Соңгы халык санын исәпкә алуга татарлар әзерләнеп килделәр һәм бик теләп үзләрен — татар, туган теле дә татар теле дип белдерделәр. Шулай да, кызганычка, татарлар саны бик күп¬кә кимегән булып чыкты. Өстәвенә, мәк¬тәпләрдә татар телен укытуга сәгатьләр бик аз бирелә башлады, катнаш никахлар саны артканнан арта бара. Әлбәттә, бу тенденция милли җанлы халыкны бик борчый.
Бөек татар халкының асылын ничек саклап калырга була соң, дигән сорау белән Татарстанда нәшер ителүче “Идел” журналында эшләгән якташыбыз, 17 ел элек туган авылы Карабиколга кайтып яшәүче хезмәт ветераны Гөлсирә Әбүзәр кызы Гайнанова янына килдем.
- Гөлсирә апа, башта “Бердәмлек” газетасы укучыларын үткән тормыш юлыгыз белән таныштырып үтегезче.
- Мин менә шушы матур табигатьле Карабикол авылында туып-үстем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга китеп, дәүләт университетына укырга кердем. Шулай итеп, тарих-филология факультетының тарих бүлеген тәмамлап чыктым һәм 1977 елда яңа гына ачылган һөнәри-техник педагогика буенча фәнни-тикшеренү институтында лаборант булып эшли башладым. Бераздан фәнни хезмәткәр вазифасына күчтем, 1988 елда җәмгыяви фәннәр, ягъни тарих һәм обществоведение укыту лабораториясе ябылу сәбәпле, институттан китәргә мәҗбүр булдым. Чөнки марксизм-ленинизм теориясе дә, партия күрсәтмәләре дә гамәлдән чыгарылды, ә ул фән нигезе иде.
Үзгәртеп кору җилләре татарларга суверенитет сулышын өрде, шул дулкында 1989 елда ике телле: татар һәм рус телендә басылып чыга торган “Идел” журналына машинистка булып урнаштым. Дөрес, бер елдан мине хатлар бүлеге мөхәррире итеп күчерделәр. Баш мөхәррир урынбасары, хөрмәтле Роза ханым Кожевникова кулы астында, аның ярдәме белән мин акрынлап мөхәррирлек һөнәрен үзләштердем, татарчадан рус теленә төрле материаллар – публицистика, тарих, әдәбият һәм сәнгатькә багышланган мәкаләләр тәрҗемә итәргә өйрәндем. Рус телле “Идель” журналында иң зур тәрҗемә эшем шагыйрь, журналист Рәфикъ Юнысның “Татарстан референдумы” исемле ике ел дәвамында басылган мәкаләләр сериясе булды. Шул ук елларда күренекле язучылар М.Галиев, Н.Гый¬матдинова, Р.Зәйдулла, Р.Мөхәммәтшин хикәяләрен төр¬ле китап җыентыкларына тәрҗемә иттем. Шулай ук табибә С.Шәрипованың “Сәламәтлек серләре” (1996), З.Хөсниярның балалар өчен ислам диненә багышланган хикәятләр — “Тормыш китабы” (2003), җырчы У.Әлмиевнең автобиографик китабы “Еллар һәм җырлар” (2015) һәм башкалар.
- Тагын нинди эшләрдә катнаштыгыз?
— Татар шигъриятен рус телле укучыга танытуда өлешем бар, дип саныйм. Күп кенә шигырьләргә подстрочник – юлга-юл тәрҗемәләр ясадым. Шул рәвешле танылган татар шагыйрьләре Лена Шагыйрьҗан, Нур Әхмәдиев, Ләбиб Лерон, Рәмис Аймәт, Илсөяр Иксанованың шигъри җыентыкларын рус телендә чыгарырга булыштым. Әле бүген дә иҗади хезмәттәшлегебез дәвам итә. Мин моңа бик сөенәм.
Ә пенсиягә чыккач, мин туган авылым — Карабиколга ялгыз яшәүче әниемне карарага кайттым. Сигез ел бергә яшәгәч, 2017 елда, ул мәңгелек йортына күчте. Шуннан соң мин туган авылым тарихы белән кызыксына башладым. Шушы тарих Шамил абый Галимов төзегән “Самара өлкәсендәге татар авыллары” китабына мәкалә булып керде. Туган як тарихын, кешеләренең язмышын өйрәнүне туганымның улы, медколледж студенты Ринат белән бергә эшлибез. Әйтергә кирәк, ул үзлегеннән гарәп графикасын өйрәнде, мәчетләрдә алып барылган метрика системасын архивлардагы язмалардан өйрәнә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларның исемнәрен, сугыш турындагы мәгълүматларны туплый. Аллаһы кушса, алга таба бәлки яңа бер тарихи җыентык әзерләрбез, дип өметләнәм.
- Гөлсирә апа, сез ни өчен Казаннан киттегез?
— Мин Казаннан унбиш ел элек киттем. Чөнки татар мохиты сүнеп бара дигән нәтиҗәгә килдем. Барысы да формаль рәвештә, программалар һәм планнар бик күп. Ләкин конкрет эшкә килсәң, алар берсе дә гамәлгә ашмый калган. Татар милли университеты ачабыз дип күпме сүз сөйләнде! Ләкин ачылмый калды. Федераль университетта булган татар кафедралары киселеп, юкка чыкты. Татар теле белгечләре санаулы гына калды дисәң дә була. Яңа кадрлар әзерләнми. Шуның өчен татар телен укытуның, үстерүнең киләчәген фаразлап та булмый.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 764