Набрались сил и знаний / Сәламәтлек һәм белем туплап кайттылар

IMG_20230716_054624_654С 3 по 16 июля в детском оздоровительно-образовательном центре «Золотая рыбка» прошла городская профильная смена с этнокультурным компонентом «Наследники традиций». Ее организатором выступила самарская школа «Яктылык» при поддержке Регионального духовного управления мусульман Самарской области и лично муфтия Талип хазрата Яруллина.   

Школа «Яктылык»  с момента своего образования работает на сохранение татарской культуры, обычаев и языка. При этом, не забывая и о духовных ценностях подрастающего поколения. Смена «Наследники традиций» еще раз показала насколько у нас творческие, талантливые и духовно развитые дети.
IMG_20230714_114907_622
Отрадно, что в этой смене участвовали ребята из разных школ Самары.Это ещё раз доказывает сплочённость татарского народа, его наследия.Педагогический коллектив школы «Яктылык»: руководитель смены заместитель директора по внеурочной работе Альфия Мамышева, учитель татарского языка  Фаузия Давлетбаева, учителя начальной школы Роза Биктемирова,  Завадария Мустакаева и Лилия Абдулхалимова проводили интегрированные мероприятия по татарскому языку, истории татарского народа и татарской культуре. Занятия по основам Ислама и арабской графике проводили воспитатели  Детского центра развития «Йолдыз» Талия Шигапова и Амина Каримова. 
IMG_20230716_054624_654
Заключительным этапом смены стала интеллектуальная игра «В мире Ислама», организованная на 4 станциях: «Сорау-жавап», «Зирэк бала», «Алифляндия» и «Ясриб». Членами жюри выступили председатель РДУМСО Талип хазрат Яруллин, представители  Культурно-просветительского центра «Наследие»  Рамазан Шигапов и Динар Каримов, директор МБОУ Школы «Яктылык» Радик Газизов.
IMG_20230716_054709_261
Дети продемонстрировали отличные знания и были награждены грамотами, сертификатами и подарками от Фонда «Волжская Булгария» и РДУМСО.
20230714_120515
***
3–16 июльдә “Алтын балык” балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү лагеренда “Гореф-гадәтләр мирасы” этник мәдәният профильле шәһәр сменасы үтте. Аның оештыручылары – Самараның “Яктылык” татар мәктәбе МБОУ Школа «Яктылык» , региональ Диния нәзарәте идарәсе һәм шәхсән мөфти Талип Яруллин.“Яктылык” мәктәбе, барлыкка килгәннән бирле, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү өстендә эзлексез эш алып бара. “Гореф-гадәтләр мирасы” сменасы бу мәктәптә никадәр иҗади җанлы, сәләтле һәм рухи яктан бай балалар укуын күрсәтте.

Сменада Самараның төрле мәктәпләрендә укучы татар балаларының да катнашуы куандыра. Бу — татар халкының бердәмлеген күрсәтә торган мөһим фактор. “Яктылык мәктәбенең педагоглары – смена җитәкчесе, мәктәптән тыш эш буенча директор урынбасары Әлфия Мамышева, татар теле укытучысы Фаузия Давлетбаева Фәүзия Дәүләтбаева, башлангыч мәктәп укытучылары Роза Биктимирова, Җәүһәрия Мостакаева һәм Лилия Абделхәлимова татар телен өйрәнүгә яраклаштырылган чаралар, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча дәресләр уздырдылар. Ислам дине нигезләре һәм гарәп графикасын өйрәнергә “Йолдыз” балаларны үстерү үзәге тәрбиячеләре Талия Шиһапова һәм Әминә Кәримова булыштылар.

Смена ахырында “Ислам дөньясында” дип аталган интеллектуаль уен оештырылды. Ул дүрт “станция”дән тора иде: “Сорау-җавап”, “Зирәк бала”, “Әлифләндия” һәм “Ясриб”. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Мирас” мәдәни-агарту үзәге вәкилләре Рамазан Шиһапов һәм Динар Кәримов, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов составындагы жюри бик абруйлы һәм кырыс булуына карамастан, балалар каушамадылар, бик яхшы билгеләр алып, “Идел Болгары” һәм РДУМСО Мактау грамоталары, сертификалары һәм бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Әлфия МАМЫШЕВА.
«Бердәмлек».

 

Просмотров: 915

Комментирование запрещено