16 сентября 2023 года в Бугульме пройдет Всероссийский фестиваль мунаджатов «Милли моң». Мероприятие приурочено к Году национальных культур и традиций в Республике Татарстан.
Организаторами конкурса выступают Духовное управление мусульман РТ, Бугульминский мухтасибат и Центр татарской культуры г. Бугульма.
Фестиваль мунаджатов проводится с целью популяризации татаро-мусульманских традиций среди населения, сохранения и развития татарского языка, национально-культурного наследия, укрепления дружеских связей между жителями разных регионов России. В прошлом году фестиваль мунаджатов собрал более 200 талантливых исполнителей.
К участию в конкурсе приглашаются лица от 7 лет и старше, которые покажут свои таланты в двух номинациях: «сольное исполнение» и «ансамбли». Судьи оценят исполнительное мастерство, эмоциональную передачу образного содержания, четкую дикцию, ясное звучание, чистоту интонации и пр. Победители и призеры фестиваля получат дипломы и ценные призы. Кроме того, каждому вручат сертификат об участии в конкурсе.
Фестиваль пройдет 16 сентября 2023 года в 09:30 в Центре татарской культуры по адресу: г. Бугульма ул. Гашека, 3.
Заявки на участие в конкурсе принимаются до 10 сентября 2023 г. по адресу: ул. Краснослободская, 68 или по адресу электронной почты: bugulma-muhtasibat@mail.ru; tatar.sentre@mail.ru. Телефон для справок: 8-939-736-14-61; 8 (85594) 4-16-98.
***
2023 елның 16 сентябрендә Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Быелгы фестиваль Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткәреләчәк.
Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора.
Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.
Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: “Соло” һәм “Ансамбльләр”. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солистка һәм ансамбльгә конкурста катнашу хакында сертификатлар биреләчәк.
“Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале 2023 елның 16 сентябрендә иртәнге сәгать 09.30-да Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт. Узган елны мөнәҗәт фестивале 200 дән артык сәләтле башкаручыны җыйган иде.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2023 елның 10 сентябренә кадәр Бөгелмә шәһәре, Кызыл бистә урамы, 68 йорт адресы буенча һәм bugulma-muhtasibat@mail.ru; tatar.sentre@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Барлык сораулар буенча 8 (85594) 4-16-98, 89397361461 телефоннары буенча элемтәгә керергә мөмкин.
Просмотров: 662