Барлык укучыларны, студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан, чын күңелдән тәбрик итәм.
1нче сентябрь һәммәбез өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Нинди генә югары үрләр яуласак та, юл башы мәктәптән башлана.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, үз көчегезгә ышану һәм яңа казанышлар телим!
Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, Самар дәүләт социаль-педагогик университетының икътисад кафедрасы профессоры, «Яктылык» татар мәктәбенең попечительләр советы рәисе.