«Итил» фестивалендә «Микулай» фильмы режиссеры Илшат Рәхимбай белән очрашу булачак

495133b200ff2492f167db3c944b7f6b331eb43098df1915e52208f67c63Фестиваль 12 августта Казанның Горький паркында узачак

«Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивалендә «Микулай» фильмы режиссеры Илшат Рәхимбай белән очрашу, фикер алышу булачак.

«Микулай» фильмы июнь азагында Россия кинотеатрларында прокатка чыкты.

«Сәгать кичке биштә лектория зонасында «Микулай» этно-триллеры күрсәтеләчәк. Шунда ук фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай белән очрашу, кино турында фикер алышулар булачак», — диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең сәнгать җитәкчесе Лилия Вәлиева.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 570

Комментирование запрещено