«ВолгоПродМонтаж» җәмгыяте бөтен ил буенча төзелешләрдә катнаша
Августның икенче якшәмбесендә төзелеш тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Гадәттә, бу көнне хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантаналары уза.
Самараның танылган «ВолгоПродМонтаж» җәмгыяте хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне быел инде 57 тапкыр каршы алдылар. Куйбышев монтаж идарәсе 1966 елның 26 апрелендә СССР Төзелеш министрлыгының махсус боерыгы белән оештырылган булган. Шуннан бирле предприятие зур-зур ашлык саклагычлары һәм теплица хуҗалыклары, кошчылык фабрикалары һәм сәнәгать суыткычлары төзелгәндә махсус монтаж эшләрен башкарып килә. Мәсәлән, Самараның «Россия» шоколад фабрикасы, сөт заводы, икмәк-кондитер фабрикасы (БКК), катнаш азык заводлары һәм башка күп эре предприятиеләр «ВолгоПродМонтаж» катнашында төзелгән. Шулай ук Волжский автомобиль заводының сәнәгать зонасы, «Тольяттиазот», «Волжанка» кондитер фабрикасы, «Витязь» сыра заводы, Ульяновск мебель фабрикасы төзелешләрендә дә өлеше зур.
Предприятиене башка регионнарда да яхшы беләләр. Илдә барган күп масштаблы төзелешләрдә аларның техникасын һәм белгечләрен күрергә була. Мәсәлән, Рыбница металлургия заводын, Приднестровьеда һәм Армениядә төзелгән цемент заводларын, Үзбәкстандагы «Электрохимпром» заводын төзүдә катнашканнар. Бүгенге көндә «ВолгоПродМонтаж» тырышлыгы белән калкып чыккан төзелеш объектларының географиясе тагын да киңәйгән. Соңгы елларда ул Татарстанның нефть эшкәртү заводлары комплексын төзүдә катнаша.
Оешма 40 елдан артык төбәкнең төзелеш гигантлары арасында лидер булып бара һәм губернаның иң эре төзелеш оешмаларының берсе булып санала.
Хәзерге вакытта «ВолгоПродМонтаж»ның үз җитештерү базасы, йөк күтәрү механизмнары, автотранспорты, эретеп ябыштыру техникасы, күптөрле монтажлау җиһазлары һәм, иң мөһиме, югары квалификацияле хезмәткәрләрдән торган көчле коллективы бар. Оешманың төп кыйммәте – хезмәткәрләре. Нәкъ менә уникаль тәҗрибә һәм заманча технологияләр көндәшләргә каршы торырга ярдәм итә һәм төзелеш өлкәсендә күрсәткән хезмәтенә ихтыяҗ зур булып кала бирә.
Самара өлкәсенең Төзелеш министрлыгы, Россиянең төзелеш инженерлары җәмгыятенең төбәк бүлеге, төзелеш сәнәгате хезмәткәрләре профсоюзының өлкә комитеты «ВолгоПродМонтаж» предприятиесен быелгы төзү, проектлау һәм эзләнү оешмасын билгеләүче төбәк конкурсында җиңүче дип таныды һәм I дәрәҗә Диплом белән бүләкләде. «Югары нәтиҗәләргә һәм конкуренциягә каршы тору сәләтенә ирешкән өчен» дип язылган дипломда. Бу сүзләр оешманың саллы адымнар белән алга баруын бик төгәл дәлилли.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан «ВолгоПродМонтаж» җитәкчелеге дә, хезмәт алдынгыларының уңышларын бәяләп, бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырды. Тырыш хезмәткәрләрне котлау һәм бүләкләү өчен Самараның Киров районы башлыгы Игорь Рудаков һәм урынбасары Вячеслав Ротерс, шәһәр Думасы депутаты Зоя Пономарева, «ВолгоПродМонтаж» белән 1998 елдан бирле тыгыз элемтәдә булган, 20 елдан артык Самара төзүчеләре профсоюзы комитеты рәисе Абделгани (ред. искәрмәсе: аны күбрәк Геннадий Александрович буларак беләләр) Шаменов килгән иде. Абделгани Шәкүрович оешманы һөнәри бәйрәм белән котлады, үсешен, уңышларын билгеләп: «Әлеге җәмгыять элек тә алдынгылар рәтендә иде, ә җитәкчелек яшь һәм дәртле белгечләр кулына күчкәч, ул тагын да активрак, тагын да җитезрәк адымнар белән алга омтылды. Оешма иҗтимагый проектлардан да читтә калмый. Бәйрәм белән сезне, чын күңелдән зурдан-зур уңышларга ирешүегезне телим», — диде.
Үз эшләренең чын осталары булган белгечләр исемлегендә милләттәшләребез дә байтак. Директор Наил Мостафин, генераль директор урынбасары Исмәгыйль Гыйльманов, сыйфат буенча инженер Илдар Нәфыйков, әйдәп баручы икътисадчы Мәрьям Туктарова, инженер-конструкторлар Ильяс һәм Илнур Зилидиновлар, төзелеш-монтаж эшләре мастерлары Дамир Хуҗин һәм Илнур Савганов, участок начальнигы Сергей Сәйфетдинов, технологик җиһазлар монтажчысы Рәшид Хөсәенов, автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча слесарьлар Ренат Камалиев һәм Юныс Баһаутдинов, 5 разрядлы эретеп ябыштыручы Раил Хазанов, машина йөртүче Наил Рамазанов, экскаваторчы Абделмөхәммәд Зөлкәрнәев төрле дәрәҗәдәге мактау билгеләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ә оешма җитәкчесе Тәлгать Туктар улы Хуҗинга Россия Төзелеш инженерлары җәмгыятенең 30 еллыгы уңаеннан юбилей билгесе тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында бөтенләй яшь «хезмәткәрләр» дә бар иде. Аларга нибары 14 – 16 яшь булуы бераз гаҗәпләндерде. Бу эшчеләрне шәһәрнең «Яшьләр үзәге» җибәргән. Ул үсмерләрне һәм студентларны каникуллар вакытында вакытлыча эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә. «ВолгоПродМонтаж» җитәкчелеге хәтта шушы вакытлыча эшләүче ярдәмчеләрен дә игътибарсыз калдырмады – истәлеккә компаниянең логотибы төшерелгән кепкалар һәм футболкалар бүләк итте.
Бәйрәмгә махсус чакырылган ике мөхтәрәм кунак турында аерым әйтеп үтәсем килә. «Боевое братство» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Самара төбәге бүлеге җитәкчесе Андрей Мастерков һәм Башкарма комитеты рәисе Әнвәр Азимов бу тантанага очраклы рәвештә генә чакырылмаганнар, әлбәттә. Беренчедән, «ВолгоПродМонтаж»ның биш хезмәткәре бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашалар. Алар арасында милләттәшләребез — технологик җиһазлар монтажчысы Рифат һәм 5 разрядлы эретеп ябыштыручы Фәнис Әсәтуллиннар да бар. Предприятие җитәкчелеге бу кыю ир-егетләргә зур рәхмәт белдерә һәм, аларның гаиләләрен үз канаты астына алып, һәрьяклап ярдәм итеп тора. Икенчедән, «ВолгоПродМонтаж» махсус хәрби операция башлану белән сугыш кырындагы якташларыбызга даими гуманитар ярдәм күрсәтә.
Бөтен кайнар нокталарны узган Әнвәр Азимов һәм Андрей Мастерков «ВолгоПродМонтаж» хезмәткәрләренә рәхмәт әйтергә килгәннәр иде.
- Әфганстанда, Чечен Республикасында, Сириядә сугышлар булды. Әмма Украинадагы хәрби операция алардан нык аерыла. Бүгенге көн технологияләренә каршы тору искиткеч авыр, — дип көрсенә Әнвәр Абдехәмидович. Шулай да без бирешмәскә, баш имәскә тиеш. Яу кырындагы ватандашларыбызга ярдәм иткәнегез өчен чиксез рәхмәт сезгә, — диде хәрби, сүзен йомгаклап.
«ВолгоПродМонтаж» оешмасы шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә булышканы өчен Жигулевск шәһәр округы Думасының һәм 629нчы артиллерия дивизионының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
- Без җыеп җибәргән көнкүреш кирәк-яраклары, кием-салым, медикаментлар, ашамлыклар, тимер мичләр, хәтта УАЗ-Хантер машинасы да безнең өчен берни түгел сыман, ә шундый дәһшәт эчендә кайнаган егетләребезгә ул бик кирәкле нәрсәләр. Андагы мәхшәр белән көрәшкән ватандашларыбыз өчен йөрәк яна, көчебездән килгән кадәр булышырга тырышабыз, — дип сөйли генераль директор урынбасары Рифкать Хуҗин.
«ВолгоПродМонтаж» оешмасы, Киров районы хакимияте белән берлектә, сугышчыларның балалары өчен төрле чаралар оештыруда, бүләкләр әзерләүдә дә катнаша. «Әтиләре өйдә булмаганда сабыйлар боекмасыннар иде», — ди Рифкать әфәнде.
Бүген «ВолгоПродМонтаж» ышанычлы рәвештә киләчәккә планнар төзи. Бернинди тарихи һәм сәяси ыгы-зыгыларга карамастан, оешмага алга таба да зурдан-зур уңышлар, ышанычлы клиентлар һәм үсеш теләп калабыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 590