22 июльдә Россиядә Сәүдә хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте
Искиткеч тизлектә барган көндәлек тормышыбызны сәүдә үзәкләреннән, кафе-кулинарияләрдән башка күз алдына китерүе дә кыен. Арып-талып эштән кайткан кешенең кичке ашны әзерләп торырга вакыты калмый, юл уңаеннан кулинария кибетенә кереп, пилмән-кәтлит сатып ала да гаиләсен өстәл янына чакыра. Ә сатып алынган ризыкның сыйфатлы, тәмле, хәләл булу-булмавы икенче мәсьәлә инде ул.
Самараның Гагарин урамы, 115Б йорт адресы буенча урнашкан «Белоснежка» хәләл кафесын шәһәр халкы күптән инде яратып өлгерде.
Олы яшьтәге якташларыбыз, бәлки, хәтерлиләрдер: элек бу бинада 11 санлы төзү трестының гади ашханәсе эшләп тора иде. Аны «Белоснежка» кафесы дәрәҗәсенә күтәргән Бибинур Нуретдинова һәм Сафия Сәйфуллова хезмәт юлларын нәкъ менә шул ашханәдә башлап җибәргәннәр.
Буталчык үзгәртеп кору чорында күп кенә дәүләт оешмалары таркалып юкка чыкты. Ә менә Бибинурның тормыш иптәше Марат еракка карап фикер йөртүче кеше булып чыккан. Нәкъ ул ашханәне ябылудан саклап калуда һәм «Белоснежка» кулинария-кибете итеп үзгәртүдә төп рольне башкара.
Әйе, сәүдә эше җиңелләрдән түгел. Әмма алтын куллы, һәркем белән уртак тел табып, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра белгән Марат әфәнде башлаган эшен эзлекле алып бара — тату коллектив туплана һәм эшләре алга бара башлый. Кызганыч, ул арабыздан бик иртә китте. Әмма аның эшен улы Тәлгать һәм кызы Алия гаиләләре лаеклы рәвештә дәвам итәләр.
Мәкаләне тулысынча «Бердәмлек» газетасының 22 июль санында укый аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА-ДОРОНИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 807