В Год национальных культур и традиций, объявленный в Татарстане, в ДУМ РТ транслитерировали на кириллицу труд выдающегося богослова Муллы Мурада Рамзи «Коръән газыйму-ш-шанның төркичә тәрҗемәсе» и перевели его текст на современный татарский литературный язык.
Перевод Корана, объем которого более 700 страниц, был написан ученым от руки на «иске имля» в 1927-30 годах, когда он жил в уйгурском городе Чугучак (сейчас находится на территории Китая). Специалисты отдела по вопросам шариата ДУМ РТ Идрис хазрат Киёмов и Нурислам хазрат Валиулла транслитерировали рукопись на кириллицу, а затем адаптировали этот текст под современный татарский язык. На данный момент подготовлен 30-й джуз Куръана, то есть его последняя 1/30 часть. Книга готовилась к выпуску менее года. «Этот труд ценен в части изучения татарского богословского наследия, а также особенностей общетюркского языка, широко использованного татарами в дореволюционное время, и татарских традиций составления тафсиров,» — говорит специалист отдела Нурислам хазрат Валиулла.
Издание состоит из двух частей: оригинальный текст на старотатарском языке, набранный на кириллице, и перевод текста на современный татарский язык. По причине трудностей в понимании первой части для современного читателя, значения некоторых слов приведены в сносках, с указанием из какого языка они заимствованы и из какого словаря приведёно его значение. В книге также приведена небольшая информация о самой книге, о ее значении, а также изложен порядок и особенности разъяснения аятов Куръана и методологии, которой придерживался Шейх Мурад Рамзи. Кроме того, для более близкого знакомства читателей с шейхом здесь приведена биография ученого, даны сведения о его учителях, учениках, семье и сохранившихся мнениях других ученых о нем.
Для более точного понимания смысла текста специалисты шариатского отдела ДУМ РТ в своей работе использовали словари старотатарского, тюркского, арабского языков.
Такие труды Шейха Мурата Рамзи, как “Перевод Мактубата имам Раббани”, “Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар”, «Перевод Рашахат гайнал-хайат” известны во всем мусульманском мире. Поэтому изучение данного перевода Куръана имеет важное значение в исследовании татарского богословского наследия и татарского научного языкового стиля начала ХХ века. Мурад Рамзи в своем труде делал отметки и дополнения на полях страниц, поэтому в книге содержится много ценной информации.
Работа над переводом Куръана Шейха Мурада Рамзи продолжается.
Вопрос о сохранении, изучении и распространении наследия Мурада Рамзи и, в частности, о исследовании его перевода Куръана, и транслитерации со старотатарского на кириллицу и переводу на современный татарский язык был поднят 11 мая 2022 года во время встречи муфтия Татарстана Камиль хазрата Самигуллина с общественным деятелем, кандидатом исторических наук Фаридом Уразаевым. Перевод Куръана Мурада Рамзи хранится в его частной коллекции. После этой встречи труд был отсканирован специалистами Издательского дома “Хузур” и передан для перевода на татарский язык.
Еще раньше – 6 мая 2022 года в Сармановском районе Республики Татарстан прошла Международная научно-практическая конференция, посвященная духовному наследию выдающегося татарского религиозного деятеля, ученого Мурада Рамзи. Научное собрание под названием «Известный богослов, просветитель и общественный деятель Мурад Рамзи: история и современность» было организовано исполкомом Всемирного конгресса татар в рамках празднования 1100-летия принятия ислама Волжской Булгарией на родине великого богослова. Почетным гостем научного собрания стал муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин. Международная конференция позволила презентовать участникам уникальный труд ученого – перевод Куръана на татарский язык.
Приобрести книгу Шейха Мулла Мурада Рамзи «Куръан газыйму-ш-шан. Перевод на татарский» можно в фирменном магазине ИД «Хузур» в Казани, а также заказать дистанционно через интернет-магазин:
Магазин: г.Казань, ул. Парижской коммуны, 6. Тел.: +7 (960) 072-74-63;
Склад: г.Казань, ул. Газовая, 14. Тел.: +7(966) 250-00-09;
Интернет магазин: huzurshop.ru
***
Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында Нәзарәттә мәшһүр дин галиме шәех Мулла Морад Рәмзинең «Коръән газыйму-ш-шанның төркичә тәрҗемәсе» дип аталган хезмәтен иске имләдән кирилл язуына күчерделәр һәм хәзерге татар әдәби теленә яраклаштырдылар. Күләме 700 биттән артып киткән иске имләдәге кулъязма галим тарафыннан 1927-30 елларда Кытайдагы Чугучак шәһәрендә яшәгән вакытында эшләнгән. Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлеге белгечләре Нурислам хәзрәт Вәлиулла һәм Идрис хәзрәт Киёмов кулдан иске имлә белән язылган текстны кириллицага җыеп күчерде, аннан соң бу текстны хәзерге татар теленә яраклаштырды. Хәзерге вакытта Коръәннең 30 нчы парәсе, ягъни аның ахыргы 1/30 өлеше әзер. Китапны бастырып чыгару өчен бер елдан кимрәк вакыт кирәк булды. “Әлеге хезмәтне өйрәнү татар дини мирасыбызны, шулай ук татарлар тарафыннан инкыйлабка кадәр кулланылган гомумтөрки тел үзенчәлекләрен һәм татарларда тәфсир төзү традицияләрен өйрәнү юнәлешендә бәяләп бетергесез”, — ди бүлек белгече Нурислам хәзрәт Вәлиулла.
Басма ике өлештән – иске имләдән кирилл язуына күчерелгән оригиналь тексттан һәм хәзерге татар теленә тәрҗемә ителгән тексттан тора. Хәзерге укучы өчен беренче өлешне аңлау кыен булганга күрә, кайбер сүзләрнең мәгънәләре, кайсы телдән алынганын һәм кайсы сүзлектән аның мәгънәсе китерелгәнен күрсәтеп, искәрмәләрдә китерелә. Басмада шулай ук китапның үзе, аның әһәмияте турында мәгълүмат бирелгән, шулай ук шәех Морад Рәмзи тарафыннан кулланылган методология, Коръән аятләрен аңлату тәртибе һәм үзенчәлекләре бәян ителгән. Моннан тыш, укучылар шәех белән якыннанрак таныша алсын өчен биредә галимнең биографиясе китерелә, аның остазлары, укучылары, гаиләсе һәм башка галимнәрнең аның турында әйтелгән фикерләре басылган.
Текстның мәгънәсен төгәлрәк аңлау өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге белгечләре үз хезмәтләрендә иске татар, төрки, гарәп телләре сүзлекләрен файдаланды.
Морад Рәмзинең гарәп телендәге “Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар”, “Имам Раббани мактубаты”, “Рашахат гайнал-хайат” кебек хезмәтләре – мөселман дөньясында киң таралган әсәрләр. Шуңа күрә танылган галимнең Коръән тәрҗемәсен өйрәнү дини мирасыбызны фәнни әйләнешкә кертүдә мөһим роль уйный. Телебез ягыннан караганда, галимнәребезнең китапларны нинди телдә язуы да мөһим. Аннары безгә бу галимнең төрле аятьләрне ничек итеп аңлатканлыгын өйрәнү өчен дә кирәк. Галим битләр кырыенда өстәмәләр дә биреп барган. Китапта Коръән аятьләре белән бәйле бик кыйммәтле мәгълүматлар бар.
Шәех Морад Рәмзинең Коръән тәрҗемәсен өйрәнү эше дәвам итә.
Морад Рәмзинең бай дини мирасын саклау, өйрәнү һәм тарату, аерым алганда, галимнең мәшһүр Коръән тәрҗемәсен иске татар теленнән хәзерге татар теленә күчерү мәсьәләсе 2022нче елның 11нче маенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев белән очрашуы вакытында күтәрелгән иде. Әлеге тәрҗемә Фәрит Уразаевның шәхси коллекциясендә саклана. Бу очрашудан соң әлеге хезмәт мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йорты белгечләре тарафыннан сканерланды һәм татар теленә күчерү өчен тапшырылды.
Аңарчы, 6 майда, Сарман районында мәшһүр татар дин галиме Морат Рәмзи һәм аның мирасына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узган иде. Фәнни җыен “Танылган дин белгече, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзи: тарих һәм хәзерге заман” дигән исем белән бөек дин эшлеклесенең туган җирендә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылды. Фәнни җыенда мәртәбәле кунак булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Халыкара конференцияне үткәрүнең төп максаты галим тарафыннан Коръәннең татар теленә тәрҗемә ителгән оригинал басмасын тәкъдим итү булды.
Шәех Мулла Морад Рәмзинең “Коръән газыйму-ш-шанның төркичә тәрҗемәсе” китабын “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.
Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;http://huzurshop.ru
Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;
Интернет-кибет: huzurshop.ru
Просмотров: 569