XXXIII Татар яшьләре көннәрен үткәрү вакыты билгеле

78d341d67b17b5dfb42c87f90227b577XXXIII Татар яшьләре көннәре Боровое Матюшинодагы «Идел» яшьләр үзәгендә 13-17 сентябрьдә узачак. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Наилә Галиева хәбәр итте.

«Форумда барысы 150 кеше катнашыр, дип көтәбез. Программаларны әзерлибез. Башка еллар белән чагыштырганда программада зур тайпылышлар булмас, дип уйлыйм. Яңа чаралар һәм яңа остазлар булырга мөмкин», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул форумның ачылышын Казанда үткәрергә теләвен әйтте.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 610

Комментирование запрещено