Татарстанның “кара алтын” башкаласы Әлмәттә этнофестиваль үтте
Зур максатлар куеп, алга бару өчен кеше, иң беренче чиратта, үткәнен белергә тиеш. Ә үткәнне өйрәнү үз нәселең, милләтең, туган җирең, кан-кардәшләреңнең тарихын белүдән башлана. Дөрес, бүгенге көндә интернет челтәреннән теләсә нинди милләт, нәсел-ыру турында бик күп мәгълүмат эзләп табарга була. Әмма аларның берсе дә үз күзләрең белән күрү, үз кулларың белән тотып, яшәеш рухын үз күңелең белән тоемлап карауга җитми…
Җәйнең нәкъ уртасында Әлмәт шәһәрендә ел саен үткәрелә торган “Каракүз” этнофестивале төрле милләт кешеләрен җыйды. Әлеге матур чарада миңа да гаиләм белән катнашырга насыйп булды. Читтә яшәүче татар гаиләсе булсак та, без һәрвакыт ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны сакларга, башкаларга да тапшырырга тырышабыз. Шуның өчен мондый фестивальдә катнашу, татар мохитын һәр күзәнәгебез аша тою безнең өчен зур бәйрәм булды. Бигрәк тә татар халык авыз иҗаты белән кызыксынган нәни кызыбыз татарларның бердәмлеген, киемнәрен, ризыкларын, йолаларын күреп шаккатты. Бу фестиваль аша һәрберебезнең йөрәгендә “мин татар баласы” дигән горурлану хисе уянды.
Этнофестиваль кунакларны зур һәм мәһабәт Каракүз рәсеме белән каршы ала. Аның белән янәшә генә балалар өчен уен мәйданчыгы төзелгән. Монда һәр нәни бала ата-бабаларыбыздан калган экспонатларны комнан эзләп ала ала, тапса — үзен чын археолог итеп тоя. Экспонатны тапкан кешегә махсус бүләк тә каралган.
Безнең бабаларыбыз бервакытта да һөнәрсез яшәмәгән. Шуның өчен этнофестивальнең зур өлеше илебезнең төрле регионнарында хезмәт күрсәткән һөнәр ияләренә багышланган иде. Монда һәр кеше һөнәрчеләр ясаган әйберләргә соклану белән беррәттән үзен дә төрле осталык дәресләрендә сынап карый ала. Агачтан, күннән эшләнгән көндәлек кирәк-яраклары бигрәк тә кызыктырырлык итеп ясалган.
Төп сәхнәгә илтүче юл да җирле җитештерүчеләрнең эшләнмәләре белән бизәлгән. Бәйрәм кунаклары монда этномаркет белән таныша, күзләре төшкән экспонатларны сатып ала алдылар. Бигрәк тә тимерче алачыгы олыларга да, кечкенәләргә дә бик кызыклы булып тоелды.
Төрле һөнәрләрдә сынала-сынала, талчыккан кунаклар милли ашлар белән сыйландылар. Һәрвакыт без ашап торган өчпочмак, өлеш белән беррәттән үзбәк ашы, чын үзбәк пылавы һәм милли эчемлекләрдән дә авыз итәргә дә мөмкин булды.
Сәхнәдә Мордовия Республикасыннан килгән “Мерема”, Удмуртиядән – “Айкай”, Татарстаннан – “Зәкәрия”, Красноярск өлкәсеннән – “Веданъ Колодъ” ансамбльләре, Алтайдан – Болот Байры¬шев, Якутиядән – Олена Уутай кебек артистлар бәйрәм сәхнәсен бермә-бер бизәделәр.
“Каракүз” үз эченә төрле милләт вәкилләрен җыйды, һәр милләтнең йолаларын, мәдәниятен, җырларын сыйдырган зур, якты мәдәни чара булды. Монда килгән һәр кеше төрле милләт халыкларының яшәешен тоемлап, этнографик яктан баеп, матур истәлекләр, зәркан эшләнмәләр һәм бер кочак хис-кичерешләр алып кайтып китте.
Милләтләрне берләштерүче мондый чаралар илебездә күбрәк оештырылсын, анда катнашкан һәр бала үз милләтенең саклаучысы булсын иде!
Рәхимә ХАЙРОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 679