Мастер-класс по изучению танца самарских татар-мишарей проведут на набережной Кабана / Самара татар-мишәрләренең биюләрен өйрәнү буенча мастер-класс Кабан яр буенда үткәреләчәк

60775938aa84ed0d64d2b2db0fc24b8d-1-e1690961195150-620x330На набережной озера Кабан 3 августа пройдет очередное занятие проекта «Хәрәкәттә – бәрәкәт». На этот раз жителей и гостей Казани научат танцу самарских татар-мишарей.

Вечер начнется с перформанса «Вакка басу» («Мелкая дробь»). Это одна из особенностей танца татар, проживающих в Самарской области. В музыкальной части представления наряду с татарскими традиционными мелодиями прозвучат песни из фольклора самарских татар – «Ярмәк вагы», «Камышлы вагы».

Участие в перформансе и мастер-классе примут профессиональные танцоры: педагог-балетмейстер и солист ансамбля песни и танца «Нардуган» Фанис Хайруллин, артист балета Государственного ансамбля песни и танца РТ Руслан Хабибуллин, экс-солистка ансамбля танца «Казань» и педагог-хореограф Детской школы искусств Приволжского района столицы РТ Лилия Хамидуллина.

Команда талантливых инструменталистов – педагог Ильяс Фархуллин (курай, тальян, гармонь) и музыкант оркестра фольклорного ансамбля «Бермянчек» Рустам Рафигуллин (баян) также присоединится к мастер-классу. Начало – в 18:00, вход свободный, сообщили в Отделе по реализации национальной политики в области языковой культуры Исполкома.

Проект «Хәрәкәттә – бәрәкәт» реализуется Мэрией Казани совместно с Дирекцией парков и скверов города при поддержке Комиссии при Раисе РТ по вопросам сохранения, развития татарского языка и родных языков представителей народов, проживающих в республике.

tatar-congress.org

***

Программада профессиональ биючеләр катнашындагы перформанс һәм җанлы музыка каралган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче август). Кабан күле буенда 3 нче августта «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Бу юлы Казан халкын һәм кунакларын Самара татар-мишәрләре биюенә өйрәтәчәкләр.

Кичә «Вакка басу» перформансы белән башланачак. Бу Самара өлкәсендә яшәүче татарларның бию үзенчәлекләренең берсе. Тамашаның музыкаль өлешендә татар традицион көйләре белән беррәттән Самара татарларының фольклорыннан – «Ярмәк вагы», «Камышлы вагы» көйләре яңгыраячак. 

Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Руслан Хәбибуллин, «Казан» бию ансамбленең экс-солисткасы, Казан шәһәренең Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбенең педагог-хореографы, «Алтын» студиясенең хореография мәктәбе педагог-репетиторы Лилия Хәмидуллина катнашачак. 

Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста инструменталистлар командасы җавап бирә: тальян, гармун, курайда педагог Ильяс Фархуллин, баянда «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле оркестрының музыканты Рөстәм Рафигуллин уйнаячак. Башлану вакыты 18:00 сәгатьтә, керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Башкарма комитетның тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә. 

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла.

kzn.ru

Просмотров: 677

Комментирование запрещено