Издан новый словарь татарско-мусульманских имен / Татар-мөселман исемнәренең яңа сүзлеге дөнья күрде

49a442f342ff4af4acfc3fa1d1d296b8На днях в рамках объявленного в Республике Татарстан Года национальных культур и традиций в Издательском доме “Хузур” ДУМ РТ вышла в свет книга “Исемнәр китабы” (“Книга имен”) на татарском языке.

Издание составлено в период 2020-2023 гг. Советом казыев Духовного управления мусульман Татарстана. Книга достойна называться одним из самых полных словарей татарско-мусульманских имен – она включает в себя около 8500 позиций. Книга издана с целью укрепления семейных ценностей и татаро-мусульманских традиций.

Вопрос о составлении нового словаря татарско-мусульманских имен поднимался Советом казыев Духовного управления мусульман Татарстана много раз. Религиозные деятели выражали обеспокоенность тем, что в настоящее время в продаже нет подобных изданий, а в сети Интернет даются неполные и неточные толкования татарских имен. Актуальность обусловлена и тем, что в культуру татарского народа из посторонних культур проникли и широко применяются неблагозвучные имена, имена с негативными смыслами или без смыслов.

В целом, в ДУМ РТ уделяется большое внимание вопросу имянаречения по канонам ислама среди татарского населения. В свое время, первый казый Татарстана Габдулхак хазрат Саматов подготовил и издал словарь татарско-мусульманских имен. С тех пор совместно с местными имамами мечетей проводилась серьезная работа по анализу часто используемых имен. Имамы в приходах развернули разъяснительную работу о недопустимости с точки зрения шариата нарекания бессмысленными именами или именами, не соответствующими татаро-мусульманским традициям. Порядок проведения имянаречения определен также и в «Нигезләмә» – Положении о проведении богослужений и религиозных обрядов имам-хатыйбами ДУМ РТ.

В книге “Исемнәр китабы” представлены имена, часто нарекаемые среди татар, их перевод на русский язык и смысловое значение на татарском, арабском, тюркском языках и фарси. В издание не включили  имена, не разрешенные или запрещенные с точки зрения религии. Всего в книгу вошли 5500 мужских имен и порядка 3000 женских. За основу при подготовке словаря была взята книга известного языковеда Гумара Саттарова “Татар исемнәре ни сөйли?”

“Исемнәр китабы” станет настольной книгой имамов Татарстана. Каждая семья, обратившаяся в мечеть для имянаречения ребенка, также сможет воспользоваться ею и без колебаний выбрать из нее понравившееся имя. Словарь имен будет полезен и для составителей генеалогий, и для тех, кто интересуется историей своего рода.

Приобрести книгу можно в фирменном магазине ИД «Хузур» в Казани, а также заказать дистанционно через интернет-магазин:

Магазин: г.Казань, ул. Парижской коммуны, 6. Тел.: +7 (960) 072-74-63;

Склад: г.Казань, ул. Газовая, 14. Тел.: +7(966) 250-00-09;

Интернет магазинhuzurshop.ru

dumrt.ru

***


Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Хозур» нәшрият йортында «Исемнәр китабы» басылды. Ул 2020-2023нче елларда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы тарафыннан әзерләнгән хезмәт булып тора.

Китап иң зур сүзлекләрнең берсе, аңа 8500ләп исем кертелгән. Аны әзерләү һәм нәшер итүнең төп максаты гаилә кыйммәтләрен һәм татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте

Татар-мөселман исемнәренең яңа китабын булдыру мәсьәләсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы утырышларында күтәрелгән иде. Дин әһелләре хәзерге вакытта татар-мөселман исемнәре сүзлегенә ихтыяҗ зур булуын, соңгы тапкыр басылган сүзлекләрнең китап кибетләрендә гомумән калмавына, интернет челтәрендә татар исемнәренең төгәл аңлатмалары булмавына борчылуларын белдерделәр. Әлеге мәсьәләнең актуальлеге соңгы елларда татар халкына чит телләрдән килеп кергән исемнәрнең мәгънәләрен өйрәнү зарурлыгы белән дә бәйле булды.

«Исемнәр китабы»нда татар халкында кушылган күркәм исемнәр, аларның русча язылышы, татар, гарәп, фарсы яки төрки телләрдә сакланган мәгънәсе бирелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, китаптан хәзерге вакытта кулланылыштан төшеп калган, мәгънә белдерми торган, ислам диненә муафыйк булмаган, начар мәгънә белдергән исемнәр яки тупас мәгънәле исемнәр төшереп калдырылды. Барлыгы 5500 ир-ат исеме, 3000ләп хатын-кыз исеме кертелде. Сүзлекне әзерләгәндә нигез итеп күренекле тел белгече Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?» китабы алынды.

«Исемнәр китабы»н киләчәктә һәрбер имамның өстәлендә булдыру ниятләнә. Мәчеткә балага исем куштырырга килгән һәрбер гаилә һич икеләнмичә әлеге китапта бирелгән исемнәр арасыннан күңеле якын күргәнен үз баласына куштыра алачак. Исемнәр сүзлеге шәҗәрә төзүчеләр, нәсел-нәсәп тарихы белән кызыксынучылар өчен дә файдалы булачак.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 709

Комментирование запрещено