.
Укытучыларыбыз бик яхшы иде безнең. Наил абый, Зөлфирә апа Гыйматдиновлар, Равилә апа, Әлфия апа Зилидиновалар, Галия апа Шәкүрова һәм башкалар мөгаллим буларак та, кеше буларак та әйбәтләр иде. Наил абый таләпчән булды. Безнең малайлар аңардан куркалар иде инде (көлә). Безгә тирән белем, лаеклы тәрбия биргәннәре өчен үзләренә олуг рәхмәт.
Классташларыбыз белән укыганда да тату булдык, хәзер дә дуслык җепләрен өзмибез. Аллаһы бирсә, киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанам”.
Ислам Хәкимов:
“Мәктәп еллары истән чыкмый. Сыйныфыбыз бик тату, бердәм, актив булды безнең. Төрледән-төрле чараларда катнашып килдек. Бәйрәмнәр уңаеннан кичәләр үткәрә идек.
Ул чаклар миңа аеруча кадерле. Ник дисәгез, гомерлек мәхәббәтем нәкъ мәктәптә яралды минем. Классташым Хәзинә белән укыган елларда ук бер-беребезгә гашыйк булдык. Аннары өйләнештек һәм менә инде 34 ел бергә без. Бер кыз үстердек, бер оныгыбызга сөенеп туя алмыйбыз. Бәхетебез түгәрәк, әлхәмдүлилләһ.
“Бер күрешү – үзе бер гомер”, — дип юкка гына әйтмиләр инде. Сыйныфташларым белән очрашу миндә һәрвакыт тирән тәэсирләр калдыра”.
Венера Шәрәпова (кыз фамилиясе – Дәүләтшина):
“Мәктәп еллары, әлбәттә, сагындыра. Кызганыч, яшьлек үтте. Хәзер инде ул күңелле чакларны искә алырга гына кала.
Без барыбыз да яхшы укыдык, актив идек. Бер-беребезгә ярдәмләшеп үстек.
Мөгаллимнәребез искиткеч яхшы булды. Алар безгә укуда гына түгел, шәхси проблемаларыбызда да булышалар иде.
Сыйныфташларым белән күрешү минем өчен бер бәйрәм булып тора. Рифкаткә, Искәндәргә, кызларыбыз Нурия, Гөлгенә, Җәмиләгә рәхмәт. Алар инде — безнең иң актив кешеләребез, очрашуларны оештыралар, безне чакыралар, җыялар.
Классташларны күргәч, үзләренә шулкадәр күп нәрсәне сөйлисе килә. Тик вакыт җитеп бетми шул. Алар миңа үз туганнарымдай якын. Барысы да исән-сау, озын гомерле булсыннар”.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, №1 (38), 2023 ел.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
Просмотров: 1051
Без Зирекле Куак мэктэбен 1980 елны тямамлаган классташлар белэн биш елга бер очраша идек, хазер ел саен очрашырга дип суз бирдек