Спорт тормыш сыйфатын һәм яшәү дәрәҗәсен күтәрә

JtkN6LoIG_oАвгустның икенче атнасында үткәрелүче Физкультурачылар көне — профессионал спортчыларның гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә.

Шул уңайдан 30 елдан артык гомерен спортка, сәламәт тормыш рәвешенә, укучыларга физик тәрбия бирүгә багышлаган Рамил Нуретдинов белән әңгәмә корып, бу юнәлештәге үзгәрешләр һәм проблемалар турында сөйләшеп алдык.

Рамил Рифгатович Похвистнево районының Яңа Мансур авылы мәктәбендә 1990 елдан бирле физкультура укытучысы булып эшли.

— Бала чактан көрәш белән шөгыльләндем. Әнием Фәнүзә Зөфәр кызы химия, биология укытучысы һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Кызганычка, миңа өч яшь чагында вафат булды. Шушы ике фактор физкультура укытучысы һөнәрен сайлавымның төп сәбәпчеләредер, — дип башлады сүзен әңгәмәдәшем.

- Ә хәзерге заман балалары спорт белән кызыксынамы? Укучыларыгыз арасында спортта уңышларга ирешкән, педагогиканы тормыш һөнәре итеп сайлаган укучылар бармы?

- Хәзерге балалар… Беренчедән, авыл мәктәпләрендә балалар саны кими бара.. Безнең мәктәптә күрше Сосновка авылы балалары да укый. Узган уку елын шушы ике авылдан 45 бала тәмамлады (17се – Сосновканыкылар). 9нчы сыйныфны тәмамлаган җиде укучыбыз да техникум-колледжларга китеп беттеләр, киләсе уку елында 10нчы сыйныф булмаячак. 1 сентябрьдә мәктәп ишекләрен барлыгы 35ләп бала ачып керер дип көтелә. Алдагы елларда да 10 — 11 сыйныфлар булмаска охшап тора. Шуңа күрә команда уеннары турында онытырга туры киләчәк. Мәсәлән, футбол уйнар өчен унберәр кешедән торган ике команда кирәк. Шунысы да бар: коронавирус пандемиясе вакытында кертелгән читтән торып укулар балаларны бөтенләй телефон һәм интернет әсире иттеләр. Шунлыктан аларда ниндидер активлык уятуы бик кыен. Билгеле инде, физкультура дәресләрендә тиешле күнекмәләрне үтәргә тырышабыз, кышын чаңгыда шуабыз. Спорт түгәрәкләре эшләп тора. Кичләрен спортзалга җыелып шөгыльләнүче укучылар да бар.

Физкультура һәм спортны үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга дәүләт бик зур игътибар бирә. Безнең спортзалда махсус җиһазландырылган тренажерлар бүлмәсе дә, көрәш өчен «борцовский ковер» да бар. Әмма тренерыбыз юк. Элек бар иде, ләкин бу белгечлекне кыскарттылар. Ул эшләгәндә грек-рим көрәше секциясендә шөгыльләнүче укучыларыбыз, ярышларда катнашып, призлы урыннар алалар иде. Шулай да, Рифкать абый Әһлиуллин Сабан туйларында көрәшергә теләгән егетләр белән шөгыльләнергә вакыт таба, ярышларга әзерли.

…Алдагы еллар белән чагыштырганда, җир белән күк арасы инде. Элек балаларны спорт залыннан куып чыгара алмый идек, буш вакытларын гел шунда үткәрәләр иде. Җиңел атлетика, ГТО нормаларын үтәү буенча өлкә ярышларында, өстәл теннисы, волейбол, чаңгы ярышлары буенча район ярышларында җиңүчеләребез күп була иде. “Веселые старты”, “Зарница” кебек күмәк уеннарда да призлы урыннарны яулап килдек.

Хәзер дә төрле ярышларда катнашабыз. Әмма йә укытучылар, йә депутатлар командасы буларак, – дип елмая Рамил әфәнде. (ред. искәрмәсе: Рамил Нуретдинов — «Бердәм РОССИЯ» фракциясе депутаты). – Спорт бит ул балада түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли, авырлыкларны җиңәргә, төшенкелеккә бирелмәскә өйрәтә. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра. Ә бу сыйфатлар хәзерге заманда бик кирәк. Без үзебез дә яшьләргә үрнәк булырга тиешбез. Шуңа күрә чаңгы ярышларында, спортакиадаларда катнашам, скакалка аша сикерү буенча уңышлы чыгыш ясыйм, Сабан туйларында капчык сугышу ярышларында катнашып, призлы урыннар алып киләм. 50 яшьлек юбилеем артта калса да, әлегә үземне әйбәт хис итәм, физик формада дип саныйм һәм даими күнекмәләрне ташларга җыенмыйм.

Соравыгызның икенче өлешенә җавабым кыска – юк. Минем бер укучым гына физкультура укытучысына укып чыкты. Ләкин бер көн дә белгечлеге буенча мәктәптә эшләмәде. Кызганыч, яшьләргә гаилә корып балалар үстерү өчен укытучы хезмәт хакы гына җитми шул, — дип, авыр сулап куйды Рамил Рифгатович.

Физкультура укытучысының тормыш иптәше Лилия ханым да педагог. Кызлары Айгөл быел Самараның Аэрокосмик университетын Кызыл дипломга тәмамлаган һәм шунда эшләргә дә калган, ә 10нчы сыйныфны бетергән улы Динар әлегә булачак һөнәрен сайламаган. Гаилә башлыгы сүзләренчә, ул программист яисә компьютер белгечен сайлар, мөгаен.

YKyA4GxSU6EJtkN6LoIG_o

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 620

Комментирование запрещено